Зәки Зәйнуллинга – 80 яшь!

Июль аенда бөек милләтпәрвәр, татар дәүләтен торгызу өчен ялкынлы көрәшче, күренекле татар язучысы, Башкортстан республикасының Акмулла исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк лауреаты, Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты, Илдар Юзеев исемендәге бүләк лауреаты, техник фәннәр докторы, полковник Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинга 80 яшь тула.

1980нче елларда Рига шәһәрендә «Идел» исемле Татар мәдәни оешмасын оештыра. Татар дәүләтен торгызу буенча эшчәнлеген 1989нчы елда Татарстанда дәвам итә. Мәрҗәни исемендәге иҗтимагый оешманы җитәкли. 1991-1992нче елларда Татар халкының Милли Мәҗлесен оештыруны башлап йөрүче була һәм бу оешмада армый-талмый эшли. Күп еллар Бөтентатар иҗтимагый үзәген җитәкли.

Халыкка хезмәткә багышланган данлы тормыш юлында Зәки абый үзен кыю көрәшче итеп күрсәтте, татар милләтенең һәм Татарстан дәүләтенең чын каһарманы булды. Зәки абыйга күпьеллык фидакарь хезмәте өчен хөрмәт белдерәбез һәм сәламәтлек телибез. Ул гомерен изге максатларга багышлады. Киләчәктә дә көрәш юлында калыр дип ышанабыз. Зәки абый Татарстанда һәм Идел-Уралда гына түгел, барлык төрки дөньясында танылган җәмәгать эшлеклесе.

Зәки абый Зәйнуллин – күпкырлы иҗади шәхес. Үз вакытында ул танылган галим-ракетчик иде. Хәзер ул язучы һәм драматург. Аның «41нең арбалы хатыннары» пьесасы күп театрларда уңыш яулады. Күпсанлы әдәби әсәрләр язылган һәм нәшер ителгән. Зәки абый милли хәрәкәт тарихында тирән эз калдырган кеше. Безнең сафларда аның кебек шәхесләр булганда дәүләтебезне торгызырбыз, татар халкының киләчәге бар, иншалла.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы.

Комментарии