«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ӨЧ ЙӨЗ СУМГА ЯШӘП БУЛАМЫ?

Ирем 4 ел төрмәдә утыра. 1,8 айлык кызым бар. Бала белән икәү яшибез. 1,6 яшенә кадәр пособие ала идек. Хәзер ай саен 300 сум гына килә. Ул акчага без ничек яшәргә тиеш? Эшкә чыгу мөмкинлегем юк. Безгә дәүләттән тагын нинди дә булса ярдәм каралмаганмы икән?

Исемем редакция өчен генә

Мөслим районы

Әлеге уңайдан, Мөслим районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәтхуллина Гөлнар Расих кызына шалтыраттык:

– Ире төрмәдә утырганнарга аерым ярдәм юк. Шалтыратучыгыз закон нигезендә баласына яшь ярым булганчы пособие алгандыр. Ә хәзерге вакытта, аз керемле гаилә буларак, балага 16 яшь тулганчы түләнә торган 300 сумга кадәр пособиене ала. Башка ярдәм каралмаган. Әмма шул ук вакытта, аз керемле гаиләләр белән социаль контракт төзү мөмкинлеге бар. Ләкин, моның өчен, билгеле бер критерийлар үтәлергә тиеш. Әйтик, кешенең эшләмәве шарт. Районда шушындый гаиләләрне карый торган комиссия бар. Анда опека бүлегеннән, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Мәгариф идарәсеннән вәкилләр бар, алар шушы гаиләнең яшәешен тикшерә, булыша торган булалар. Комиссия гаиләне авыр тормыш хәленнән чыгару юлларын эзли башлый. Шалтыратучыгыз эшләмим, дигән. Димәк, без аның үзен мәшгульлек үзәге белән берлектә эшкә, ә мәгариф идарәсе ярдәме белән сабыен балалар бакчасына урнаштырырга тиеш булабыз. Кеше эшкә урнашкач авыр тормыш хәленнән чыгарга тиеш була бит инде. Акча эшли башлый. Программа шушыны күз уңында тота да. Безгә паспорты белән килсен, тулырак консультация бирербез, – диде җитәкче.

ШОМЫРТ АШАМЫЙМ, СЫБЫЗГЫ СЫЗГЫРТАМ

Бакчамда ике шомырт агачы үсә. Шул шомырт агачлары инде өченче ел рәттән – башта ап-ак булып чәчәк ата, аларның чәчәкләре коела да, шомырт җиләкләре урынына акация (сыбызгы агачы) кузаклары формалаша. Быел да шулай. Ник алай икән? Өч ел инде хәзер шомыртны кабып та карый алмыйм, шушы әйберләр үскәч…

Рәкыя ХӘМИТОВА

Питрәч районы, Питрәч авылы

Сезнең сорау буенча бакчачы-галим Фарсель ага Зыятдиновка шалтыраттык.

– Кызыклы һәм сирәк очрый торган табигать үзгәреше бу. Булырга мөмкин мондый хәл, кире какмыйм. Табигый яктан бер-берсенә туры килгән, бер семьялыкка кергән үсемлекләр, кайвакыт, үзара серкәләнәләр. Бөҗәкләр аякларында башка үсемлекнең серкәсен алып киләләр дә, калдыралар. Шуның аркасында, мәсәлән, бәрәңге чәчәгеннән помидорның җимешләре формалаша. Шалтыратучыгызның очрагына килсәк, бу очракта шомыртның акация белән серкәләнгән булуы бар. Ләкин шунысы гаҗәп – үзара ничек серкәләнә алдылар икән? Шомырт төзелеше буенча да акациядән бераз аерыла бит ул. Бу – истәлекле вакыйга, моны тарихка кертеп калдырырга кирәк!

ТАТАРНЫҢ САЛКЫНЫ КАЙДА?

Рекламада күрсәтәләр: «Пломбир «Русский холод», – диләр. «Татарский холод» кайда соң ул? Татарда салкын юк мәллә, урысныкы гынамыни инде ул хәзер!? Ник Татарстан да чыгармый шундый туңдырма?

Кадрия ЗАҺИРОВА

Казан шәһәре

Редакциядән: Кадрия апа, сезнең фикерегез урынлы. Андый чагыштыруларны күпләп китереп була. Русская зима, русская береза, хәтта русская баня… Тик туңдырмага килгәндә, Татарстанның салкыны Чаллыга җыелган. «Челны-холод» оешмасы бар бит бездә, ул күп төрле туңдырмалар чыгара. Урысларның салкыны туңдырмада гына, ә татарныкы олы бер оешмага тупланган.

ГАДЕЛСЕЗЛЕКЛӘР

Гаделсезлекләрне күп күреп үстем. Үз башымнан да узды. Алар әле хәзер дә дәвам итә. Мәсәлән, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә аның исеме белән аталган дәүләт бүләген ияләренә тапшырдылар. Ни өчендер, араларында Фәүзия Бәйрәмова юк. Аның иҗаты гына түгел, халык алдында фидакарь эшләре дә байтак бит.

Икенчедән, татар телен кысулары, республика, район һәм шәһәр җитәкчеләре турында ачынып язылган тәнкыйть мәкаләләренә битараф калу мөмкин түгел. Анда әйтелгән гаделсезлекләрнең искә алынмавы, аларга карата җитди чаралар күрелмәве гади халыкта ризасызлык тудыра. Бу күренешләр кайчанга кадәр дәвам итәр икән?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин. Шушы кесә телефоны номерына СМС итеп тә язып җибәрә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии