Безнең авылга да кояш елмайды

Безнең авылга да кояш елмайды

Кукмараның Тырыш авылында заманча җиһазландырылган яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Искесен, минем телдә «тавык кетәклеге»дип йөртелүче медпунктны, 1981нче елда Сәрдекбаш авылындагы бер әбинең иске йортын бирегә күчереп салып урнаштыралар. Ничәнче елда төзелгән йорт булгандыр, әмма Тырыш авылы халкына 44 елга якын хезмәт итте. Бүгенге көнгә кадәр медпункт дип йөртелүче бу йорт бик тузды. 5 ел элек Тырыш авылына фельдшер булып Янцыбы авылыннан яшь егет Наил Фәйзрахманов килде. «Беренче тапкыр ишекне ачып керүгә күзләрем маңгайга менә язды. Идән ярыклары бәби башы сыярлык, тәрәзәләре ике катлы, кышка дип куелган капроны да алынмаган, миче җимерек, баскыч төбендәге идән сайгаклары череп беткән. Процедуралар ягы да кеше керә торган түгел. Канализация юк. Юына торган җирендә элеккеге умывальник тора. Иң беренче башыма, суны каян аласы да, кая түгәсе була икән, дигән сорау килде», – дип сөйләгәне истә. Электр белән җылытылган медпунктыбыз бик суык, укол ясатырга дип баргач аяклар өшеп кайта иде. Фельдшерыбыз кыш көне итек киеп, төшкә кадәр өстендәге курткасын да салмыйча кабул итеп утырды. Чирләп барсаң да кеше булмаса гына үзеңнең хастаң турында сөйлисең. Чөнки кабул итү бүлмәсе белән чират көтеп тору урынын бер юка такта гына бүлеп тора. Төкереген дә йотмыйча тыңлап торучы авылдашларың янында зарланасы да килми бит. Егет кеше булгач башта уңайсызланган идек. Ягымлы, эчкерсез, сабыр фельдшерыбызны авыл халкы бик тиз үз итте. Әти-әнисенең каты авыруы белән көрәшүе дә, аннан безнең якка килеп эшләве дә җиңел булмагандыр аңа. Эшли башлаган беренче елларында ук, яшь кеше түзмәс мондый шартларда, эшләмәс, китәр дип уйлаган идек...

Бүгенге бәйрәмдә үзара, «Ияләнгән идек, бик җайлы кеше булды» дип үзен хөрмәтләп искә алды тырышлылар. Элеккеге фельдшерыбыз, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, 22 ел, карлы-бозлы, яңгырлы көннәрдә тездән пычрак ерып, (ул эшләгән елларда асфальт юллар юк иде. Көзге яңгырлы көннәрдә дамбадан йөри торган булмый. Кышкы бураннарда юлларны ачучы тракторлар җил тынгач кына килә иделәр) сигез километр ераклыкта урнашкан Каенлык авылыннан җәяүләп килеп эшләп йөргән Сәлахова Венера апаның бу бәйрәмгә чакырылмавына бик аптырадык. Туры сүзле, кешелекле табиб булды. Авыл халкы әле дә сагынып искә ала үзен. Бу урында мәртәбәле олы кешеләрнең «Үткәнен оныткан җитәкченең, алга карашы өметсез», дигән сүзләре бик урынлы. 

Биш ел эшләгәннән соң, фельдшер егетнең эштән китәсен ишеткәч, бәлки заманча медпункт булса эшеннән китмәс тә әле дигән уй белән яңа ФАП артыннан йөреп карарга булдым. Кайдан башларга белмәгәч, җирлек башлыгына шалтыраттым. «Аерым гына медпункт булмый, мәктәп, детсад бергә бер бинада булачак», дигән сүзләрен еш ишетергә туры килгәнгә, монда өмет юк дип, Вахит хуҗалыгы җитәкчесе Нафыйк Факиловичтан ярдәм сорадым. «Мин дә сөйләшермен, йөр, булышырмын» дигәч тәвәккәлләп тотындым. Бер керүдә үк бик яхшы киңәшен биргән район башлыгы урынбасары Резидә Нурисламовна Гаянова турында, их районыбызда менә шундый, кеше аермый торган, кешене кешегә саный торган җитәкчеләр күп булса иде, дип уйлап куйдым. Аның киңәше белән район башлыгы Сергей Димитриевич исеменә хат язып, (хатны район гәҗитендә баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Лилия Нургалиевага биреп төзәтмәләр керттердем) авыл буенча имзалар җыеп район башлыгы янына бардым. Билгеле, җирлеккә кагылышлы мәсьәлә булгач авыл җирлеге башлыгын да чакырганнар. Район башлыгы Сергей Димитриевич янына беренче керүем иде. Үтенечебезне тыныч кына тыңлады, булыр дип ышандырды һәм сүзендә торды. Безгә мондый заманча ФАП бик кирәк иде. Барлык Тырыш авылы халкы исеменнән Сергей Димитриевичка, Резидә Нурисламовнага, авыл өчен нәрсә сорасаң да һәрдаим ярдәм итеп торучы Нафыйк Факиловичка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кабат шуны әйтүне дә кирәк саныйм, безгә кояш Нафыйк Факиловичның сөйләшүе нәтиҗәсендә генә елмайды.

Тагын бер яңалыкны җиткерәсем килә. Үз гомеребездә беренче тапкыр Тырыш авылы халкын үз авылдашыбыз, яшь фельдшер Галиахмәтова Алсинә Рашит кызы дәвалый башлаячак. Дару белән генә түгел, якты йөзе, тәмле теле белән дә дәвалый ала торган табиб булуына чын күңелдән ышанып, аңа хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.

Фәридә ХИСАМОВА,

Татарстан, Кукмара районы Тырыш авылы

Комментарии