Бакчабызга ямь керде

Безнең бакчачылык ширкәте «Сокол» дип атала. Аңа 1991нче елда Арча районына караган, кайчандыр «Кишмәт» авылы булган буш урынга нигез салынган. Бу авыл ике елга киселешенә урнашкан булган, бер ягында – «Казансу» елгасы, икенче ягы бакчачылар «Алтынка» дип атап йөрткән елгага терәлеп торган. Авылның таралуы юл юклыктан булгандыр инде, монда килеп җитү өчен Казан-Арча юлыннан төшеп, 15 чакырым кыр юлыннан үтәргә кирәк. Язын-көзен, көчле яңгырлардан соң махсус машиналар яки трактор белән генә үтеп була. Әле кыр юлын уңышлы гына узып китә алсаң да, бик тирән, ярлары текә коры елганы тракторсыз кичеп чыга алмыйсың. Бу елгада яңгыр вакытында бик күп бакчачылар машиналары белән батып калгалады. Аларны «Тимерче» авылыннан трактор белән килеп, тау башына тартып менгерәләр иде. Бакчачылар юллар өзелгән вакытта электричкадан «Чүриле» станциясендә төшеп, өч чакрымны җәяүләп кыр юлыннан киләләр. 
«Кишмәт» авылы бу урынга Иван Грозный вакытында урнашкан дип фаразлана. Бу тирәдә башта татар авылы булган дип тә сөйлиләр. Бакча күршебез Фәрит бабай өе янында бик зур таш бар, ул аны бакча алгач, нигезгә салырга дип тау башыннан алып төшкән булган. Мин аннан: «Бу ташны нишләп нигезгә салмадыгыз?» – дип сорагач, «Салмадым, кабер ташы, анда бик борынгы язма бар», – дип әйткән иде. (Ул вафат инде, урыны оҗмахта булсын.) 
Бакчабызга килү юлы бик үк яхшы булмаса да, үзе бик матур урынга урнашкан. Монда олылар җәй буена тора, якында гына тәмле, шифалы сулы чишмәләр, әйтеп үткән коры елганың битләрендә җир җиләкләре, көзен гөмбәчеләр чиләк-чиләк гөмбә җыя.
Язмамның башын «Бакчабызга ямь керде» дип башлаган идем, аның сәбәбе шул: бакчабызда өйләргә электр тогы килә торган баганаларыбыз бик тузган. Күбесе менә авам, менә авам дип кенә торалар иде. Көчле җил чыккан вакытларда әледән-әле электр бетеп тора иде. Ниһаять, быел бакчабызда Әлфия Ибраһим кызы, Гүзәл Рафаил кызы, аның ире Сергей Иван улларның тырышлыгы аркасында яңа баганалар утыртып, бөтен техник чараларын үтәп, өйләргә яңа электр чыбыклары суздылар, чыгымнарын бакчачылар үзләре күтәрде. Бакчабызга инде 32 ел. Үз кишәрлекләренә өйләр салып, бакчаны ямьләндереп, чистартып торган күп бакчачылар инде бакыйлыкка күчеп китте. Бик күп буш кишәрлекләрдә моңаеп торган өйләр утырып калды. Бу кишәрлекләрне биек-биек агачлар үсеп, чүп үлән басып китте. Баганаларны утыртыр алдыннан аллеяларны, буш кишәрлекләр янындагы баганалар утыртасы урыннарны чистартырга кирәк иде. Бу эштә, инде олы яшьтә булуларына карамастан, яшьләрдән калышмыйча, олыларыбыз да бик актив катнаштылар. Аларга яшьләр, ашыкмыйчарак, ял итебрәк эшләгез, дигәч, «без пенсионерлар гына түгел әле, пионерлар да», дип шаярталар иде. Бакчачыларыбызның тырышлыгы аркасында бакчабыз тагын да матурланып, күңеллеләнеп китте. 
Баганаларны, электр чыбыкларын һәм башка кирәк-яракларын бакчабызга алып килүне «Скайвижон» оешмасы директоры Ибрагимов Тимур Александр улы оештырды. Ул әле үз эшен җиренә җиткереп башкаручы «ПСКА–ГРУПП» оешмасын да тәкъдим итте. Баганаларны утыртканда, электр чыбыкларын тартканда бу оешма эшчеләре бөтен күңелләрен биреп, бакчачыларга уңайсызлыклар китермичә, тырышып эшләделәр. Фирманың директоры Сөнгатуллин Адель Камалетдин улына, хезмәткәрләре Фидан Мансур улына, Илдар Айдар улына, Марат Чулпан улына, Денис Сергей улына һәм өстә исемнәре аталган бакчачыларга барлык бакчачылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга, бакчачыларыбызга исәнлек-сулык, уңышлар теләп калам.
Вакыйф КЫЯМОВ, 
Казан шәһәре

Комментарии