И авыл…

И авыл…

(Сабан туеннан соң уйланулар)

Борынгылар: «Таш уала, хәтер кала, гореф-гадәт саклана, язма укыла», – дигәннәр. Гасырлар дәвамында еллар кешеләрне үзгәртә, тормыш яңара, хәтта гореф-гадәтләргә хәтле онытыла икән. Сугыш, ачлык елларында да төшенкелеккә бирелмичә әби-бабайларыбыз Сабан туйларын шаулатып үткәргәннәр. Җиткән егетләр һәм кызлар атлар бизәп, гармун уйнап, өчәр көн сөлге җыеп, Кече-Елга белән Олы-Елга арасын моңга күмгән. Һәрбер йортка читтән кунаклар кайткан.

Заманалар үзгәрде, өстәлләребез, табыннарыбыз мулдан, Аллага шөкер! Тик менә Сабан туйларының гына яме бетте. Кайтучы кунаклары бизде. «Авылның елдан-ел үлгәнен күреп, йөрәк әрни. Кайткач, атна буе еладым», – дип шалтыратты Түбән Камадан авылдашыбыз Нүрсинә апабыз

Уеннар, гореф-гадәтләр бетте, гармун тавышлары тынды. Бу тормыш яңарумы, алга китешме? Кешеләр үзгәрдеме? Әллә без олыгаеп, артта калдыкмы? Сәхнәгә менеп, йөрәгемнән чыккан шушы шигырь юлларын укыйсым килде.

Бүген Сабантуй икән.

Кунаклар кайттымы икән?

Елдагы такмакларны

Яңартып алдымы икән?

Кайтасы да килеп тормый.

Сабантуй дип кем уйлый.

Еракта Олы-Елгада

Әллә соң гармун уйный?

Анда өч-дүртләп халык.

Монда биш-алты халык.

Уртада бии исерек,

Утыра халык изелеп.

Кызыгы да калмады,

Дус-ишләр дә бармады,

Сабантуйга суеласы

Сарыклар да калмады.

Шушы шигырь юлларым аша: «Үткәнен онытканның киләчәге юк», – дип кычкырып әйтәсем килә авылдашларыма, Сабан туен алып баручыларга. Борынгы әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен онытмыйк, рухларын рәнҗетмик. Утсыз калган, йозак салынган, капка төпләрен кычыткан баскан нигезләргә туганнары кайтсын. Елына бер – шул Сабан туена булса да кайтып, туганнарының каберен зыярәт кылып, нәсел җепләрен яңартып, классташлар, балачак дуслары белән күрешеп, ата-аналарының хәер-догасын алып, нигезләренә кереп, кадакланган ишекләрен ачып, 2 рәкәгать намаз булса да укып, җаннарын тынычландырып китсеннәр иде.

Авылымда шаулаган бәйрәмнәрне, гармун моңнарын, Сабан туйларын, гает көннәрендәге аулак-чәйләрне янәдән торгызасы, авылдашларны «терелтәсе» иде!

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш районы.

Комментарии