- 12.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин – чып-чын крестьян баласы! Минем әтием, хәрби хезмәттән кайтканнан бирле, колхозда эшли. Аның эш стажын санасаң, егерме биш елдан артып китә. Шул чирек гасыр дәвамында ул бер генә көнне дә калдырмыйча эшләүчеләрнең берседер, мөгаен. Язын ул – басуда, чәчүдә, аннан печән өлгерә, әти колхоз малларына печән чаба. Көз җиттеме, шикәр чөгендере алырга тотыналар, ул – тагын басуда. Кыш көне дә тик торганы юк үзенең, зәһәр суыкларда да басудан малларга салам ташый. Гомер буена шулай – аңа авырырга да, ял итәргә дә ярамый, чөнки колхоз малларын гел ашатып торырга кирәк. Әнием кайчагында: «Син булмасаң, колхоз таралыр иде инде! Синең кадәр тагын рәис кенә эшли бит!» – дип төрттереп тә ала. Кайвакыт әтине кызганып та куям, елына бер атна да ял итмичә эшләү бер дә җиңелләрдән түгел бит.
Моннан ун еллар элек кенә безнең «Тукай» колхозы (Чирмешән районында урнашкан, хәзер аны «Кади» ҖЧҖ дип үзгәрттеләр инде) бүгенге көндә, бик күп колхозлар кебек, начар хәлдә иде. Уракка төшәр алдыннан гына колхоз рәисен алыштырып куйдылар, шуннан хәлләр рәтләнә төште. Колхозчылар, эшләүләренә карап, акчасын ала, теләгән кешегә эше дә табылып тора. Авылның күп урамнарына асфальт юл түшәлде. Рәисебез спортны бик ярата. Район үзәгендә Боз сарае ачылганнан бирле, мәктәп укучылары белән бергә шунда хоккей уйный, кышын исә шугалакны үзебезнең авылда ясыйлар. Башка районнардан килгән курсташларым, үзләрендә сыер да асрамаганнарын, колхозлары көннән-көн юкка чыга баруын сөйләгәнне тыңлап торам да, безнең авыл халкы җәннәттә яши икән, дип куям! Безнең районда, башка җирләрдәге кебек, инвесторлар да юк, халык җирне үзе эшкәртә, уңышны азмы-күпме үзенә ала. Ә инвесторлар тамыр җәйгән районнарда, сыер көтүен йөртергә урыннар да юк, дип зарланалар. Бар авылларда да хәлләр бездәге кебек түгел шул. Нефть «өстендә утыруыбыз» да районның һәм колхозыбызның икътисади хәленә йогынты ясамый калмыйдыр. Бездән 50 чакрымда гына урнашкан Норлат районы да республикабызга иң күп ашлык һәм шикәр чөгендере җитештерүче буларак билгеле бит. Җир маен сатудан килгән акча җир эшкәртүгә, уңыш җыярга ярап куя, димәк! Бер генә техника да ягулыксыз йөрми бит, язын чәчү вакытында иң проблемалы әйбер булып, нәкъ менә шул ягулыкны арзан бәядән табу тора да инде. Чәчү алдыннан һәм уракка төшкәндә, күп кенә колхоз рәисләренең чәче ягулык эзләп агара. Дәүләт икмәкне сорый-соравын, тик ягулыкка бәяләр үсүенә генә юл куя…
Татарның тамыры – авылларда, милләтне авыл халкы гына саклап калырга мөмкин, дип сөйлибез. Ә авылларны, авыл халкын кем саклар? Татар авыллары бүгенге көндә бик тә кыен хәлдә. Бигрәк тә – күмәк хуҗалыклар һәм шәхси фермерлар. «Туган җир» («Яңа гасыр» телеканалы, 27 окт., 2011 ел) тапшыруының берсендә, Минзәлә районындагы бер фермерны күрсәттеләр. (Бәлки, районын ялгышамдыр да.) Әлеге фермер мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә икән. Яз көне, малларга ашатырга дип килосы сигез сумнан да кыйммәтрәккә фураж сатып алган, көзен исә бурычларын түләр өчен җыеп алган уңышны бер тәңкәдән аз гына кыйммәткә сатып җибәрә алган. Кереме булмагач, бу абзый нигә ел буена сыерлар янында фермада чиләнсен ди инде?
Безнең авылда да фермерлык белән шөгыльләнүчеләр бар. (Гел үз авылын мактый димәгез, бары чагыштырып карау өчен генә мисалга китерәм.) Берсе инде берничә ел үгезләр үрчетә, күпләп атлар асрый. Моның өчен ул иске ферманы алып, ремонт ясады, җиһазландырды. Пай җирләренә печән, арыш чәчә, малларга ризыкны шуннан җитештерә. Икенчесе – Тәлгать исемле абый. Анысы шәхси машинасы белән хуҗалыклардан сөт җыеп, район үзәгендәге май-сыр заводына илтеп тапшыра. Сөтне безнең авыллардан гына түгел, тирә-күрше авыллардан да җыя. Миңа ак кәгазьгә сырлап утырганда гына җиңел, әлбәттә. Иртәнге өчтә- дүрттә торып, көнозын аяк өстендә бетмәс-төкәнмәс мәсьәләләрне чишеп йөрү аларга бер дә җиңел түгелдер. Әмма авыл халкы тырыша-тырмаша, аз булса да акча эшләргә омтыла.
Чирмешән суганнары Казанда күптән танылу алган инде! Алар әче дә, кышын череми дә торган, өстәвенә, сусыл да булып үсә. Каршыда гына яшәүче күршеләребез – Әхмәдуллиннар инде ярты гасырга якын суган үстереп сату белән шөгыльләнә. Алар хакында да язып чыккан идем инде («Татарстан яшьләре» газетасы, №17). Әсхәт абый үзенең гаиләсе белән суган үстерә, заманында аның әти-әнисе дә шуның белән шөгыльләнгән. Аның нинди кыен эш икәнен белсәгез икән сез! Ярый, без үзебезгә ике-өч түтәл утыртабыз да, шуның белән бетте. Ә алар ел саен бер бакча суган чәчә. Көне буе бөгелгән килеш ул вак орлыкларны җиргә төртү үзе генә дә ни тора! Җәен, 35-40 градус челләдә чүп утау өчен кешедә нинди ихтыяр көче, тырышлык, уңганлык булырга тиеш! Ә күршеләрем табигатьнең көйсезлегенә карап тормаган, узган елгы кебек эссе җәйдә дә ун сутый бакчада тоннадан артык (!) суган үстергәннәр! Уңышның шундый мул булуын Әсхәт абый белән Гөлия апаның кулга-кул тотынып эшләвеннән күрәм. Әсхәт абый беркайчан да «чүпне хатын-кыз утарга тиеш», дип тормый, чүбен дә утый, суганын да йолкый, кирәк икән, сабагын кисәргә дә ярдәм итә. Әмма, һәрвакыттагыча, авыл кешесенең хезмәте тиеннәр генә тора. Мин кечкенә чакта суганны килосын 2 сум 50 тиенгә җыеп йөрүләре хәтеремдә. Аннан 6 сумга күтәрелде. Бары соңгы берничә елда гына 10 тәңкәдән сату мөмкинлеге туды. Безнең авылда элек бакча тутырып суган утыртучылар шактый иде. Әмма хезмәтенең бәясе булмагач, халыкның күбесе бу шөгыльдән баш тартты. Утырттың да, үстердең генә түгел бит әле ул, уңышны черетмичә, яхшылап киптереп сатасы, урнаштырасы да бар. Башкала базарларына һәр шимбәдәге ярминкә саен килеп йөрергә безнең якларның мөмкинлеге юк, шуңа күпләп җыеп йөрүче эшкуарларга ярты бәясенә диярлек сатып җибәрергә мәҗбүрләр. Шуңа халык мал асрауны күпкә кулайрак күрә.
Әмма мал асрау да җиңелләрдән түгел. Үзем дә авыл кызы булганлыктан, халыкның ничек иза чиккәнен күреп торам. Итлеккә дип мал асрыйсың икән, иң элек бозауны сатып алырга кирәк. Әле берничә ел элек ике айлык бозау 7-8 мең торса, хәзер 12-14 меңнән дә арзанракка алам димә. Хуш, бозаулы да булдың ди. Аңа печән, фураж кирәк. Бозау чучка түгел, керем алыйм дисәң, ике еллап үстерәсе. Шуннан соң гына әле суеп сатасың. Авылда хәзер итнең килограммы 200-220 сум тора. Шәһәр базарларында исә кабыргасын – кабыргага, бил сөяген аерып саталар, төрлесенә төрле бәя куялар. Авыл халкының исә әлеге дә баягы кала базарларына килеп сатарлык мөмкинлеге чикле. Шуңа күпләр малларын алыпсатарлар кулына тапшыра. Тегеләре дә, файдасы булмаса, ит сату белән шөгыльләнми бит инде!
Сөт җитештерүчеләрне исә бөтенләй кычкыртып талыйлар. Бу мәсьәлә буенча, мин сезгә «Татар, уян!» дип аталган интернет-газетада дөнья күргән бер язмадан өзек китерәм. «…35 сумга сатылган бер литр сөттән җитештерүчеләрнең үзләренә – 18,37%ы, 6 сум да 43 тиене генә эләгә. Европа илләрендә, сөт продуктларын сатудан кергән акчадан 70%ы җитештерүчеләрнең үзләренә эләгә (Сергей Кара-Мурза). Сөтне пастеризацияләп пакетларга тутырганда чыгымнарның, сыр, атланмай, эремчек әзерләгәндәгедән чыгымнарның бер ун тапкыр кимрәк икәнен исәпкә алганда, Европа кибетләрендә сатылган сөтнең, ким дигәндә, 75%ы фермерлар кесәсенә керә. Бездә дә бу бүленеш шул Европадагы кебек нисбәттә булырга тиеш, яки 75%ы крестьяннарның үзләренә эләгергә тиеш».
Ә бездә хәлләр ничегрәк соң? Авыл халкыннан сөтне, күп дигәндә, 8-8,9 сумнан алалар. Кибеттәге ялтыравыклы, матур кәгазьле пакетка салынган сөтнең литры исә 27 сумнан 35 сумга кадәр җитә. Әгәр безнең илдә дә фермерлар Европа илләрендәге кебек керем алса, ул вакытта бер литрдан 26 сум 25 тиен аның үзенә калыр иде. Ә бездә, кышлыкта гына сөтнең бәясе 10 сум тирәсендә тирбәлә. Әмма ул вакытта инде сыерларның сөте дә бермә-бер кимегән була, яз җитүгә, сөтне кабат 6-8 сумга сатып ала башлыйлар. Эремчек, катык кебек продуктларны исә шәһәргә якын авыллар гына китереп сата ала. Чөнки ерак районнардан алып килгәндә, аларны бозмыйча саклау кыен.
Сентябрь урталарыннан ук Казан базарларында көзге ярминкәләр башланып китте. Сатучылардан: «Каян килдегез?» – дип сораган идем. Кайсы Краснодардан, кайсы Чувашстаннан булып чыкты. Үзебездә үскән бәрәңге, кишер, суганнарны чит республикаларга, өлкәләргә саталар микәнни? Әллә һава шартлары яхшы булган елда да Татарстанда җитәрлек яшелчә үстерелмәгәнме? Дөрес, әле республикада яшелчә уңышы җыеп алынмаган. Мисалга, ярминкәләрдә карабодайның килограммы – 40 сум, гәрчә 35 тәңкәдән дә кыйммәтрәк булмаячак, дип вәгъдә бирсәләр дә. Узган ел халык бу ярманы 100 сумга алганда да зарланмаган иде. (Кибеттә карабодай 32 сум тирәсе тора.). Бәянең шундый булуын да уңышның аз өлеше генә суктырып алыну белән бәйлиләр. Киләчәктә бәя төшәр дип көтәләр. Арчадан алып килгән бәрәңге дә, Чувашстан Республикасыннан алып кайткан бәрәңгенең килограммы да 9 сум тора. (Кайбер сату нокталарында 10-12 сумга да очратырга мөмкин, бу да узган елгы корылыктан соң күтәрелеп калган бәя инде. Хәтерләсәгез, элекке елларда 4-6 сумга сатып ала идек бәрәңгене.) Ярминкә көннәрендә бәрәңгене авыл хезмәткәрләре үзләре 8 сумнан сата. Арадашчысыз сатканда, сатучыда керем күбрәк кала, сатып алучыга да очсызрак була. Бу бәрәңгегә генә түгел, башка яшелчә, ит, сөт продуктларына да кагыла.
Узган якшәмбедә, ягъни 9 октябрьдә, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне булды. Авыл халкы ял итә беләмени инде ул!? Аның өчен елга бердәнбер бәйрәм – Сабан туедыр, мөгаен. Бары шунда гына авыл халкы бераз бәйрәм итеп ала. Тик анда да башын югалтмый, үзе мәйдан карап утырса да, күңеле белән өйдә калган малларын, фермада савылмаган сыерларын уйлап утыра ул. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә дә ярминкәләрдә авылдан килгән халык тулы көченә сату итте. Авылдагылар исә басудагы бәрәңге, шикәр чөгендерен алу белән шөгыльләнгәннәрдер, мөгаен. Сүз уңаеннан, авыл хезмәткәрләрен 7 октябрь көнне «Баскет-холл» бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе котлады.
Авылда яшәп баеп буламы? ,

Комментарии