- 15.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №27 (12 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хатыным Гөлнур Әтнә районы Иске Шимбер авылы кызы. Бәйрәмнәрдә, зиратка догалар укырга кайткач, данлыклы Ашыт елгасы буенда йөрибез. Салкын, тәмле сулы чишмәгә киләбез, суын эчәбез. Ашыт буенда үскән әрәмәләрне сагынып искә төшерәбез. Анда элек зур-зур әрәмәләр күп иде. Халык шуннан шомырт, балан, миләш җыйды. Бу әрәмәләр кемгәдер ошамады, ахрысы, зур-зур бульдозерлар белән эттереп тигезләделәр ул урыннарны. Авыл кешеләреннән сорап тормадылар. Ашыт буйларында йөргәндә яшьлек искә төшә. Хатыным Гөлнур шунда бер истәлеген сөйләп алды:
– Җәйге каникулларда колхозда төрле-төрле эшләр башкарабыз. Кич белән елга буена кичке уенга җыелабыз. Җырлы-биюле уеннар уйныйбыз.
Армиядән кайткан күрше егете М. минем дус кызым Ф.га гашыйк булды. Дус кызым кичке уенга чыкмаган бер кичтә әлеге егет белән Ашытның аргы ягына чыгып керергә булдык. Күрше авыл болыны безгә терәлеп тора. Печәне чабылган, әле җыелмаган. Кич бушка узмасын, өйгә берәр көлтә печән алып кайтыйк, дип киңәш бирде М. Озын салкын кышларда терлекләргә ашатырга ярап куяр. Зур-зур ике бәйләм печән бәйләп куйдык. Мин үземнекен селкетә дә алмыйм. М. башта миңа дигән печәнне безгә кадәр кайтарып куйды, аннары үзенеке артыннан киттек. Анысы тагын да зуррак, күтәрә торган да түгел. Миңа да булышырга кушмый. «Менә шушы печәнне өйгә кадәр алып кайта алсам, Ф.га өйләнәм», – дип сөйләнә. Әле бит тау да менәсе бар. Тәки алып кайтып җиткезде. Ф. белән гаилә корып, өч бала үстерделәр.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии