- 12.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Пролетар юлбашчы В.Ленинны бүген искә алган кеше юк. Мин үзем галстук бәйләп, аның значогын түшемә кадап, укыдым. Ул бит – крестьяннарга җир, ирек бирүче революционер. Аны элеккеге буын кешеләре онытмый, ә хәзергеләр искә дә алмый.
Мавзолейдан алып, күмәргә, дип, инде бер 20 еллап сөйлиләрдер. Минемчә, ул моңарчы торган икән, аннан соң да шунда булсын. Экскурсиягә килүчеләр, авылдан баручылар күреп китәр. Мин дә Мәскәүгә баргач, карап чыккан идем. 1974 ел иде ул. Халыкның очы-кырые юк. Чират торып керергә туры килде. Бик матур итеп ята иде ул. Бер кешегә дә авырлык килми бит, ятсын шунда тынычлап.
Безнең Русия түрәләре һәр мәрхүм җитәкчене хурлап бара. Ә шулай да СССР вакытында тәртиптә яшәдек. Комсомоллар шәһәрләр төзеде бит! Хәзер гөрләп торган Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама – алар тырышлыгы нәтиҗәсе. Колхоз рәисләре юньле-башлы йорт та салып чыга алмады. Чөнки анда халык контроле, райком, исполком бар иде. Шуңа күрә, урлау дигән нәрсә булмады. Аннан СССРны таркаттылар, Горбачев килгәч, үзгәртеп кору башланды. Аны Ельцин дәвам итте. Дөньяның асты өскә килде. Җитмәсә, хәзер бу ике җитәкчене үтереп мактыйлар. Кем өчендер бу үзгәрешләр яхшы булды. Миллионнарны кесәләренә салып куйдылар бит. Балаларына, оныкларына да җитәрлек итеп.
Әй, мактана идек 5-6 млн. икмәк уңышы алдык, дип. Менә үткән җәй күрмәгәнне күрсәтте. Быел тирә-күршене баетып, аларның чүп-чарын сатып алырга мәҗбүр булдык. Ипекәй уңса, түрәләр мактана, юк булгач, Аллаһы Тәгалә гаепле икән.
Ә коррупциядә гаепле түрәләрнең уң кулларының бармакларын кисәсе иде. «Без булдырабыз», – дип кенә әйтү аз түгел – ныклы законнар чыгарырга кирәк. Әгәр Ленин бабай юлы белән барган булсак, коммунизмга чыгар идек, ә хәзер киредән байлар белән хәерчеләр барлыкка килде. Кая барабыз хәзер билгесез?! Шуңа да яшәве бик куркыныч…
Мөҗәһидан МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии