- 16.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
22 май, чәршәмбе иртәсен зарыгып көтсәм дә, вакыт дигәне җитмәде, чөнки үткәреләсе иҗат кичәмә әзерлеккә вакыт белән хисаплашмадым.
Кичәнең кайчан үтәчәген, үзебезнең авылыбызда үткәреләчәген мәдәният йортын җитәкләүче, шәп җырчы Рүзилә Зарипова алдан ук әйтеп куйган иде. Мин аңа каршы килә алмадым.
Быелгы ел минем өчен истәлекле ел – 17 июльдә дөньяга аваз салуыма – 75, иҗади эшчәнлегемә – 55, хатыным белән гаилә корып яши башлавыбызга да 46 ел тула. Менә шундый шатлыклы мизгелләргә репетиция ясалды.
1985 елдан бирле эшләнгән картиналарым мәдәният йорты сәхнәсенә урнаштырылды. Икенче эш итеп газеталарда урын алган язмаларым тамашачылар өчен әзерләнде.
Шыгрым тулы залда кемнәр генә юк иде. Мине зурлап чыгыш ясаганнары өчен җирле үзидарә рәисе Марат Хәким улы Галиевка, Рүзилә Зариповага, шигырьләремне укыган укучыларга зур рәхмәт. Мин дә үз чиратымда алга чыгып шигырьләремне укыдым, газеталарда басылган мәзәкләремне сөйләдем. Мәзәкләремнең геройлары – үзебезнекеләр, алар кунак булып алгы рәтләрдә тыңлап утырдылар.
Кичәне алып барган Рүзилә Зарипованың берничә соравын сезгә дә тәкъдим итәм.
– Нурислам абый, сезнең йортыгызда да, бакчагызда да һәрчак тәртип. Һәрдаим мәкаләләрегез үзәк, район газеталарында басылып тора, күргәзмәләр оештырасыз. Шулай барына да ничек өлгерәсез?
– Беренчедән, вакытны дөрес бүлә белергә кирәк. Икенчедән, мин күп еллар инде көндәлек дәфтәре алып барам. Анда эшләнгән эшләргә, булган очрашуларга анализ ясыйм, эшләнәсе эшләрне язам, гомумән, үземә нәрәд бирәм, үтәлешен тикшерәм.
Икенче сорауга җавап итеп Тукайның:
«Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны, бик тыныч һәм бик җиңел», – дигән шигырь юлларын укыдым.
Чыннан да, картлыгым бик тыныч һәм бик җиңел уза. Уллар, кызлар үстердек. Алар да безгә карап тырыш булдылар, йөзгә кызыллык китермәделәр.
Кыскасы, иҗат кичәм гөрләп үтте. Истәлек бүләк тапшырганда залдагылар урыннарыннан торып озаклап алкышладылар. Банкеттагы дусларым, иҗатташларым, сәнгать әһелләре, җитәкчеләр теләкләрне мулдан әйттеләр. Һәммәсенә дә мине, иҗатымны олылаганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм.
17 июль – юбилей көнемне дә туганнарым, дусларым, иҗатташларым белән үткәрергә исәпләп торам, ни язгандыр тагын.
Сезгә зур ихтирам белән Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.
РЕДАКЦИЯДӘН: Зур Кукмара авылында яшәп иҗат итүче Нурислам абый Галиевның иҗаты «Безнең гәҗит» аша Бөтенрусиягә таныш. Ул безнең иң актив хәбәрчеләребезнең берсе.Газетабызны укучылар исеменнән, аның шушы арада бер-бер артлы тезелеп киткән юбилейлары белән котлыйбыз.
Нурислам абый! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар телибез. Үзегезнең иҗат һәм бакча җимешләрегез белән якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне сөендереп сөекле хәләл җефетегез белән балаларыгыз, оныкларыгыз кадер-хөрмәтендә озын хәерле гомер кичерергә язсын.
Сез «Безне гәҗит»нең, беренче елларыннан ук диярлек, даими авторы. Киләчәктә дә безнең белән хезмәттәшлек итәрсез, гыйбрәтле язмаларыгыз белән газетабыз тарихына лаеклы өлеш кертерсез, дип ышанып калабыз.
Сезгә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән, «Безнең гәҗит» редакциясе.
Фотода: Район башлыгы Р. Рәхмәтуллин Нурислам Галиевның шәхси күргәзмәсендә авторга «Мактау кәгазе» тапшыра. (Фото редакция архифыннан. 2007 ел)

Комментарии