«Безнең гәҗит» җавап эзли

«Безнең гәҗит» җавап эзли

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызга төрле мөрәҗәгатьләр, сораулар күп килә. Күбесендә урынга барып, мәсьәләгә ачыклык кертүебезне сорыйлар. Шулай эшлибез дә – чыннан да журналист тикшерүе кирәк булган проблемаларны урынга барып, бөтен якның да фикерен исәпкә алып яктыртабыз. Тик безгә килгән сораулар арасында авыл җирлегенә кереп яки районга шалтыратып та хәл итеп була торганнары күп. Борын төбендәге авыл идарәсенә яки районга мөрәҗәгать итәсе урында, Казанга кадәр хат язуның сәбәбе газета аша эшләсәк, үтемлерәк булыр, дип уйлаудамы икән?.. Шулай да без редакциягә килгән бер хатны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Бүгенге сәхифәбездә дә безгә мөрәҗәгать иткән укучыларыбыз сорауларына җавап табар.

ТЫНЫЧЛЫКТА ЯШИСЕМ КИЛӘ!

Мин Зәй шәһәре Ленин урамында 5 катлы йортның беренче катында яшим (Ленин ур., 1а йорты). 2013нче елда минем тәрәзә каршында баскетбол мәйданчыгы ясап куйдылар. Шунда зурлар җәй буе баскетбол уйнады. Алар иртәнге 10нан кичке 9га кадәр әлеге мәйданчыкта кайнаша. Җәй буе тәрәзәләрне саклап утырдым, өйгә керсәм дә, даң-доң туп бәргән тавыш ишетелеп торды. Быел да шул хәл булачак инде, шуны котым очып көтеп торам.

Безнең Зәйдә зур стадион, бик зур парк бар, мәктәп тә янәшә генә, ишегалды да бик иркен. Шул баскетбол мәйданчыгын ясап куярга минем тәрәзә төбеннән кала башка урын юктыр шул! Мин бит өске катларда яшәүчеләрдән күбрәк акча түлим, өстәвенә, инсульт кичердем, III төркем инвалид, сәламәтлек саклау ветераны. Минем әзрәк тынычлыкта яшәргә хакым бардыр бит?! Шушы баскетбол мәйданчыгын башка җиргә күчерсеннәр иде.

Татьяна ЛИФАДЕЕВА.

Зәй шәһәре.

Иң беренче эш итеп, Зәй районы башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туристлык идарәсе җитәкчесе Петр Сергей улы Уразайкин белән элемтәгә кердек. Ул, сорауга җавап биргәнче, Ленин урамындагы 1а йортын һәм аның янәшәсендәге мәйданчыкны барып карап килде. «Безнең идарәнең бу спорт мәйданчыгына бер катышы да юк. Ул «Уңайлы йорт» торак милекчеләре иптәшлегенеке. Барып карап килдем, бик матур итеп эшләнгән. Бер якта – швед дивары, икенче якта – баскетбол мәйданчыгы. Подъездга якын урнашмаган бит ул, тиешле ара калдырылган анда», – дип бераздан соң шалтыраткан Петр әфәндедән менә шундый җавап алдык.

«Уңайлы йорт» торак милекчеләре иптәшлеге рәисе Римма Никифорова белән дә элемтәгә кердек. «Бик матур мәйданчык ул безнең. 2012нче елның җәендә кулланылуга тапшырылды. Аны беркая да күчерергә җыенмыйбыз, беркемгә дә зыяны тигәне юк әле. Киресенчә, ял итү өчен дә, спорт белән шөгыльләнергә дә менә дигән урын. Татьяна ападан кала башка беркемнең дә зарланганы юк. Мәйданчык белән йорт арасында стандартларга туры китереп, тиешле ара калдырылган, бөтен нормалар да сакланган. Моңарчы бер тапкыр да Татьяна апаның тәрәзәсенә туп тигәне булмады әле, моннан соң да булмас», – диде Римма Дмитрий кызы.

Авыру рульгә утырса…

Узган ел Русиянең бер шәһәрендә бер автобус өч җиңел машина өстенә менгән иде. Зур автобусны йөртүче гаепле дип табылды. Ул эпилепсия белән чирләгән һәм рульдә барганда моның өянәге кузгалган. Әлеге авыру шофер аркасында автобустагы халык та, машина ияләре дә күпсанлы җәрәхәтләр алган, 5 кеше үлгән дә иде.

Менә Сарман районы, Алга авылында да андый адәм бар. Ул кеше эпилепсия белән чирли, II төркем инвалид, өстәвенә психиатрия диспансерында исәптә дә тора. Аның шундый икәнен белә торып, права тоттыру үзе зур җинаять бит инде! Аның да юлда өянәге кузгалмас дип кем әйтә ала? Без күрше авылда торабыз, тик үзебез дә, балаларыбыз да шул кеше йөри торган юлдан йөрибез бит, Аллаһ үзе сакласын инде. Менә шундый кешегә ничек права бирәләр икән?

Рәзимә ГАТАУЛЛИНА.

Сарман районы, Саклау-Баш авылы.

Рәсми җавап ишетү ниятеннән, Сарман районы прокуратурасына шалтыраттык. «Тикшерергә кирәк. Кем белә, бәлки, ул кешенең машина йөртү таныклыгы да юктыр әле, законсыз гына йөридер. Безгә килеп, телдән яки язмача мөрәҗәгать калдырырга кирәк. Без башта ЮХИДИгә хәбәр бирәбез, алар әлеге кешенең правасы бармы-юкмы икәнен карап әйтә. Әгәр машина йөртү таныклыгы бар икән, 5-6 табибтан комиссия төзеп, авыру дигән кешенең сәламәтлеге тикшерелә. Алар ачыклый да инде кешенең машина йөртә алу-алмау дәрәҗәсен. Эпилепсиянең дә төрле стадияләре була бит, шуңа күрә монда кистереп кенә бернәрсә дә әйтеп булмый», – дип җавап бирде Сарман районы прокуроры урынбасары Айнур Нәҗип улы Хаҗиев.

 

Мин ник стационарда дәвалана алмыйм?

Безнең Зәй шәһәрендә ветераннар өчен «Радость» дип аталган бик яхшы ял итү үзәге эшли. Ул ике бүлектән тора: көндезге һәм ятып дәвалана торган, ягъни стационар. Көндезге бүлектә дәваланучылар иртәнге 9да киләләр, көндезге 1дә кайтып китәләр. Миңа 90 яшь тула инде, үзем II төркем инвалид, 40 ел балалар белән эшләдем, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Сәламәтлегем көндезге бүлеккә йөрергә мөмкинлек бирми, шул сәбәпле стационарда ял итәсем килде. Бүлек мөдиренә шалтыратып белештем. Ләкин ул мине шатландырмады. Мин Зәйнең үзеннән булгач, ятып дәвалана торган бүлеккә керергә хокукым юк икән. «Өстән», имеш, аларга шундый күрсәтмә булган: стационарга авыл кешеләрен генә кабул итәләр. Хастаханәдән килеп, исәнлегемне тикшереп торалар, имеш, Бөек Ватан сугышы ветеранының хатыны сәламәт булсын. Ә ял итәргә ярамый! Моны ничек аңларга? Шушыны ачыклавыгызны үтенеп сорыйм.

Рабига әбиегез ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Зәй шәһәре.

Укучыбызның соравына «Радость» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Лидия Ларионова җавап бирде: «Министрлар Кабинетының 1016нчы Карары нигезендә, Зәй шәһәрендә яшәүчеләр көндезге бүлектә генә дәвалана ала. Ә стационарга башка шәһәрләрдән һәм Зәй районы авылларыннан кабул итәбез. Көндезге бүлеккә йөри алмыйм, дип зарлана торган түгел, безнең үзәктә кешеләрне килеп алу һәм өйләренә кайтарып кую өчен транспорт бар. Дәваланучыны, шәһәрдә нинди ераклыкта торуына карамастан, бернинди проблемасыз килеп тә алабыз, смена ахырында кире илтеп тә куябыз. Рабига апага безнең үзәккә йә шалтыратырга, йә килеп гариза язарга гына кирәк. Май бәйрәмнәре вакытында бездә ветераннар өчен махсус программа эшли».

Миңа нинди льгота тиеш?

Әтиемне 1937нче елда кулга алганнар. Элек сайлауда катнашырга бөтен авыл халкы җыела торган булган. Кем риза, кем каршы – кул күтәрергә кушканнар. Ә безнең әти, әллә ишетмәгән, әллә аңламаган, кулын күтәрмәгән. Шуның өчен әтине сайлаудан чыгуга алып та киткәннәр, өйгә кереп чыгарга да рөхсәт бирмәгәннәр. Миңа ул вакытта 3 яшь кенә булган. Әтине әни сөйләүләре буенча гына төштә күргән кебек кенә беләм.

Әтигә 6 ел биргәннәр. Шуның 3 елын утыргач, ул төрмәдә үлгән. Нахакка утырганнарны аклый башлагач, безнең әтигә дә чират тигән. Аны 2000нче елда аклаганнар. Мин әле моны белмәс тә идем, кызым интернетта казынып утырганда юлыккан әти турындагы мәгълүматка. Анда барысы да тәфсилләп язылган икән. «Безнең гәҗит»тә басылган «Капкынга эләкмәм микән?» дигән язманы укыган идем, шул сәбәпле сезгә язарга булдым. Миңа әти өчен нинди дә булса льгота каралганмы икән? Пенсиягә әзрәк акча өстәлмәсме, дип тә уйлыйм. Нинди документлар кирәк икән?

Асия апагыз.

Чаллы шәһәре.

Укучыбызның соравына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан мондый җавап килде: «Русия Федерациясенең 1991нче елның 18нче октябрендә кабул ителгән 1761-1нче «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында»гы Карары нигезендә, сәяси репрессия корбаннары дип түбәндәге кешеләрне әйтергә була:

– репрессия вакытында әти-әниләре яки алар урынына калган кешеләр белән бергә сөргенлектә яки төрмәләрдә булган балалар;

әти-әнисенә яки аларның берсенә сәяси сәбәпләр аркасында нахак хөкем чыгарганда һәм репрессияләгәндә балигълык яшенә җитмәгән балалар.

Ирегеннән мәхрүм ителгән җирдә вафат булган һәм вафатыннан соң акланган кешеләрнең балалары, тормыш иптәше, ата-анасы сәяси репрессиядән зыян күргәннәр исемлегенә кертелә. Реабилитацияләнү турындагы документны хокук саклау органнарыннан алырга мөмкин.

2004нче елның 22нче августында кабул ителгән 122нче Федераль Закон нигезендә, сәяси репрессия корбаннарына социаль ярдәм күрсәтү РФ субъектлары карамагына тапшырылган. Татарстан Республикасында ул 2004нче елның 8нче декабрендә гамәлгә кергән 63нче «ТР халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы Закон буенча башкарыла. Тиешле льготаларга ия булу өчен, социаль ярдәмгә хокук бирә торган таныклыкны җирле социаль яклау органына тапшырырга кирәк. Әлеге таныклыкны, реабилитацияләнү турындагы документ булган очракта, шул ук социаль яклау үзәгендә бирәләр».

Студентларга ташлама юк

Безнең Кама Аланы бистәсендә «Олимп» дип аталган бик матур Боз сарае бар. Зур шәһәрләрдәге Боз сарайларыннан бер дә ким түгел ул. Тик менә бәяләре генә «тешли». Әле узган ел гына бер сәгатькә 50 сум түләп кереп, рәхәтләнеп шуып чыккан идек, быел студентларга да бәяне 100 сум ясап куйганнар. Билет сатучылардан: «Ни өчен шулай кыйммәт? Мәктәп укучыларына һәм студентларга ташлама да юк», – дип сорагач, алар җилкә генә сикертә, янәсе, җитәкчелектән сорагыз. Боз сараеның директорына үзебез генә чыга алмагач, сезнең аша җавап эзләп карарга булдык. Утка түләү арта, шул сәбәпле без дә бәяне арттырабыз, дигән җавап булырга мөмкин дә түгел. Ник дигәндә, Боз сараеның «Олимп» дигән атамасы да, бина эчендәге кайбер язулар да яктыртылмый, гәрчә яктыртыла торган итеп эшләнгән булса да…

Лилия ГАЛИМОВА.

Кама Аланы бистәсе.

«Олимп» Боз сараеның директоры Валентина Александр кызы Ваганованы без дә бик озак вакыт «тота» алмадык. Ниһаять, элемтәгә кергәч, директордан мондый җавап алдык: «Без 2011нче елга кадәр Боз сараена керү бәясен күтәрмәдек. Тик торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп артып тора. Шул хезмәтләр өчен чыгымнарны каплау ниятеннән, без дә билет бәясен күтәрергә мәҗбүр булдык. Хәзер 14 яшькә кадәрге балалар 50 сумга керә ала, үз тимераяклары белән булсалар, билет 35 сум. Олылар өчен керү – 100 сум (шәхси тимераяклар белән – 80 сум). Студентлар өчен ташлама каралмаган. Без бәяне ел саен аз-азлап та арттыра ала идек, тик алай эшләмәдек, шуңа күрә быел кисәк «кыйммәтләнергә» мәҗбүр булдык. Бөтен җирдә экономияләү бара. Без дә Боз сараеның элмә тактасын һәм бина эчендәге кайбер язуларны, электр энергиясен экономияләү максатыннан, зур бәйрәмнәр вакытында гына яндырабыз. Ә боз өстендә утлар даими янып тора».

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Комментарии