- 14.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Җәйге каникулның беренче ае да узып китте. Июнь аенда бер төркем бала Тымытык урта мәктәбендә оештырылган «Шатлык» лагерында ял иткән иде. Лагерьда ял бик күңелле узды. Күңелле булмаслык та түгел шул! Балалар өч мәртәбә Азнакайга мультфильм карарга бардылар, Азнакай музеенда булдылар. Әле мәктәпнең үзенә дә кино һәм Планетарий килде. Хәтта Әгер авылындагы теплицага экскурсиягә дә бардык. Менә 10 ел инде ирле – хатынлы Җәмилә һәм Вазыйх Корбановлар уллары Илдар белән 1 га мәйданда кыяр, 1 га мәйданда помидор үстерүне оештырганнар. Соңгы 2 елда бакча җиләге дә үстерәләр икән. «Сез монда кыш көне килегез. Тышта ап-ак кар, ә теплица эчендә –яшеллек», – дип озатып калды Вазыйх абый. Буш кул китмәдек юмарт хуҗалардан, лагерь балаларына күчтәнәч итеп, 3 тартма кыяр биреп җибәрделәр.
Балалар да ял итеп кенә ятмады, лагерь башланган көннән алып төрле концерт номерлары әзерләдек. Максатыбыз – күрше авыл лагерьларына барып та концерт кую иде. Тымытык музыка мәктәбе укытучысы Мостаева Л.И. лагерьга йөрүче балалардан «Кашыкчылар ансамбле» оештырды. Номерлар әзер булгач, күрше Урсай һәм Сарлы авылы лагеры балаларына, авылыбызның «Аккош» балалар бакчасына, мәктәбебезнең безне тәмле ашлар пешереп сыйлаган пешекчеләренә, техник хезмәткәрләргә концерт куйдык. Әле тагын да куярга иде исәбебез, лагерь көннәре генә бетеп китте.
Лагерь ябыласы көнне һәр балага сабын куыклары тараттык. Күккә кадәр күтәрелгән куыклар астында бии-бии, лагерьның эшен төгәлләдек. Балалар, үзләренә дип әзерләнгән 3әр пакет күчтәнәчләрен күтәреп, сөенә-сөенә кайтып киттеләр.
Халидә НУРГАЛИЕВА, Тымытык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, лагерь тәрбиячесе

Комментарии