«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ТАТАР ТЕЛЕКАНАЛЫН НИЧЕК КАЙТАРЫЙМ?

Элек бик рәхәт яшәгәнмен икән, гади генә антенна белән телевизор карый идем. Өч кенә канал күрсәтсә дә, барыбер җитә иде. Иң мөһиме – анда татарчасы бар иде. Хәзер цифрлы телевидениегә күчтек тә, ТНВ күрсәтми башлады. Мин инде 80 яшьтә. Аякларым авырта, чыгып йөри алмыйм. Ялгыз яшим. Бер иптәш кебек иде бит ул ТНВ. Шуны ничекләр генә кире кайтарып булыр икән? 20 канал бушлай бирделәр дә, арасында татарча канал булмагач, ник кирәк ул?!

Дания ХӘСӘНОВА

Питрәч районы

Редакциядән: «Российская телевизионная и радиовещательная сеть» федераль дәүләт унитар предприятиесеннән алынган җавапта болай диелгән: «14нче октябрьдән бөтен ил, шул исәптән Татарстан Республикасы да цифрлы телевидениегә күчте. Моңа кадәр аналог сигнал караучылар телевизорларын цифрлы приставкаларга тоташтырып, 20 федераль каналны бушлай карый ала. Кызганыч, цифрлы приставкалар белән «Татарстан Яңа Гасыр» каналын карау мөмкин түгел. Татарча каналларны аналогта карау өчен антеннаны телевизорга приставкасыз гына, ягъни әүвәлгечә тоташтырып карарга кирәк. Аналог сигналларны тоту өчен антеннаның барлык дулкынлы (всеволновая) дигәне кирәк, дециметрлы диапозондагы антенналар аналог сигналларны кабул итә алмый».

Гади тел белән аңлатканда, татарча канал карыйсыгыз килә икән, базарданмы, кибеттәнме антеннаның «всеволновая» дигәнен сатып аласыз да, шуны телевизорга тоташтырып куясыз. Теге егерме каналыгыз күрсәтмәячәк инде, билгеле, моңа кадәр күрсәткән өч каналыгызны гына карый алачаксыз, әмма иң мөһиме – татарча канал булачак. Федераль каналларны карау өчен исә антеннаны кабат приставкага тоташтырасы була. Әгәр ниндидер сорауларыгыз бар икән, кайнар элемтә эшли: 8-800-222-87-16. Шуңа шалтыратып, үзегезне кызыксындырган барлык сорауларны да бирегез.

БАЛАЛАРЫН КЫЙНЫЙ

Зинһар, ярдәм итегез. Нишлим? Көн саен диярлек, югары катта яшәүчеләрнең фатирыннан кычкырышкан тавышлар ишетелә. Әни кеше балаларын кыйный, аларга сүгенә. Боларны тыңлаганда йөрәкләрем авырта башлый, инде пенсия яшендәге кеше бит мин. Менеп, ник кыйныйсың, дияр идем, «Синең ни эшең бар кеше баласында?!» – дияргә мөмкин. Нишләп карарга икән соң?

Зөлфия ЗАКИРОВА

Казан шәһәре

Редакциядән: Әгәр инде күршегез фатирына кереп, үзе белән сөйләшергә куркасыз икән, полиция чакыртыгыз. Полиция килгәч, күршегезнең балаларын көн саен диярлек кыйнавын, кычкыруын, сүгенүен сөйләгез. Әгәр дә мөмкинлегегез бар икән, ул тавышларны яздырып алыгыз. Хәзер бөтен телефоннардан да видеога төшереп була бит.

Полиция килгәч, үзе тикшерә. Монда күршегезгә карата ике төрле административ эш ачарга мөмкиннәр: балаларын тиешенчә тәрбияләмәгәне һәм күршеләренең тынычлыгын бозганы өчен. Әгәр инде үзегез генә полициягә мөрәҗәгать итәргә теләмисез икән, башка күршеләрегез белән бергә җыелып, күмәк мөрәҗәгать ясагыз. Иң мөһиме битараф булмагыз. Балалар үз-үзләрен яклый алмый, алар өлкәннәрнең ярдәменә мохтаҗ. Хәтта үз әнисеннән якларга туры килсә дә…

ТЕЛӘСӘЛӘР – БУЛДЫРАЛАР БИТ…

Гәҗитебезнең 16нчы октябрь санында, Казаннан Галия Арсланова сезгә шундый сорау биргән: «Сугыш чоры балаларына ярдәм буенча без Русия төбәкләре арасында ничәнче урында барабыз икән?» – дип. Аңа биргән җавабыгызда, безнең илнең 18 төбәгендә сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтелә, дип язгансыз.

Менә бит, теләкләре булгач, түрәләр Мәскәүдән ярдәм көтеп ятмый, үзләрендә булганыннан өлеш чыгаралар. Безнең Татарстаныбыз ул Белгород, Амур, Самара өлкәләреннән кай җире белән ким соң? Ә без анда яшәүче сугыш чоры балаларыннан кай җиребез белән ким? Күпме генә калдык икән инде, болай да…

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мамадыш районы, Козгынчы авылы

ӘЛФИЯНЕ ЭЗЛИМ

Мин – Әгерҗе районы, Тирсә авылында яшәүче Хатбуллина Зәкия Тукай районы Ташкичү авылында яшәүче Галимова Әлфияне эзлим. Без аның белән 2003нче елда Казанның онкология үзәгендә танышкан идек. Ул тәмуг йортын кичеп чыкканыбызга быел 16 ел булды. Шул дәвердә гел аралашып, хәлләрне белешеп тордык. 3 ел элек Әлфиянең телефонын югалттым. Аның хәлен беләсем килә. Аның шигырьләр язучы өлкән яшьтәге әнисе, 3 баласы, ире бар иде. Алар бары да исән-саулар микән? Ул, бәлки, «Безнең гәҗит»не алмыйдыр да, ләкин авылдашлары арасында укучылар булмый калмас. Бәлки, аны белүчеләр арасында бу язманы укучы булыр. Зинһар, сине Зәкия эзли, дип, аңа тапшырыгыз әле. Минем өй телефоны: 8 (85551) 2-80-27. Кәрәзле телефоным редакциядә.

Сельхозтехника системасында баш бухгалтер булып эшләүче дусларымны да табасым килә. Яшел Үзәннән – Люция, Азнакайдан – Рәмзия, Кенәрдән – Сания, Кукмарадан – Альбина апалар шалтыратса, бик куаныр идем. Без квартал саен Казанга отчет бирергә килгәч очраша идек.

Зәкия ХАТБУЛЛИНА,

Әгерҗе районы, Тирсә авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии