- 16.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Укытучылар – суд залында» (11 апрель, 2012) язмасында Фәния Габдуллинаның үз укучысы Сережага сугып, умырткасын сындыруда гаепләнүе, укучының әнисе Ларисаның суд бинасында гауга куптаруы турында язган идек. Аннан соң да суд утырышлары дәвам итте. Соңгысында исә, Лариса ханым чыгарган гаугада үземә дә яхшы гына төште.
Тагын бер кат искәртим: бик күп матбугат чаралары бу вакыйгаларны бары тик Сережа Павлов мәнфәгатьләрен кайгыртып, берьяклы гына яктыртты, укытучыдан интервью алган, аның фикере белән кызыксынып караган кеше булмады. Телеканаллар да әлеге суд утырышларыннан сюжет әзерләгәндә объективлыкка омтылмады. Гәрчә, суд залында күпчелек шаһитләр укытучы яклы булып чыгыш ясаса да. Безнең бу хакта яза башлавыбыз да, башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, ике яклы фикер бирү максатыннан иде.
«МИНЕ ДӘ ЭЗЛӘГӘННӘР»
Менә тиздән бу хәлләргә нокта куелачак, чөнки 23 майда хөкем карары кабул ителер дип көтелә. Тик аңарчы, соңгы утырышларда катнашкан шаһитләрнең күрсәтмәләре белән танышыйк. Язма басылганнан соң судта вакыйганың турыдан-туры шаһитләре – балалар да (Сережаның сыйныфташлары) катнашкан икән. Укытучы белән Сережа арасында утырган малай – Әмир биредә иң әһәмиятле шаһитләрнең берсе. Бу судны үзем күрмәгәч, Әмирнең әнисе Айгөл белән элемтәгә кердем һәм ул анда булган хәлләрне болайрак итеп сурәтләде.
– Без судка килгәч, Лариса миңа югары тонда: «Нәрсә, укытучыны якларга килдегезме? Сезне укытучылар җибәргән, алар сезне, судка килеп, миңа каршы сөйләргә котырткан», – диде. «Улым бары тик дөресен сөйләргә килде», – дип җавап биргәч, Әмиргә тотынды. «Без синең белән сөйләштек бит инде. Син башка төрле сөйләгән идең, ә хәзер икенче төрле сөйләргә дип килгәнсең…» Күрәсең, ул минем улым белән бу хакта мәктәптә сөйләшкән булган, чөнки бу хакта мин бөтенләй белми идем. Ларисага тынычланырга, бу «наездларын» туктатырга кушкач та, ул туктамады. Әмир судта: «Мин укытучының сукканын күрмәдем, андый хәл булмады», – дип әйтте. Байракчыгы төшеп киткән өчен генә сугарга укытучы җүләр түгелдер. Менә минем улым ул кепка һәм байракчыкларны бөтенләй алмаган, ул күп укучыга җитми дә калган әле. Димәк, байракчыгы булмаганнарны укытучы бөтенләй бәреп үтерергә тиеш була инде, әйеме?! Дөресен генә әйткәндә, судка баргач, үзем дә әйтермен дигән идем, онытканмын… Узган җәйдә мине Лариса эзләгән булган икән. Тикшерүче шалтыратып, аның минем белән күрешәсе килүен берничә тапкыр әйтте. Өебезгә дә тикшерүче үзе килде әле. Күрәсең, бу мәсьәлә буенча сөйләшеп аласы килгәндер, ләкин мин дөреслек яклы һәм укытучының бу эшне эшләмәвенә чын күңелдән ышанам. Әгәр андагы укытучыларга ышанмасам, Авиатөзелеш районыннан һәркөн улымны шунда укырга алып килмәс идем, – диде Айгөл Хәйретдинова.
БЕЗГӘ ДӘ ЭЛӘКТЕ!
Минем кебек гади күзәтүче өчен дә ачык күренә: судтагы күрсәтмәләр арасында каршылыклар, әйтелеп бетелмәгән урыннар байтак. Әйтик, ни өчен Сережа 15 июньдә зыян күреп тә, тәнендә кара көйгән урыннары 20 июньдә генә барлыкка килгән? Ни өчен бу күрсәткечләрне 5 көн дәвамында бер табиб та үз кәгазьләрендә күрсәтмәгән?
Сережаны тикшергән, ситуацион экспертиза үткәргән судмедэксперт Елена Губеева да соңгы суд утырышына килгән иде. Ул һәр организмның индивидуаль булуын, күгәргән эзләрнең берничә көн үткәч тә барлыкка килә алуын аңлатты.«Сез тикшергән рентген сурәтендә малайның исем-фамилиясе юк, аның Павловныкы булуын каян беләсез?» – дип сорады яклаучы. Суд-медэксперт исә, тикшерүчедән алынган мәгълүматларга таянып нәтиҗә чыгаруын ассызыклады. Кыскасы, хәтта рентген сурәтенең дә малайныкы булуын зур ышаныч белән әйтү мөмкин түгел әле.
– Без ситуацион экспертиза уздырдык. Сережа кемнең кайда утыруын һәм аңа ничек сугуын сурәтләп күрсәтте. Мин үзем педиатрия факультетын тәмамладым, шуңа күрә зур ышаныч белән әйтәм: ул яшьтә умыртка бик сыгылмалы була. Әгәр аңа кемдер сукса да, олылардагы кебек чатнамый, сынмый, ә кире үз халәтенә кайтырга омтыла. Шуңа күрә балаларда әлеге компрессион сынуны ачыклау бик кыен.
– Ә сез уздырган экспертизада укытучы катнаштымы?
– Юк, анда кемнең катнашасын хәл итәргә минем хокукым бар, укытучыны кирәк дип санамадым, – диде судмедэксперт Елена Губеева.
Фәния Габдуллина һәм аның яклаучысы әлеге судмедэксперт нәтиҗәләренә ышанмыйча, Мәскәү белгечләренә мөрәҗәгать иткән һәм үз экспертизасын үткәргән булып чыкты. Ләкин әлеге экспертиза нәтиҗәләре Казанныкына тулаем каршы килә. Судья ханым исә нигәдер бу экспертиза нәтиҗәләрен кабул итүне кирәк санамаган. Нәтиҗәдә, яклаучы соравы буенча, Мәскәүдәге 111нче суд-медицина һәм криминаль экспертиза үзәгенең медик-криминаль идентификация бүлеге җитәкчесе Леонов Сергей Валерьевич үзе үк Казанга, әлеге суд утырышына килгән иде. Судья ханым башта аны кертергә теләмәсә дә, соңыннан күнде һәм тәнәфестән соң аны да тыңларга ризалык бирде.
Тәнәфес вакытында хәлләр булды да инде. Лариса Павлова коридорга чыккач, әлеге экспертка янап кычкырырга тотынды.
– Сезнең ведомство дәүләттән 51 млн сум урлады бит инде, аферистлар, сезгә шул азмы?! Мин сезне бөтен дөньяга танытачакмын! Менә бу кеше минем улымны инвалид ясады! Сезнең балагыз бармы? Аның белән дә шундый хәл булырга мөмкин! Мин үз улым белән нәрсә булганны беләм! Монда кергәнче тагын бер тапкыр уйлап карагыз! Ләкин сезнең ведомство… Мин сезгә вәгъдә итәм! Быков (яклаучы – авт.), бу эштән алган акчалар сиңа яны белән чыгачак, рәхәтен күреп кал! Ә сез, балалардан урод ясыйсыз! Аларны алдарга өйрәтәсез! Аларның ни гаебе бар иде?!
Лариса ханымның кычкыруына сакчылар йөгерешеп килде. Аны тынычландырырга тырыштылар. Файдасы булса икән…
– Ә сез монда нишләп утырасыз? Алар ягында утыргач, аларны якларга килдегезме? Сез кем?! Кайсы газетадан?! – Бу сүзләр инде миңа адресланган иде. – Документыгыз кайда?! Мин сезнең нәрсә язганны тикшерәчәкмен!
– Телисез икән, телефонымны да калдыра алам. Әйтер сүзегез булса, шалтыратырсыз, – дидем.
– Мәскәүлеләрне тапканны сезне генә табармын, телефоныгыз кирәкми! – диде Лариса.
ТАБИБЛАР ДА БӘХӘСЛӘШӘ ИКӘН
Сергей Леоновның үз күрсәтмәләрендә эзлеклелек белән, Казан табиблары ясаган хаталарны санады, мисалларда аңлатты. Елена Губеева гына үз хатасын танырга теләмәде.
– Укытучының бер малай аркылы утыруы билгеле. Сережаның умырткасына шул дәрәҗәдә зыян китерү өчен, аңа нинди көч белән сугарга кирәклеген без физика законнары нигезендә исәпләп чыгара алабыз, – диде Сергей Валерьевич.
– Нинди физика? Без монда медицина турында сөйләшәбез, ә аның физикага бер катнашы да юк, – Казан судмедэксперты бу сүзләре белән хәтта мине дә аптырашта калдырды.
– Бәлки, сез белмисездер дә, – диде медицина фәннәре докторы, көлемсерәп, – ләкин безнең организмда баручы процесслар физика законнары белән дә тыгыз бәйләнгән. Хәзер хәтта махсус программалар да бар. Анда малайның яшен, буй озынлыгын, авырлыгын һәм башка параметрларын керткәннән соң, умырткасына шул дәрәҗәдә зыян китерү өчен аңа нинди көч белән сугарга кирәклеген исәпләп чыгарып була. Бер малай аркылы утырган укытучы шулкадәр көч белән Сережага суга алмый иде – монысы бер. Икенчедән, умыртка сөягенең тышкы ягында, һәр бүлемнең аскы ягында, ике якка карап торучы кечкенә сөякчекләр бар. Шулкадәр көч белән сугылган булса, иң беренче чиратта шул сөякчекләргә зыян килер иде, ләкин алар сау-сәламәт. Бу булды ике! Өченчедән, томограммада малайның умырткасы уң якка авыш булуына игътибар итегез, ә бу анда сколиоз булганлыгын күрсәтә…
– Бу органнарның шулай урнашуыннан килә, уң ягыбызда органнар күбрәк булу сәбәпле, умырткага көч килә һәм ул 30-40% кешедә уң якка авыш була, – диде Елена Губеева, аның сүзенә каршы килеп.
– 30-40% кешенең генә уң якта органнары күбрәкмени? Калганнарныкы тигез урнашкан да шуңа күрә турымы? – диде Сергей Леонов, көлемсерәп. – Менә сез улыгызны 3 ай буе корсет киеп урын өстендә генә ятты дип әйттегез. Космонавтлар әзерләгәндә уздырылган эксперимент турында ишеткәнегез бармы? Иң таза-сау егетләрне сайлап алып, хәрәкәтләрен тулысынча чиклиләр. Ярты елдан берсе кисәк кенә урыныннан тора һәм шунда ук янбаш сөяген сындыра. Кечкенә бала турында әйтеп тә торасы юк. Хәрәкәтләнмәгән сөяк үз көчен югалта. Малайның куллары, аяклары селкенмәде дигәнгә, медицина хезмәткәре буларак, бөтенләй ышана алмыйм, чөнки биредә язылган диагнозлар буенча 4нче һәм 5нче умыртка сөягенә зарар килгән. Кешенең нерв системасы шулай корылган, һәр нерв үз бүлеге өчен генә җавап бирә. 4-5 умыртка сөяге тирәсендәге нервыга зарар килгән булса да, ул кулларга берничек тә тәэсир итмәс иде. Күкрәк читлеге авыртырга мөмкин иде, әйе. Кулга зарар килү өчен муен тирәсендәге нервыга зыян килгән булырга тиеш. Сезнең ул тирәдә проблемалар булмадымы?!
Кыскасы, Леонов әле тагын бик күп дәлилләр китереп сөйләде дә сөйләде.
Соңыннан прокурорга, Лариса Павловага һәм яклаучыга сүз бирелде.
КЕМДЕР ӘЙТЕП БЕТЕРМИ
– Минем улым спорт белән шөгыльләнде һәм һәрдаим медицина тикшерүе узып торды. Әгәр аның умырткасы проблемалы булса, тренер үз өстенә җаваплылык алып, спортка якын китермәс иде. Улым хоккей уйнарга яратты, аның спортта киләчәге зур иде, ә хәзер без аңа инвалидлык документлары әзерләп йөрибез. Ул бозга чыккан саен мин аның белән горурлана, аның өчен шатлана идем, ә хәзер ул хәрәкәте чикләнгән кеше. Укытучы хатын бирегә үз бандасын, 15ләп укытучыны җыеп килеп, улыма рухи басым да ясады. Гафу үтенмәде. Прокурор сораган җәза төрен тулысы белән алуын телим, – диде Лариса Павлова. Ә прокурор укытучыны 2 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 3 елга укытучылык вазифасы белән шөгыльләнүдән тыюны сорады.
Яклаучы исә укытучы яклы булып чыгыш ясаган күпчелекнең күрсәтмәләренә таянып сөйләде.
– Менә хәзер, суд залында булган чыгышларны тыңлаганнан соң, сорау туа: бу хәл бөтенләй булганмы соң? Әлбәттә, Сережаның сүзләрен дөрескә санап, балалар алдамый дигән сылтау белән, аның сүзләрендә генә тикшерү төзеп, укытучыны хөкем итеп куеп була, ләкин бит судта чыгыш ясаган башка балалар да бар. Калганнар алдый булып чыгамы? Бала белән укытучы арасында утырган Әмир берни дә күрмәгән, ә Сережаның икенче ягында утырган Никита күргәнме?! Хәер, Никита белән Сережаның да күрсәтмәләрендә каршылык күп. Иң элек Сережа тикшерүчегә биргән күрсәтмәсендә укытучының аңа башта ике бармагы белән төртүе (аннары гына йодрыклап сугуы) турында сөйли, ә судта ул бармаклар саны арта – дүрт була. Никита белән укытучы арасында булган «очная ставка» вакытында малай кемнең ничек утырганлыгын бертөрле күрсәтте, ә судта бөтенләй икенче төрле. Фәния Габдуллинаның 40 сантиметрга урындыгыннан күтәрелеп сугуы турында да судта гына әйтте. Бала аны үлчәп торганмы? Каян алып әйтә ул аны? Кем өйрәткән? Тикшерү барышында ана да, бала да ниндидер авырудан дәвалануы турында телгә алмаган. Авыру булган, алар дәваланганнар.
Малайның муены белән проблемалар булуы, алар аны дәвалап йөрүен дә без судта гына белдек. Зәринә Әхмәдуллина да судта чыгыш ясады. Ул иң якын утырган шаһитләрнең берсе. Укытучының кычкыруын да ишетмәгән, Сережаның егылуын да күрмәгән, малайның авыртудан акыруы да аның колагына барып җитмәгән. Гөлсем исемле кыз да, әллә кайда читтә утыруына карамастан, Сережаның кулыннан төшеп киткән байракчыгын иелеп алуын күргән, ләкин укытучының сукканын күрмәгән.
Монда кемдер нәрсәнедер әйтеп бетерми яисә алдый кебек түгелме сезгә? Икенче укытучы Гөлназ Сафиуллина да Никита Журавлевның үзе янына килмәве, булган хәлләрне әйтмәве, бернинди аксаклап йөрүче малайны күрмәве турында сөйләде. Әүхәдиева фамилияле укытучы да малайның зарланмавын әйтте, Гыйззәтуллина исә Сережаны конфликтлы диде. Мәскәүдән килгән эксперт та тикшерүдә булган кимчелекләрне күрсәтте. Шулай да, Казанның медицина фәннәре кандидатына караганда, Мәскәүнең медицина фәннәре докторының сүзләренә күбрәк ышанам мин. Без судтан комиссион экспертиза уздырырга ризалык бирүен сорадык, ләкин безгә каршы килделәр. Нишләп ситуацион экспертиза гына уздырылган? Күзалдына китерегез: Сережа байракчыгын болгаганда укытучы бер малай аркылы үрелеп аңа сугарга омтыла. Ләкин бит арадагы Әмирне бу очракта кая да булса алып куярга кирәк булыр иде. Я булмаса, ул сукканда да Әмир бу вакыйганы күрми калмас иде, – диде яклаучы Быков.
Көн дәвамында барган суд утырышына кичке сәгать 6 тулганда гына нокта куелды. Хәзер инде судьяга хөкем карары кабул итәргә кирәк. Без аның нәтиҗәсен газетабызда хәбәр итәрбез. Тик суд дөрес карар чыгарырмы? Шау-шу белән Мәскәү телеканалларына кадәр барып җиткән ананың эмоцияләре, гаугалары бу карарга йогынты ясамасмы?! Укытучының тыйнаклыгы, дөреслек җиңәсенә ышанып әлегә бер сүз әйтми торуы үзенә каршы булмасмы?! Бу хакта суд нәтиҗәсеннән соң белербез.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Укытучылар суд залында – 2 ,

Комментарии