- 11.02.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КАЙДАН АЛЫЙМ?
Дарулар өчен компенсация алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Районның социаль яклау бүлекчәләренә шалтыратып карадым, бу турыда белмибез, диләр.
Равил абыегыз,
Балык Бистәсе районы
Сезнең соравыгызга аңлатманы Татарстан буенча Федераль салым хезмәтенең Балык Бистәсендәге 10нчы районара инспекциядән алдык:
– Дарулар өчен компенсацияне салым хезмәте түли. Әмма даруларның Русия хөкүмәте тарафыннан расланган махсус исемлеккә керүе дә зарур. Аннары, табибтан алынган рецепт кәгазе һәм даруханә чеклары булырга тиеш.
Кирәкле документлар исемлеген (843)612-23-08 номерына шалтыратып, белешергә мөмкин.
ҮРНӘК АЛЫЙК
«Татар дөньясы» газетасының чираттагы санында (№1, 2020нче ел) Финляндиядә яшәүче татарлар турында тирән эчтәлекле язма басылган иде. Мәкаләне укыганнан соң, Русия Федерациясендә һәм Татарстан республикасында яшәүче татарларның үзаң дәрәҗәсе Финляндия татарларына караганда шактый түбән булуы ачыклана. Татарлар чит илгә күптәннән күченеп киткән булсалар да, милләтебезнең гореф-гадәтләрен онытмаганнар. Алар татар теленә бик игътибарлы. Бигрәк тә яшьләр аны үз итәләр икән. Катнаш никахлар анда юк дәрәҗәсендә. Татар илендә киресенчә. Туган телне белмәү – татарның тамырын корыта. Халыкның милли үзаңын үстерәсе иде.
Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ТҮЛӘМИЛӘР
Мин икенче группа инвалид һәм тыл ветераны. Закон нигезендә тыл ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташлама, телефонга түләгәндә субсидия, юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, протез куйдыру, колак аппаратларын бушлай сатып алу каралган. Тик берни дә түләнелми. Узган елны Җиңү көненнән соң оныгым кайткан иде. «Бабай, бәйрәм уңаеннан ничә сум акча бирделәр? Интернетта 10 мең сум дип язылган» диде. Ә безгә 1 мең сум гына акча бирделәр.
Исемем редакция өчен генә,
Яшел үзән районы
Редакциядән: Сезнең соравыгыз буенча Яшел Үзән районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Анда: «Мондый ташламалар җирле хакимият көче һәм төбәк хакимиятләре күрсәтмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла. Әгәр дә кеше инвалидлык буенча акча ала икән, аңа ветеран булуына карамастан, ташламалар ясалмый», дип җавап бирделәр.
НӘРСӘ ӨЧЕН БИРДЕЛӘР?
Русиядә үзгәртеп кору елларына кадәр һәм шул еллардан соң берничә Татарстан язучысының нинди китаплары өчен Тукай премиясенә лаек булганлыгын яза алмассызмы икән?
Яхъя ЮСУПОВ,
Башкортстан Республикасы,
Бүздәк районы, Картамак авылы
Редакциядән: 1980нче елда Илдар Юзеев «Таш диварлар авазы», «Өзелмәс кыллар» поэмалары өчен; 1983нче елда Аяз Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән киртәгә» повестьлары өчен; 1992нче елда Мөдәррис Әгъләмов «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» дигән китаплары өчен; 1993нче елда Ринат Мөхәммәдиев «Сират күпере» романы өчен; 1994нче елда Нурихан Фәттах «Сызгыра торган уклар» роман-трилогиясе өчен; 1995нче елда Фәнис Яруллин «Җан авазы» китабы өчен; 1996нчы елда Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш» китабы өчен Тукай премиясенә лаек булган.
МӘГЪНӘ КАЙДА?
Пермь өлкәсендә яшәгән чорда «Яшәү мәгънәсе нидә?» дигән сораштыру уздырган идек. Башта зур дәрәҗәле галимнәр белән сөйләштек. Алар «Яшәү өчен туганбыз бит инде», дип көлештеләр генә. Дин әһелләре исә, «Аллаһы Тәгалә тудырган, ул кушканны үтәп яшибез», диделәр. Барысы да без көткән җавапны әйтә алмады. Бары тик авылның аксакаллары гына тулы җавап бирде: «Дөньяда бөтен нәрсә дә үзеннән соң эз калдыра. Кешеләр дә үзеннән соң мәдәни мирасны саклаучыны калдырырга тиеш. Ул шуның өчен яши, шуннан мәгънә таба».
Рәис КАМАЛИЕВ,
Әгерҗе районы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии