Почта кызы хат китерәме, әллә чәйме?

Почта кызы хат китерәме, әллә чәйме?

Хатлар заманы түгел шул инде хәзер, интернет заманы. Теләсәң – телефоннан, күрәсең килсә – кара-каршы утырып сөйләш. Тик хат ташучының эше һаман шул. Иң җаваплы, куркыныч һәм иң аз түләүле авыр хезмәт. Мин үзем дә 4 ел эшләдем хат ташучы булып. Аның ничек авыр һәм җаваплы булуын яхшы аңлыйм.

8нче классны тәмамлагач, әтиле, хәлле балалар – Буага урта мәктәпкә, укырга теләмәгәннәр фермага эшкә керде. Фермада кеше җитә иде ул чакта, мин бригадада төрле эштә эшләп, әнигә чөгендер эшкәртүдә булышып йөрдем. Кичен хат ташучы Зәйтүнәгә газеталар, хатлар өләшергә булышам.

Безнең авыл аша олы юл уза, яңгырлы көннәрдә, көзен-язын ул урам аша йөреп булмый, юл буеннан көчле су елгага ага. Шулай бер көнне ул газеталарны, хатларны миңа бүлеп бирде дә, икәү ике яктан өләшеп төшәбез. Бер йортка кергән идем, почта начальнигына юлыктым. Үзем өчен түгел, Зәйтүнә өчен курыктым, әрләр инде. Рәхимҗан абый таныш иде, сорашты, үзең эшләргә теләмисеңме, диде. Әлбәттә, телим бит инде. Шуннан калган почтаны Зәйтүнәгә биреп, мине үзе белән алып китте. Бер хат ташучы Буага эшкә киткән икән. Сумка тулы газета, көчкә күтәреп кайттым, иртән өләшергә кушты. Почта сумкасы күтәреп кайтуымны күргәч, әни бик каты әрләде, үзем эшкә кердем, дигәнгә ышанмады ул. Төне буе исемлектән карап, газеталарны кемгә бирәсен язып чыктым. Хатларны бармак арасына кыстырып урамнарга бүлдем. Ә олы юл барыбер үземә калды, Зәйтүнә яңа Суксуда яшәгәч, безне алмаштырдылар. 1961нче елның 1нче сентябре, миңа 15 яшь кенә иде әле.

Бүгенгедәй хәтеремдә: 102 район газетасы «Яңа юл», 48 «Совет Татарстаны», «Азат хатын», «Совет әдәбияты» журналлары. Укытучылар өчен «Учительская газета», «Совет мәктәбе» журналы. Һәр профессия кешесенең үзенә аталган газета яки журналы бар. Матбугатка яздыру исемлек белән, колхоз бухгалтериясе аша үтә һәм хезмәт көненнән тотып калалар. Шуңа да яздыручы күп иде. Сумкага гына сыймаганнарын чүпрәк сумкага төяп ташый идек. Ул чакта да хезмәткә түләү бик аз иде, аны хәзер аңламыйлар да. Миңа 1 көнгә 1,25 хезмәт көне түләнә иде, ял көненә юк. Моны «перәшкә» диләр иде, шуңа ел ахырында тиенләп, акча бирәләр. Мәсәлән 1, 25 х 300 көн = 375 «перәшкә» х 0.04=15 сум акча була иде. Игенне 375 «перәшкә»гә х 1 кило = 375 кило иген. Шул хезмәт хакына 4 ел эшләдем.

Ул чакта пенсия юк, минем урамнарда яшәүче өч карт 17 сум 03 тиен пенсия ала. Ул көнне миңа 9 тиен акча эләгә, аңа 4 перәннек алып кайтам – әбигә, әнигә, үземә. Ул елларда балалар акчасы йорт саен иде. 4 балага – 4 сум, 5 балага – 10 сум, 6-7 балага – 12 сум. Аларга аерым китапчык тутырырга кирәк. Газеталардан «Ватаным Татарстан» – атнага 6 көн, «Татарстан яшьләре» – 3 көн, районныкы 3 көн саен килә, күпме хат, күпме посылка, анысын илтергә кирәк. Мин велосипедта да йөри белмим, миңа кем бирсен инде өйрәнергә. Почтаныкы бар, йөри белгәннәр рәхәтләнеп ташый, мин өйрәнә алмадым, гомер буена да.

Безнең дә план бар иде, конверт, открытка ише әйберләрне сатарга, подписка планы, аннары посылторгтан заказ белән әйберләр кайтарталар иде, кем участогына күпме кайта, аны бит акча түләп аласы, почтага керем!

Шөкер, авылда почта бар, дия идек, кечкенә авылларда юк иде. Күрше Карлы авылында Сәгадәт апа Буадан алып кайтып өләшә иде, без инде шуңа шатланып эшләдек. Сумка аскан иңбашының төне буе сызлавы, тетелеп беткән киемнәр… Газеталарны һәр йортка кертеп бирергә кирәк, почта тартмалары юк. Кыстырып калдырсаң, йә җил очыра, йә терлек чәйни. Җавабын безгә бирәсе. Минем заманда пенсия юк иде әле. Картлык буенча пенсияләр 1967нче елдан гына 12 сум күләмендә билгеләнә башлады. Хат ташучыларга эш артты, хезмәт хакы гына әллә ни өстәлмәде бугай. Газеталарның да исеме алмашынып бетте, яшьләр калаларга юл алды. Өлкәннәргә үзләре яраткан басмалар гына кирәк булды.

Бүгенге почталар кибет ролендә, анда нәрсә генә сатылмый, янәшәдә үк кибет, товар бәясендә 10 тиен генә аерма булса да, халык арзанрагын сайлый. Ә товарны сатарга кирәк, бу почта бүлегенең планына кергән. Газеталар урынына сумкага продуктлар тула. Товар тулган сумкалар белән һәм бик күп акчалар белән хат ташучы юлга чыга. Илфат Фәйзрахманов әйткәнчә, Аллаһ үзе генә сакласын! Акчасын да санап бирергә, товарын да сатарга, ялгышмаска да кирәк. Диңгез баштан бозыла, дигән халык мәкалендәгечә. Почта начальнигының да, хат ташучының да гаебе юк монда. Кемнеңдер товары гына сатылсын, акча гына керсен. Хәзер дә иң аз хезмәт хакы аларда, ник? Район газетасының бәясе

700 сумнан арта, хәзер атнага 1 генә килә башлады, элек 3 килгәндә ул 3 сум 12 тиен иде. Буада бит типография бүген дә бар, әллә кая илтеп бастырып, алтын бәясенә төшергәнче, анда гына бастырсаң, арзангарак төшеп, халык та күбрәк язылыр иде. Аның кушымтасы берәүгә дә кирәкми, әле «Шәһри Казан»ны алсаң, ике кушымта була. Халык яратып укый торган «Безнең гәҗит», «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит», «Ирек мәйданы»н халык бәясенә карап тормый инде. Халык газета укымый димәсеннәр, укый халык, бик яратып укый, көтеп алабыз, яраткан газеталарны. Аларда халык тормышы, гыйбрәтле хәлләр, кирәкле киңәшләр.

Хат ташучыларның эшләрендә җиңеллекләр тусын да, исән-имин йөрсеннәр. Пенсия алганда алып килгән товарларын да алып калабыз инде. Картларга кибеткә барып йөрүе дә кыенрак. Әле кайчакларда шул әйберне алып кил, дип, Фиалкабызга әйтеп тә җибәрәбез. Нишлисең, тормыш шулай корылган. Почта кызы хат китерә, дип түгел, тәмле чәй китерә, дип көтеп алабыз хәзер.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: газетабызның актив хәбәрчесе Динә апа бик урынлы тема күтәргән. Мин «Татмедиа» агентлыгының чираттагы еллык коллегиясендә газеталарны таратудагы чатаклыклар турында бик ачынып чыгыш ясаган идем. Бик күп басмалар аны тулысы белән бастырды, хәзер мәсьәлә буенча сөйләшүләр, проблеманы хәл итү эшләре бара. Чыгышымда бик аз хезмәт хакына эшләүче хат ташучыларның өсләренә зур җаваплылык өелүе, аларның хокуксызлыгына, якланмавына басым ясадым. Газеталарның урыннарга барып җитмәвенә, югалуларга борчылдым. Инде менә «Татарстан почтасы»нда мондый проблемаларны хәл итү буенча «Кайнар линия» ачылды. Газеталарның килмәү яки соңаруы турындагы сорауларны, почта эшчәнлегендәге башка чатаклыклар турындагы зарларны, эш көннәрендә, иртәнге 9дан кичке алтыгача Казандагы 221-18-99 телефонына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Узган атнада мәсьәләләрне хәл итү, эшне оештыру проблемалары турында «Татарстан почтасы» җитәкчелеге белән үзем генә очрашкан булсам, инде бу атнада, минем соравым буенча, башка газеталар редакторлары белән киңрәк очрашу-киңәшмә җыелачак. Почта эшчәнлеген яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен укучыларыбыз да җиткерер, дип уйлыйм. Почтаның «Кайнар линия»сенә, шулай ук редакциябезгә дә шалтыратырга мөмкин.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии