- 15.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Сезнең газетаны күп еллар алсам да, хат язарга туры килгәне булмады. Мин тыл һәм хезмәт ветераны, байтак медальләр иясе. Үзем 1930 елгы. 56 еллык хезмәт стажым бар. Шуның 36 елын Сельхозтехникада эшләдем. Гел коммунистик хезмәт ударнигы булдым.
Сельхозтехника бүген дә элеккечә эшләп тора, шул ук без эшләгән эшләрне башкара. Октябрь ае да үтеп китте, ә безне Өлкәннәр көнендә искә алучы да булмады. Кайбер оешмалар банкротлыкка чыккан булса да, аларның эшчеләрен барлап, бүләкләр бирелде. Ә безгә юк. Нишләп өлкәннәрне бертигез күреп, хөрмәт итмиләр икән?! Безнең буын кешеләреннән берәү дә тик ятмады, без булдыра алганча тырыштык.
Юныс ШӘРИПОВ.
Түбән Кама шәһәре.
Кечкенә бала Яңа ел бәйрәмен ничек зарыгып көтеп алса, сугыш чоры буыны Өлкәннәр көнен шулай ук көтә кебек тоела миңа. Балаларга ул көнне Кыш бабай зур игътибар күрсәтеп, тәмле бүләкләр тапшырса, кайчандыр якты киләчәк төзегән кешеләрне искә алып, рәхмәт әйтә торган 1 октябрь бар. Тик ул көнне бар өлкәннәргә дә бертигез игътибар күрсәтелсә икән ул. Үземнең дә игътибар иткән бар: кайбер әби-бабайлар 5-6 бәйрәмдә катнашып кунак була, ә кайберәүләр бөтенләй читтә кала. Бу очракта Юныс абый белән дә шулай булган. Янәшәдәге кешеңне хөрмәтләп, сине бар дип тә белмәсәләр, әлбәттә, кыендыр ул.
Юныс абыйның хәләле Нәсимә апаны ел саен зурлап искә алалар икән.
– «Менә син 56 ел эшләп бер күчтәнәч ала алмыйсың, әнә безне һаман онытмыйлар», – ди карчыгым. Аңа күчтәнәчен бирмәсләр дә, шул күчтәнәч алырлык 500-600 сум акчасын бирәләр. Ә безгә берни юк. Монда үпкәләмәс җирдән үпкәләрсең, – ди Юныс абый уен-көлке белән.
– Әйе шул, өлкәннәр көнендә читтә калдыралар аны, – дип Нәсимә апа да сүзгә кушыла.
– Яхшы эшләгәнгә медальләрем дә күп, юкса. 9 майга күкрәк тутырып тагып куям. Җәен авылга кайткач, шул медальләрне таккан идем дә берәү: «Бу үзен сугышта булдым димәкче була микән әллә, нинди медальләр таккан ул?», – ди икән. Миңа бу сүзләрне соңыннан гына ишеттерделәр. Алданрак ишеткән булсам, нинди медальләр икәнен, аларны ничек эшләп аласын аңлаткан булыр идем дә бит… Хезмәт медальләре икәнен аңлар иде. Берәүләр кебек 20 меңгә сугыш ветераны медале сатып алып йөрмәдек шул без, – дип рәнҗи Юныс абый.
– Сезнең таныш-белешләргә Өлкәннәр көненә нинди күчтәнәч бирделәр?
– Без җәйне авылда уздырабыз. Октябрь ахырлары иде микән, авылдан килдем дә, бер иптәшемә кереп, бүләк турында сорадым. Ул да минем кебек тыл ветераны. «Юк, бүләк бирмәделәр», – диде ул. Әйе, без сугышта катнашмадык, ләкин 12 яшьтән эшли башладык. Аякта чабата булса, бик яхшы иде инде ул. Син яшь кеше, чабата күргәнең юктыр. Менә шуны ясарга да вакыт бирмиләр иде, милиция белән килеп, кырга эшкә алып китәләр. Яланаяк йөрдең бит әле, моннан соң да берни булмас, диләр. Төнгә өйгә дә кайтармыйлар. Анда кайтсагыз, качып йоклыйсыз, сезне җыеп бетереп булмый диләр. Язын, көзен басуда төн кунган чаклар еш була иде. Менә шундый заманнарда яшәп, эшләп тә, бүген беркемгә кирәк түгел бит без.
Юныс абый, Нәсимә апа белән әңгәмә барышында, сүз ара сүз китеп, алар 4 балаларының җитеш тормышы, матур-батыр оныклары белән дә мактанып алалар. Шунда мин ул балаларның барысы да диярлек Түбән Камада төпләнеп калуын, даими рәвештә әти-әнисенә хәл белергә килүләрен, бары тик олы кызларының гына авылга кияүгә чыгуын белеп калам.
– Юныс абый, Җиңү бәйрәмендә дә искә алучы юкмы?
– Мәктәпкә чакырып, өстәл җәеп, кунак итәләр, сыйлыйлар. Концерт күрсәтәләр.
– Банкротлыкка чыккан оешмаларда эшләгән кешеләргә бүләк бирү турында каян белдегез?
– Монда бик күп оешма банкротка чыкты бит. Шул оешмаларның эшчеләренә Корабельная Роща урамындагы бер өйдә бүләк әзерләгән булганнар. Аларга да чакырып бүләк бирделәр. Ә менә сельхозтехника эшчеләрен искә алучы да юк. Без әллә ни күп кеше дә түгел юкса.
– Бу нисбәттән кая да булса мөрәҗәгать итеп карамадыгызмы?
– Шәһәр башкарма комитетына хат язган идем. Миңнехановка да языйм микән дигән идем, чөнки андый картлар бер мин генә түгел. Бар кеше дә үпкәләп ятадыр инде. Хәзер аңа язып та рәт чыкмаячагын аңлыйм, шуңа күрә язып тормыйм инде. Хакимият башлыгы урынбасарына да кергән идем инде. «Сез эшләгән оешма хәзер булмагач, берни эшләтә алмыйбыз. Үзем дә 20 мең сумга эшләп йөрим, ярдәм итәрлек хәлдә түгел», – диде.
Бу дәгъвага Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Сәмигуллин болай дип җавап бирә:
– Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 57 мең пенсионер яши. Районыбызның предприятие һәм оешмалары Халыкара өлкәннәр көне кысаларында лаеклы ялда булган үз хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү кебек чаралар оештыра. Кызганыч, ил икътисады базар шартларына күчү чорында, барлык пенсионерларның өчтән бер өлеше, үз оешмаларының банкротлыкка чыгуы, ябылуы аркасында, алар белән бәйләнешен югалтты. Юныс Шәрипов эшләгән «Сельхозтехника» оешмасы 2005 елда башка авыл хуҗалыгы оешмалары белән бергә «Бәхетле-Агро» составына кертелде. Ул барлык эшкә сәләтле кешеләрне һәм техниканы үзенә алса да, пенсионерлар аңа беркетелмәгән. Киләчәктә әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, шундый өлкәннәр өчен Ветераннар советы төзү планлаштырыла.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең «Халыкара өлкәннәр көнен уздыру турындагы» карары нигезендә, үз оешмалары булмаган пенсионерлар өчен һәр елны шәһәр һәм торак пунктлар мәктәпләрендә 1 октябрьдә бәйрәм чаралары (концерт, төшке аш) уздырыла. Шулай ук түләүсез чәч алдыру, мунча керү дә каралган. Аларда Юныс абый да катнаша ала, ләкин әлегә аерым бүләкләү каралмаган, – ди ул.
Түбән Кама районы башкарма комитетының әлеге мәсьәләне хәл итәргә тырышуы һәм Ветераннар советы төзергә җыенуы мактауга лаек күренеш, әлбәттә, һәм боларның кайчан да булса тормышка ашачагына ышанасы килә. Бу вәгъдә сүздә генә калмасын иде.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Түбән Кама-Казан.

Комментарии