Чишмәләр – Аллаһның нигъмәте

Чишмәләр – Аллаһның нигъмәте

Җир йөзендә тормышның төп чыганагы – су, тереклек дөньясы аннан башка яши алмас иде. Аллаһның рәхмәте белән, зәңгәр күктән иңгән су кара җир астында саклана һәм чишмәләр булып бәреп чыга. Бу хакта Коръәндә болай дип әйтелә: «Күктән билгеле микъдарда су иңдереп, Без аны җирдә [тереклек өчен] сакладык. Һәм аны [җир йөзеннән бөтенләй] юкка чыгарырга да көчебез, һичшиксез, бар Безнең» (Әл-Мөэминун сүрәсе, 118 аять.) Ягъни, су ул – Аллаһның бер могҗизасы, хикмәте, нигъмәте һәм әманәте. Һәм аны саклау да безгә – кешеләргә йөкләнгән. Без, татарлар, диңгез буйларында яшәмәсәк тә, Аллаһы Тәгалә безгә аяк атлаган саен су биргән, торган җиребезне саф чишмә-кизләүләр белән тутырган. Мондый зур байлык дөньяның бер илендә дә, бер халкында да юк, без аның кадерен беләбезме соң? Без, гомумән, эчкән суыбыз турында нәрсә беләбез?

Кешенең үзенең дә тәне – 60-65, каны 92 процент судан тора, ачлыкка айлар буе чыдаган кеше, су эчмәсә, берничә көндә үлә. Галимнәрнең әйтүенчә, кешенең эчкән суы нинди – сәламәтлеге дә шундый. Безнең әби-бабаларыбыз гомер-гомергә эчәр суның әһәмиятен аңлаган, аның кадерен белгәннәр, яшәргә чишмәле җиргә урнашырга тырышканнар һәм аларны күз карасыдай саклаганнар. Суы киткән, чишмәләре кипкән урында тормыш беткән, халык үзе дә аннан күчеп китәргә мәҗбүр булган. Татар халык мәкальләрендә дә «Суның кадере чишмә корыгач беленә», «Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма» дип әйтелә, һәм бу кагыйдә гасырлар буе үтәлгән. Тарихның бер билгеле чорында татарларга зур су буйларында, елга яннарында яшәргә ярамаган, шуңа күрә халыкның бөтен ышанычы чишмәләрдә һәм җир асты суларында – коеларда булган. Элек һәр авылда берничә чишмә булган, аларны карап, чистартып торганнар, күп вакыт чишмәләргә шул караучыларның исемнәрен дә биргәннәр. 

Чишмә – халыкны туплап, берләштереп торган тамгалы урын булган, биредә егетләр су алырга килгән яшь кызларны күзләгән, яшь киленгә дә беренче булып су юлын монда күрсәткәннәр. Чишмәдән су алганнар, улагында кер чайкаганнар, ашарга, эчәргә, юынырга шул суны тотканнар, мал-туарга эчерткәннәр, идән-сәкеләрне юганнар. Көне-төне челтерәп, кыш көннәре дә катмыйча агып яткан могҗизадай саф чишмә суы татарның бөтен тормышын саклап-пакълап тоткан... Кайда чишмә – анда агач, кайда агач – анда сандугач, матурлык һәм сафлык... Һәм алар, моң булып, җырларыбызга күчкән – «Салкын чишмә», «Җидегән чишмә», «Фазыл чишмәсе», «Бер тауда ун чишмә...», «Яшьлегем чишмәсе» һәм башка милли көйләр... 

Әмма заманалар үзгәрү белән, җир асты сулары торбаларга куып кертелде, чишмәләр онытылды, ташландык хәлгә килде. Әле кайчан гына сулкылдап тибеп яткан чишмә күзләре йомылды, юлларын үлән басты. Су качкач, аның тирәсендәге үләннәр кипте, агачлар корыды, сандугачлар китте... Татар авылының гасырлар буе челтерәп аккан җыры-моңы өзелде, рухы китте, бәгыре кипте... Чишмәләр белән бергә, татар авыллары үзләре дә бетүгә йөз тотты, халкы китте, балалар бетте, әйтерсең лә, таш бастырып куйган чишмәләрнең күз яшьләре тотты... Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әйт син [кешеләргә]: «[Эчкән] суларыгыз җир тирәнлекләренә китеп, кое-чишмәләрегез корыса, кем чыгарыр сезгә эчәр су?!» ( Мөлек сүрәсе, 30 аять.)

 Ни кызганыч, заманында меңәрләгән кеше яшәгән, дистәләгән чишмәләре булган Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында да күпчелек кизләүләр хәзер ташландык хәлдә. Кешеләрнең чишмә суына ихтыяҗы юк, өйләрдә водопровод суы, кайберләренең ишегалларында коелар. Хәзер ул чишмә урыннарын инде хәтерләүчеләр дә бетеп бара, суы җир астына киткән. Элеккеге чишмә урыннарын чүп, пычрак баскан, югыйсә, халкыбыз гасырлар буе файдаланган бу чишмәләр безгә Аллаһтан әманәт иде бит, һәм без аны сакларга тиеш идек! Дөньяның күп урыннарында халык бер тамчы саф суга тилмергәндә, без бит аның өстеннән таптап йөрдек, файдаландык та, ташладык, карап торып бетердек. Моның өчен җавап тотарга да туры киләчәк бит әле! 

Шөкер, нинди зур нигъмәтне, нинди гүзәллекне югалтуын аңлый башлаган урыннарда халык чишмәләрне яңадан торгызырга тотынды. Татарстанда, чын мәгънәсендә, һәр чишмәне саклап калу, торгызу өчен көрәш, хәрәкәт башланды. Биредә «Татарстан чишмәләре», «Авылым чишмәләре» кебек дәүләт күләмендәге зур проектлардан башлап, нефтьчеләр, эшмәкәрләр, гади халык үзе ташландык чишмәләрне табып чистарта, торгыза, яңадан тормышка кайтара. Чишмәләр темасына мәктәпләрдә балалар белән табигать сәгатьләре үткәрелә, республика дәрәҗәсендә бәйгеләр уздырыла, әдәби әсәрләр языла...

Яңадан торгызылган, курчак өе кебек бизәлгән, янына чиләге һәм чүмече куелган, ял итәргә утыргычлары булган чишмәләрне без үзебез дә барып карадык. Аларның кайберләре агачтан буралап алынган, кайберләре табигый таш белән тышланган, төшәргә-менәргә култыксалы баскычлары да бар. Татарстанның буеннан-буена сибелгән алар, авылларда гына түгел, юл өсләрендә, басу-кырларда, урман буйларында да бар. Кайберләренең яннарында чишмә суларыннан күлләр барлыкка килгән, аларда аккошлар йөзеп йөри... Татарстан халкында, чын мәгънәсендә, чишмә мәдәнияте барлыкка килгән. Биредә татарлар халык өчен чишмә торгызуның, кое казуның Аллаһ каршында саваплы эш икәнен дә яхшы аңлыйлар, бу изге гамәлне җәннәт өмет итеп тә башкаралар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең болай дигәнлеге риваять ителә: «Кем кое казып, [җирдән] су чыгарса, ул судан сусап эчүче һәр җен, кеше һәм кош өчен Кыямәт көнендә Аллаһтан әҗерен алачак»

Ә безгә, Түбән Новгород өлкәсендә, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә, ташландык чишмәләрне шулай торгызырга, Аллаһ каршында савап эшләргә нәрсә комачау итә соң? Битарафлык, бары тик битарафлык – үзебезнең тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, Аллаһ биргән табигатькә, сәламәтлегебезгә битарафлык, сансызлык безне менә шундый пошмас, туң йөрәклегә әйләндерде. 


Газиз милләттәшләр, мишәр-татар халкы!

Әби-бабаларыбыз тезләнеп су эчкән, кадерләп саклаган, безгә мирас итеп калдырган, әмма хәзер онытылган, тапталган, ташланган чишмәләргә бүген сезнең ярдәм кирәк! Аларны яңадан торгызыйк, Татарстандагы кебек, чишмәләрне яңадан авылларның йөзек кашы ясыйк! Бигрәк тә, татар эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итәсебез килә! 

Һәр авылда бер чишмә булса да торгызыйк, кардәшләр! Бу изгелек өчен, халык сезгә гомер буе рәхмәт әйтер, кизләү күзен ачкан өчен, Аллаһы Тәгалә сезгә җәннәт ишекләрен ачар! 

Мөхәммәд пәйгамбәрнең болай дигәнлеге риваять ителә: «Кеше үлеп, кабергә кереп ятканнан соң да, җиде төрле нәрсә аңарга әҗер китерүдән туктамас: кем [исән чагында] гыйлем өйрәтеп калдырса; яисә елга суына юл ачса; яисә кое казып калдырса; яисә пальма агачы утыртып калдырса; яисә мәчет төзеп калдырса; яисә [берәрсенә] Коръән китабын мирас итеп калдырса; яисә үлгәннән соң үзе өчен кичерү сорап дога кылачак бала калдырса».

Ягъни, халыкны коелы-чишмәле итү – ул мәчет салдыру белән бер дәрәҗәдә саваплы гамәл, һәм аның әҗере, үзең үлгәч тә, сәдака булып сиңа килеп торачак. Бу язда ук шушы изге эшне – чишмәләр проектын башлыйк, туганнар!!! Чишмәләр белән бергә, авылларга иманлы тормыш кайтачак, нур, бәрәкәт кайтачак, иншәәАллаһ! 

 Хөсәен АЙМАЛЕТДИНОВ,

 Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,

 Түбән Новгород өлкәсе төбәк тарихчылары

Комментарии