Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЯВЫЗ ИВАН КҮЛӘГӘСЕ КАЙЧАН БЕТӘР?
Октябрьдә Явыз Иванның Казан мәмләкәтен яулап алуына 471 ел була. Бу фаҗигане безнең халкыбыз һәрвакыт исендә тота. Шул ук вакытта илне саклап торган бабаларыбызны искә төшереп тору мөмкинлегебез чикләнгән. Казанны алуда һәлак булган урыс сугышчыларына һәйкәл тора, ә безнең бабаларыбызның хәтта рухына халык җыелып дога кыла алмый. Узган гасырның 90нчы еллар башында демократик җилләр искәндә, Кремль стенасы кырыена таш куелган иде. Анда Казанны саклап һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә һәйкәл булачак, дип язылган иде. Ләкин 2010нчы елларда бу таш юкка чыкты. Димәк, һәйкәлгә ясин чыктылар. Җәмигъ мәчете белән дә шул ук хәл. Проектта булган әлеге мәчетне шәһәр читенә салырга булдылар. Имеш, бу урынга җир асты сулары якын. Бу – юк сүз, күз буяу. Казан шәһәре бөтенләй су өстендә тора. Мин моны 50 елга якын җир астыннан кара алтын чыгарган инженер буларак язам, без моны яхшы беләбез. Бу Казан шәһәрендә азан тавышын ишетергә теләмәүчеләр теләге. Ул кемгәдер йокларга ирек бирми. Бу бит 21нче гасыр! Җитәкчеләребез: «Без булдырабыз!» – дип мактанырга ярата. Һәм булдыралар да. Халкыбызның күп кенә зыялыларына ясалган һәйкәлләрне куярга да оялып йөриләр. Ел азагында христианнар Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә хач йөреше уздырды, тәре һәм байракларын күтәреп, урам буйлап үтте. Миңа калса, бу маршның башында Явыз Яван күләгәсе бара иде. Безнең халык эшчән, тырыш һәм сабыр ул. Ләкин күктәге кояшны менә бу күләгә капламасын иде.     
Әнәс ФӘХРИЕВ,
Минзәлә районы
ҖАНЫБЫЗ ТЫНЫЧМЫ?
Хәзерге вакытта җан вә күңел тынычлыгына ирешү җиңел түгел. Кешеләр һаман ашыга, ял итәргә дә вакытлары юк. Өстәвенә, мәгълүмат та күбәеп китте. Бүген без еш кына вак-төяк нәрсәләргә дә борчылабыз. Һәрбер кеше күңел тынычлыгына үзенчә омтыла. Кемдер аны матди байлык туплауда күрә. Икенчеләре аны ниндидер социаль статуска ирешү юлында эзли. Күңел тынычлыгы ул – кешенең эчке рухи халәте. Кемдер азга да риза булып, үзенә җан тынычлыгы таба. Кемдер моңа ирешә алмый. Җәмәгать, ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ТУФАН КЕБЕКЛӘР КИРӘК!
29нчы июль көнне «Яңа гасыр» телеканалында Туфан Миңнуллин турында тапшыру булды. Башыннан азагына кадәр карадым. Безнең кебек ул да – сугыш чоры баласы. Ничек интеккәннәре хакында сөйләде. Ул депутат булып хезмәт иткән чакларда сессияләрдә гел гади халык яклы булды. Татар телендә ялкынлы, кайнар чыгышлар ясады. Ул һаман да истә. Ничек матур итеп, үтемле сөйли иде бит. Хәзер дә Фәндәс Сафиуллин һәм тагын алар кебек үз сүзен курыкмыйча әйтә торган өч-дүрт депутат булса, сугыш чоры балаларына әзме-күпме ярдәм күрсәтелер иде кебек. Безнең Татарстан гел беренче урында, дип сөйлиләр, тик сугыш чоры балаларына ярдәм итүче юк. Акча бар, әмма ул спорт һәм мәдәнияткә сарыф ителә. Ярый, алды-арты хәерле булсын, илләребез тынычлансын иде. 
Мөҗаһидан МОРТАЗИН, 
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
НИЧЕК УКЫРГА?
Кеше үлсә, шул ук көнне аның рухына багышлап 41 мәртәбә «Мөлек» сүрәсен (халык телендә «Тәбәрәк» диелә) укырга кирәк, имеш. Элек андый нәрсә юк иде. Бу яңалыкмы, әллә муллаларның саташуымы? 
Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ,
Әтнә районы
Соравыгызны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык. Ул болай дип җавап бирде:
– Безнең диндә «кирәк» дигән сүз юк. Кирәк ул – фарыз, ягъни тиеш дигән сүз. Менә безгә, мөселман кешесенә, көненә биш вакыт намаз укырга фарыз. Ә үлгән кеше рухына шушының кадәр ясин, шуның кадәр башка сүрә укылырга тиеш дигән катгый кагыйдә юк. Барысы да мөмкинлектән чыгып эшләнелә. Әгәр укый аласыз икән, әйе, шул күләмдә сүрәләрне укыгыз, мәрхүм исеменнән корбан чалдырыгыз – аның савабы мәрхүм рухына язылыр. Мөмкинлек бар икән, укысыннар, юк икән, зыянлы түгел.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
 

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп 

Комментарии