- 12.12.2013
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы дигән әйтем искерде инде. Хәзер башкачарак: «өй салуның ние бар – рөхсәт аласы, саласы, ут ялгыйсы, су үткәрәсе, җылыткыч торбалар сузасы, тагын әллә ниләр эшлисе».
Шундый зур эшләр башкарып чыккач та кайберәүләр әзер өенә күченә алмый азаплана. Казанның Зур Клыки массивында яшәүче Гөлнирә Фәйзрахманова ике бүлмәле фатирын һәм бар булган маясын кертеп, ике катлы йорт җиткергән. Йорт, билгеле инде, бар кешенеке кебек үк газ белән җылытылырга тиеш була. Җылы булсын өчен гадәти җылыткыч торбаларыннан тыш идән астында да торбалар салына, барысына да су тутырып куялар.
Ләкин бүгенге көнгә кадәр, улы, килене һәм үзе – җәмгысе 3 кешедән торган бу гаилә 24 квадрат метрлы кечкенә генә сарай бүлмәсендә яшәргә мәҗбүр. Чөнки яңа өйгә газ кертмиләр. Газ ялгарга тиешле оешма – «Центргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе Гөлнирә апага болай аңлата: «Газ җитми. Үзегез җаен табыгыз…» Ничек җаен табарга? Җирне бораулап, үзләренә газ таба башларгамы?
Октябрь аенда ук күченергә тиеш булсалар да, штукатурланган идән һәм диварлар салкыннан яргаланып беткәч, кайбер урында бөтенләй кибә алмый юешләнеп торгач, йортның эчке ягында төзелеш эшләре тукталган. Алга таба нәрсә эшләргә – бу сорауга хуҗаларның төгәл генә җавабы юк. Ярдәм сорап оешмадан-оешмага йөри торгач, җәй дә узган, көз дә җиткән, инде менә кышка аяк басканнар. Бу мәсьәләнең чишелешен эзләргә алынгач, минем үземне дә футбол кырындагы туптай бер оешмадан икенчесенә «очырып» шактый йөрттеләр, ләкин ачык җавап бирүче генә булмады.
БЕЛГӘЧ, НИГӘ ӘЙТМӘСКӘ?
Йортның нигезен 2012нче елда ук салалар. Быел майда тәрәзә-ишекләр куелып, бүлмәләр бүленеп бетә. Газ кертүгә килеп терәлгәч, эш кинәт туктап кала.
«Моннан 2-3 ел элек кенә төзелгән барлык йортларда да, күрше-күләндә дә газ бар. Бирегә өй салганда, бу җирдә газ белән проблемалар барлыгын бөтенләй белмәдем. Югарыдагылар да алдан кисәтмәде. Газ белән проблема барлыгын «Центргаз»га гариза язып, бер ай җавап көткәннән соң гына белдем», – ди ул.
«Центргаз»га гариза язганнан соң, Фәйзрахмановлар вакытны озак сузмый – җылылык торбалары кертәләр, 100 мең сумлык газ миче алып куялар, идән астыннан торбалар уздырып, җылы идән ясыйлар. Идән торбаларына су тутыралар, аннары, торбаларны каплап, идән җәяләр. Газны ялгыйсы гына калды дип торганда, «Центргаз»ның айдан артык көттереп биргән җавабы аяз көнне яшен суккандай була: «Алты урамга газ җитми, газ ялгау мөмкинлеге юк».
Хәзер идән астындагы су тутырылган торбалар чишеп булмастай баш авыртуына әйләнгән. Алардан суны җиңел генә агызып булмый, ә җылылык бирмәсәң, суы катып, торбалар шартлаячак.
«Центргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе Гөлнирә ханымны Совет районы идарәсенә юллый, янәсе, проблемаларыгызны хакимият хәл итсен. Шушы җавапны алып, Гөлнирә ханым Совет районы хакимиятенә бара. Хакимият проблеманы хәл итү өчен ни дә булса эшләгән дисезме? Юк, әлбәттә. Башкарма комитет башлыгы урынбасары бары тик: «Газ кертүгә без каршы түгел» дип кенә җавап бирә. Бу җавапны алып, ул кабат «Центргаз» ишеген кага.
– «Центргаз»да «Письмо не по существу», – диделәр. Сөйләшеп тә тормадылар. «Центргаз»да Зур Клыки массивында газ җитмәве турында күптән белгәннәр. 2012нче елның 22нче августында башкарма комитетка бу проблема турында хат та җибәргән булганнар. Әгәр дә бу күптән билгеле факт икән, ни өчен йорт салырга теләүчеләргә, клиентларга алдан әйтмиләр? Айдан артык көттереп йөриләр? Исем китә… Чишмәслек проблема түгелдер – алар аны нәрсә дә булса эшләтергә тиешләр иде! – ди Гөлнирә ханым.
Бүгенге көндә Зур Клыкидагы ике йортка – Теләче урамының 3нче һәм 33нче йортларына гына газ ялганмаган. Сентябрь ахырында Гөлнирә ханым «Центргаз» җитәкчесе Илгизәр Галиев янына барган.
– Ни өчен газ юклыгын клиентлар гариза тотып килгәч тә әйтмисез, айдан арттык көттерәсез шул сүзне әйтер өчен? – дидем. Ачуы килде. «Мин сезгә барысын да аңлаттым, утка көйләгез җылылыкны», – ди. Җылылыкны утка көйләү 60 меңгә төшәчәк. Аннары электр өчен ай саен ун меңгә якын түләп барырга кирәк булачак. Газ кертү дә 100 меңгә төшкән иде, кайдан акча алырга соң?
Фәйзрахмановлар сарайчыкларын электр миче белән җылытып яшиләр. Бу рәхәт артык кыйбатка төшә. Бер җылыткыч өчен генә дә айга 3600 сум түләгәннәр. Ә инде ике катлы йортларын җылытыйм дисәләр, алдан әйтелгәнчә, җылыту системасын электрга көйләргә яки инде бүлмә саен шундый электр миче куярга кирәк. Ул очракта айга ничә сум түләргә кирәк булуы турында уйларга да куркыныч. Гөлнирә Фәйзрахманова моны үзе дә яхшы белә.
– Мин бу оешмадагы җитәкчеләрне бөтенләй аңламыйм. Ник шулкадәр мыскыл итәләр кешене? Нәрсә кылырга да белмим. Су уртасында калган кебек хис итәм үземне. Кышкы суыклар көттермәс. Суы катып, торбаларым шартлап бетәр инде. Мин бит алардан бушка газ теләнмим, сатып алыр өчен сорыйм. Бу оешмада дөрес җитәкчеләр утырмыймы, яки тиешенчә эшләмиләрме – белмәссең. Миңа сатып алырга газ юк, аның каравы, Украинага бушка, көчли-көчли биреп яталар.
ЭТ – ЭТКӘ…
Гөлнирә апа проблемасын ачыкларга алынгач, мин аның ниләр кичерүен үз җилкәмдә татыдым.
Йомгакның очын табарга тырышып, күпме генә элемтәгә чыгарга тырышсам да, Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Данис Хәмитов белән сөйләшү насыйп булмады. Кабул итү телефоны төбендә утырган Гөлшат исемле хезмәткәренә нинди сорау белән шалтыратуымны әйткән идем: «Әле аның вакыты юк иде», «әле бүлмәсендә туры килмәде»ләрдән арыны ишетмәдем. Әллә юри качты Данис әфәнде сөйләшүдән, әллә чынлап та атна буе 5 минут вакыт таба алмады – монысы миңа билгесез. Көн саен шалтыратып, җелекләренә үткәч, Айрат Габделбәров исемле матбугат сәркатибе белән сөйләшергә киңәш бирделәр. Аның аңлатуынча, газга ялгар өчен бүген булган газ челтәренең мөмкинлеге җитми, шуңа күрә, яңа йортларны ялгар өчен яңа торбалар сузарга кирәк.
– Бу эшләргә акча республика бюджетыннан бирелә. Рәсми җавап аласыгыз килсә, «Газпром»га мөрәҗәгать итегез, бәлки аларның яңа челтәр төзү буенча планнары бардыр. Бу безнең хакимият дәрәҗәсендә хәл ителми.
– Хакимият хәл итәрдәй мәсьәлә булмагач, ни өчен «Центргаз» сезгә шалтыратырга кушкан соң?!
– Хакимияткә мөрәҗәгать итегез диләр инде алар. Билгеле, хакимияттә бу торак массивта яшәүчеләрне газга ялгау өчен мөмкинлекләр булмавын беләләр. Яңа төзелеш кирәк.
– Бу хакта белгәннәр икән, нишләп өй салыр алдыннан кешене алдан кисәтмиләр?
– Монда демагогия исе килә – кисәттеләр, кисәтмәделәр… Без аны кисәтмәгәнне ничек исбат итә аласыз? Мондый сүз белән уйнамас идем мин сезнең урында булсам.
Шулай итеп, үзләре районындагы яшәүчеләрне шундый зур проблема хакында ни өчен кисәтмәүләре турындагы сорауны Айрат Габделбәров демагогия, ягъни сафсатага әйләндереп калдырды. Алай да, үзенчә проблеманың чишелешен дә тәкъдим итте Совет районы хакимиятенең матбугат сәркатибе Айрат Габделбәров: «Газ кирәк икән – үзләре газ баллоны сатып алалар да, җылыталар инде».
Яңа газ челтәре төзергә кирәк булуын белгәннәр хакимияттә. Кешене өй салгач түгел, ә өй салганчы кисәтергә кирәк булуы турында уйлаучы булмаган. Газ баллоны алып җылытсыннар дип киңәш бирүче Айрат Габделбәров, үз хакимиятендәгеләрнең позициясен, тегеләре үз авызларыннан әйтергә кыймаганга, безгә үзе җиткерергә мәҗбүр булгандыр. Хәер, түрәләр бездә гел акыллы шул киңәш бирергә, ягъни Айратча әйтсәк, демагогия белән шөгыльләнергә. Тик үзләре шул киңәш буенча яшәүне күз алдына китерә микән?! Ышанмыйм, газ турында хыялланучыларны гына түгел, шул проблеманы тикшерүче журналистны да алдап, җепнең очын яшерергә оста шул түрәләр. Нигә шул биләмәдәге халык өчен җаваплы булып та, алар өчен баш авырттырырга?! Сайлаулар вакытында гына кирәк бит алар. Тик аларның үзләре генә түгел, якыннары да Гөлнира апа гаиләсе хәлендә калмыйдыр. Алар яши һәм эшли белә шул, мөмкинлекләре дә җитәрлек.
… ЭТ – КОЙРЫККА
«Центргаз»га сорау белән мөрәҗәгать иткәч, җавапны югарыдагы оешма – «Газпром»ның Татарстандагы оешмасы – «Газпром Трансгаз Казань»нан алыгыз диделәр. Югарыдагы оешмага хат яздым.
«Газпром Трансгаз Казань» биргән җавапны, русча әйтсәк, «отписка» дип кенә атап була. «Фәйзрахманова Гөлнирәнең проблемасын ничек һәм кайчан хәл итәргә мөмкин?» дигән сорауга җавап бөтенләй юк. Хатта күренгәнчә, мин … Совет районы хакимиятенә һәм … «Центргаз»га мөрәҗәгать итәргә тиеш икән. «2000нче елда Совет районы хакимияте заказы буенча төзелгән газ челтәренең мөмкинлекләре чикләнде, шуңа күрә, бу торак массивта өстәмә газүткәргеч төзү турында карар кабул ителгәнче, яңа торак йортларны газга ялгарга рөхсәт бирү вакытлыча туктатылды. Бу бистәдә яшәүчеләрне газ белән тәэмин итүдәге проблемалар булу сәбәпле «Газпром Трансгаз Казань» бу торак массивка яңа газүткәргеч төзү мәсьәләсен карый. ЭПУ «Центргаз»ның бурычы – газ үткәрелгән объектларга тотрыклы рәвештә газ килүне тәэмин итү. Челтәргә яңа объектларны ялгау Казан муниципаль хакимияте тарафыннан өстәмә газүткәргеч һәм газ тарату пункты салуны хәл иткәннән соң мөмкин булачак». Проблемаларыгызны хәл итәргә хакимияткә барыгыз…
ТЕЛСЕЗ ХАКИМИЯТ
Хакимияттә дә, «Газпром»да да Теләче урамындагы бу проблема турында кат-кат сорау бирүне ошатмадылар, наданлыкта гаепләгән тон белән сөйләштеләр. Янәсе, нәрсәсе аңлашылмый инде, газ җитми икән, ничек ялгарга? Билгеле, монысы аңлашыла. Газ челтәре билгеле бер күләмдәге йортларга планлаштырып үткәрелә. Ә хәзерге шәһәр читендәге йортларны үзегез беләсез – өч катлы йортны җылыту өчен дә газ бит шулкадәр үк кирәк. Әгәр газ торбасының диаметры кечкенә булып, ул тиешле күләмдәге газны китереп җиткерми икән, кышкы салкында бу инде бер генә кеше өчен түгел, бөтен урамга проблема тудырырга мөмкин. Монысы да аңлашыла. Әмма моңа карап сораулар кимеми, арта гына.
Минем һаман да шул сорауны бирәсем килә. Фәйзрахмановлар бит законсыз торак, русча әйтсәк, «самострой» төземәгән. Йортны төзер алдыннан шул ук хакимият органнарыннан рөхсәт аласы. Әгәр шушындый проблема бар икән, ни өчен хакимият бу хакта районда яшәүче халыкка җиткерми? Йорт төзелгәч, инде кеше акчасын, чыгымнарын, хезмәтен түккәч кенә шушы проблема барлыгын белә. Хакимият хәзер газсыз калучыларның үзләрен гаепләмәкче, имеш, алдан белешсеннәр иде. Урамда юл бармы-юкмы икәнен кеше алдан белә ала – карадың, күрдең. Ә торбада газ җитәме-юкмы икәнлеген бары тик белгечләр генә белә шул. Һәм иң начары – халык өчен эшләргә тиешле хакимият белә торып (!!!) халыкка проблема барлыгын җиткерми. Юкса, Фәйзрахмановлар җир урынын бу бистәдән түгел, бөтенләй башка урыннан алган булыр иде. Үз гаепләрен таныйсы урынга, безнең җитәкчеләр «электрга ялгасын», «газ баллоны сатып алсын» дию белән генә чикләнә. Хәер, хакимиятнең халыкка андый мөнәсәбәте белән һәрдаим очрашып торабыз, анысы гаҗәп тә түгел. Әмма бер нәрсәне әйтеп була: әгәр Теләче урамындагы йорт Фәйзрахманованыкы түгел, Айрат Габделбәровныкы, яисә югарыда телгә алынган берәр чиновникныкы булса, «газ торбасының диаметры җитми»гә карап тормаслар иде – шартлатып ялгап куярлар иде.
Проблема тудыручы икенче оешма – «Газпром»ның җирле оешмалары да үзләрен Алланың кашка тәкәсе итеп тотарга өйрәнгән. Аларга да халык проблемалары «нипачум». Монополия, нишлисең. Кәрәзле телефон челтәре ошамаса, икенче компаниянекен сатып аласың. Ә бу очракта кеше теләсә дә, теләмәсә дә, бер генә оешмадан – «Газпром»нан гына газ сатып алырга мөмкин. Газ челтәре дә, газы да аныкы гына. Конкуренция булмагач, ялгавы да баш бәясе, газы да алтынга төшә, ә инде теләкләре булмаса, «газ җитми» дип ялгамаска да мөмкиннәр. Газ җитәме, юкмы, кем ничек тикшереп карый ала?
Бу проблема буенча без тагын да югарыдагы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Ә йорт салырга теләүчеләргә киңәш шул – йортыгызны салыр алдыннан «Газпром»га хат язып, йортны газга ялгау мөмкинлеге бармы-юкмы икәнлеге турында рәсми документ алырга тырышып карагыз. Әгәр дә шушы язма авторы кебек хәлдә калсагыз, һичьюгы аларны судка бирер өчен кулыгызда документ булыр.
Айгөл ЗАКИРОВА.
ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР!,

Комментарии