«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КҮПЕРТЕРГӘ ЯРАТАЛАР

«Безнең гәҗит»нең 47нче санында басылган (27 ноябрь, 2019) «Ундүрт яшьтә никах укыту җинаятьме?» дигән язмага карата үз фикеремне җиткерергә телим. Бездә чебеннән фил ясарга яраталар инде. Ул өстә утыручыларның башка эшләре юктыр, күрәсең. Никах укытылган, әти-әни риза, үз вакытында хәерле бәндәсе очраган икән, икесе дә риза икән, нигә дип кешенең шәхси тормышына тыгылырга? Закон, имеш. Физиология закон кысаларына гына сыймый ул. Бөтен кылган гамәлләребез Аллаһы Тәгалә кулында, димәк, аларга шулай тормыш корырга язылган. Яшь булса ни. Хәзер яшьләр иртә өлгерә. Ә бит шул ук вакытта үз вакытында кияүгә чыга алмыйча, үз тиңен таба алмыйча карт кыз булып утырып калганнар күпме! Әнә аларга ник берәү дә булышмый? Чегәннәрдә 13 яшьтән кияүгә чыгарга рөхсәт ителә һәм аларда абортлар да бөтенләй тыелган, ди. Мин дә яшьтән рөхсәт итәргә димим, ләкин шулай булган икән инде, бу бит күпертергә, бөтен дөнья масштабында әллә нинди яла ягарга дигән сүз түгел. Татар барда хәтәр бар, димәсләр иде аны. Менә шушы була инде ул. Тарих кабатлана, диләр. Бу да узган гасырның 37нче еллары кебек. Әләкләп күпме кешене нахакка рәнҗеткәннәр бит ул вакытта, хәзер дә шуңа охшаш вакыйгалар бара…

Мөнирә ИБРАҺИМОВА,

Чаллы шәһәре

«Ундүрт яшьтә никах укыту җинаятьме?» дигән язманы укыганнан соң һаман да тынычлана алмый йөрим. Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» спектакле исемә төште. Ул Авыл җирлеге башлыгы үз гамәлен дөрес, дип саный микән?! Шул әләкчелек, хөсетлек нәтиҗәсендә күпме кешенең язмышы бозылачак бит. Шуңа аптырыйм.

Әлфия апагыз.

Теләче районы

АЛМАГАЧНЫ КИСӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Туганнарымның өй почмагында, гел кирәкмәгән урында алмагач үсә. Аның алмасы кыргый булгандыр – бик тәмсез, ашарлык түгел. Шулкадәр күп алма бирә ул. Ул эчке якка да, урам якка да коела. Чүп, кыскасы. Минәйтәм, аны нигә кисмисез, дим. Алмагачын киссәң, ниндидер зыян килә икән, диләр. Менә шул хак сүзме икән? Дин буенчамы икән ул – аңлатсагыз иде.

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

Берничә дин әһеленә шушы сорауны бирдек. Барысының да җавабы бер булды: «Юк, бу сүз дөрес түгел, хорафат кына. Татар халкында каен, имән һәм башка агачлар белән бәйле шундый сүзләр дә бар. Ләкин алар барысы да – хорафат. Әгәр агач комачауламый, аны кисәргә сәбәп юк икән – кисү кирәкмәс. Бу сарыф итү була. Әгәр инде агач йорт төзергә комачауласа яки кисү өчен башка сәбәп булса, кисү тыелмый. Буш сүзләргә ышанырга кирәкми». Тик агачны шаулап үсеп утырган вакытта кисәргә ярамас. Кышын, бар тереклек йоклаган вакытта кисү кулай.

ТРАНСПОРТ ТУРЫНДА СОРАВЫМ БАР

Җәмәгать транспортының эшенә карата сораулар булса, кая шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин икән?

РЕЗЕДА,

Казан шәһәре

Беренчедән, Казан шәһәре башкарма комитеты сайтында әйтелгәнчә, транспорт буенча зарларны шалтыратып җиткерү өчен «кайнар элемтә» номеры бар: 8 (843) 275-30-50. Шулай ук транспорт комитетына да хәбәр итәргә мөмкин: 8 (843) 292-33-50. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы да бар. Аларның телефоны: 8 (843) 291-90-10. Җәмәгать транспортының юл кагыйдәсен бозуы турында хәбәр итәргә теләсәгез, анысы белән ЮХИДИ шөгыльләнә: 8 (843) 533-38-12 (дежур бүлек номеры). Тагын бер орган бар – кулланучы хокукын яклау буенча комитет. Атамасыннан күренгәнчә, җәмәгать транспортында кулланучының (ягъни пассажирның) хокукы бозылу очраклары белән алар да шөгыльләнергә тиеш. Телефоны: 8 (843) 277-94-96.

АНА ХОКУКЫН НИЧЕК ТОРГЫЗЫРГА?

Бу ел башында кызымны ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Сәбәбен әйтеп тормыйм. Ике баласы бар. Кызым үз хокукын торгыза аламы? Алса – ничек?

Исемем редакция өчен генә

Әлеге укучыбыз үзенең кайдан булуын әйтмәде. Шуңа күрә сорауны Татарстан прокуратурасына юлладык. Менә мондый җавап килде: «Гаилә Кодексының 70нче маддәсе буенча, хокукны торгызу өчен, ананың тәртибе, яшәү рәвеше һәм (яки) баласын тәрбияләүгә мөнәсәбәте үзгәргән булырга тиеш. Хокукны торгызу-торгызмауны суд хәл итә. Димәк, ана хокукын торгызуны сорап, судка гариза язарга кирәк. Яшәү рәвешегезнең үзгәрүен раслый торган дәлилләр дә китерергә кирәк булачак. Әгәр балага 10 яшь тулган икән, суд аның фикерен дә исәпкә ала: ягъни ана хокукын торгызу баланың мәнфәгатьләренә каршы килә дип табылса, хокук торгызылмый». Төгәлрәк җавап алу өчен, үзегез яшәгән җирлектәге прокуратурага мөрәҗәгать итегез.

«Безнең гәҗит»кә рәхмәт

Хәзер төрле гаделсезлекләрне фаш итүе дә куркыныч. Көчленеке замана, дияргә генә кала. Хакыйкатьне, дөреслекне җәмгыять алдында әйтү өчен, митинг оештыручыларга рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәт булса да, чикләүләр куела, көч органнары сак билгели.

Болай барса, коррупция, илдәге тискәре вакыйгаларны матбугат битләрендә яктырту фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Халык прожекторы булган «Безнең гәҗит» җитәкчелегенә, хезмәткәрләрнең кыюлыгы өчен рәхмәт. Сезне Аллаһ сакласын!

Сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии