«Минем бөтен тормышым шушы радиога бәйле!»

«Минем бөтен тормышым шушы радиога бәйле!»

7нче ноябрьдә Татарстан радиосы оешуга 90 ел тулды. Шушы 90 ел эчендә радиода ничәмә-ничә кеше эшләгән, күпме кеше биредә канат ныгытып, тагын да югарырак биеклекләргә күтәрелгән. 40, 50 ел гомерен Татарстан радиосына багышлаган кешеләр дә байтак.

Мәсәлән, иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире, атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин НУРУЛЛИН радиога 45 ел элек килеп кергән. Ул үзенең истәлекләре белән бүлеште:

– Университетка укырга кергәч, Татарстан радиосы өчен тапшыру ясап карарга булдым. Абыйның көнкүреш магнитофонын эзләп таптым да, үзебезгә кайткач (мин Башкортстанның Яңавыл районыннан), Исәнбай авылында яшәүче яшь шагыйрә Кәүсәрия Шафикова янына барып, аның тавышын яздырып, шигырьләрен дә кертеп, үземчә матур гына тапшыру әзерләдем. Кәүсәрия – полиомиелит белән авыручы кыз, коляска ярдәмендә генә хәрәкәтләнә, әле ул вакытта шигырьләре дә әллә ни күп түгел. Эшләдем мин бу тапшыруны, тик радиога барырга оялам бит. Кассетаны бер танышым аша биреп җибәрдем. Көтәм-көтәм – эфирга чыкмый да чыкмый. Көз үтте, кыш үтте, яз көне, бөтен кыюлыгымны җыеп, радиога үзем бардым. Яшьләр тапшырулары редакциясендә Варис Зиннәтуллин эшли. Үзем белән таныштырдым да: «Ник минем тапшыруымны кире бордыгыз?» – дип сорадым. «Нинди тапшыру ул?» – ди. Аңлатып күрсәттем. «Минем күргәнем юк бит ул материалны», – ди Варис абый. Минем тапшыруым аның кулына барып кермәгән, теге танышым ни сәбәпледер тапшырмаган икән. Тапшыруда көз дип язылган иде, ул өлешләрен яз дип үзгәрттем дә, эфирга чыкты бу. Шул көннән башлап, күңелем үсеп китте – радиога йөри башладым.

Радиога практикага өчәү йөрибез: Нияз Акмал, Рашат Мифтахов (икесе дә мәрхүмнәр инде) һәм мин. 15 көн саен, сәгате-минуты белән, гонорар түләп баралар. Рәхәт. 3нче курсны тәмамлагач өйләндем. Гаилә коргач, акчасы да күбрәк кирәк икән, радиога ешрак йөри, күбрәк эшли башладым. Шулай йөргәндә, Варис Зиннәтуллинны Мәскәүгә эшкә алдылар. Минем урынга өч егетнең берсен алыгыз, дип әйтеп киткән. Тик безгә Варис абый урынында эшләү насыйп булмады. Аңарчы яңалыклар бүлегендә эшләгән Флүс Латыйфи: «Бу бүлектә шактый эшлим инде, яшьләр редакциясенә күчәргә телим», – дип, Варис абый урынына күчеп куйды. Хәзер яңалыклар бүлегендә бер урын бушады бит. Анда мине алдылар.

Шулай итеп, 1975нче елның 1нче ноябреннән рәсми рәвештә Татарстан радиосында эшли башладым. Август аенда гына кызым туган иде. Эшкә алганда, бездә фатир юк, фатирга өметләнмә, дип кисәтеп куйдылар. Кая инде ул фатир турында уйлау! Эшкә алалар бит, радиога! Шунысы шатлык! 96 сум хезмәт хакы билгеләделәр – ул вакыт өчен зур акча. Өч ел да эшләмәдем, фатирын да бирделәр. Минем бөтен булган тормышым шушы радиога бәйле.

Радиода иң озак эшләгән хатын-кыз – тавыш операторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сания ХАММАТОВА. 47 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган ул! Әле һаман да «эшлим» дип тора, эшемә яратып киләм, ди.

– Мин Татарстан радиосына 20 яшемдә эшкә урнаштым. Камал, Мәрьям апалар, Эльс, Фоат абыйларга Аллаһка караган кебек карый идек. Моңарчы тавышларын гына ишетеп белгән, ә хәзер шулар янында йөрибез бит! Күп нәрсәгә өйрәттеләр алар мине, өйрәткәннәренең файдасын һаман да күрәм.

Элек безнең хәбәрчеләр Минтимер Шәймиев артыннан йөриләр иде. Күбрәк Рәзин Нуруллин йөрде инде анда. Шәймиев кайда чыгыш ясый – Рәзин шунда бара, шуннан хәбәр яздырып китерә. Чыгыш кайвакыт кичке 10да, 11дә генә төгәлләнә. Ә без иртәнге 6да эфирга чыгасы тапшыруны әзерләп калдырырга тиеш. Көтеп утырасың инде. Тора-бара Шәймиевнең һәр әйтәсе сүзен, нәрсә сөйләячәген, кайда тамак кырып куясын яттан белә башладым. Яздырганны тыңламыйча да кирәкле урыннарын гына җыеп, бер-ике минутта эшләп бирә идем.

Бер-ике минут дигәннән, кайвакыт эфирга чыгарга ике минут калган була, ә синең кулыңа 6-7 минутлык язма китереп тоттыралар. Әле бит аны тыңлап та чыгасы бар. Ничек кирәк алай, интуициягә һәм тәҗрибәгә таянып, җиде минутлык язманы ике минутта эшләп биреп, эфирга өлгертә идек. Хәзер эшебез җиңеләйде – Интернет заманы бит.

Тапшыру азагында аның авторы һәм тавыш операторының исем-фамилиясе әйтелә бит. Берсендә бер авылга очрашуга бардык. Кем икәнемне белгәч, яныма ак яулыклы әбиләр килделәр дә: «Без кечкенә чактан ук радиодан Хамматова да Хамматова дип ишетеп үстек, ә син япь-яшь икән бит әле», – дип, гаҗәпләнүләрен белдерделәр. Фамилиямне көн саен берничә тапкыр ишеткәч, мине бик күптәннән белгән кебек тоелган инде аларга.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии