- 16.07.2025
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2025, №7 (июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕ ТАПТЫЛАР
Июнь саны килмәде, дип сезгә шалтыраткач, почтада: «Газета чыккан, сез табып китерергә тиеш», – дип әйткән идем. Таптылар. Кайдадыр яткан. Рәхмәт.
Бабаем киткәнгә 28 ел. Балаларым кайтып тора. Мин гәҗит укып юанам. Көтеп алам.
Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Алексеевск районы Әшнәк авылы
Газетабызга илтифатыгыз өчен рәхмәт. Һәм бик дөрес эшләгәнсез. Инде монысы ничәнче каттыр, тагын бер искәртәм: газеталарыбыз «Безнең гәҗит» тә, «Шифалы гәҗит» тә айга бер чыга, һәм һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә сезнең кулыгызга керергә тиеш. Әлбәттә почта төгәл эшләгән урында. Инде беренче пәнҗешәмбедән икенчесе якынлаша, ә газета юк икән, почтаны аптырата башларга вакыт. Редакция газетаны әзерләп дүшәмбе көнне нәшриятка тапшыра. Нәшрият чәршәмбе көнне төнлә почтага илтә. Пәнҗешәмбе иртәсендә ул районнарга тарала. Бу килешенгән график. Моны беркем дә боза алмый. Бары тик бәйрәмнәр аркасында гына көннәр бераз авышырга мөмкин. Редакция газета таратмый, аны чыгара, ягъни иҗат итә. Без әзерләп биргәнне нәшрият баса, аннан почта тарата. Почтада килмәде, дип сезне борып чыгарырга тиеш түгелләр. Бу алар тарафыннан килешүне бозу санала. Алар югалткан бит газетаны, һәм табарга да тиешләр – таба алмасалар, сезгә акчасын кире кайтарсыннар. Редакция дә барлык укучылар кебек үк, үз адресына газетаны почтадан ала. Моны аңласак иде. Юкса, мине: «Акча җыя беләсез, кайда гәҗит?! Почтада сез җибәрмәгән диләр бит», – дип орышып шалтыратучылар да бар. Редакция газета өләшми, килешү нигезендә аны почта тарата. Шуның өчен сезнең абунәче акчасын умырып алып кала. Әнә быел гына да 40 процентка күтәреп куйганнар хакларын. Бүген редакция энтузиазм хисабына гына эшли, бар акча почтада кала һәм типографиягә китә. Бу хакта 2нче биттә тәфсилләп яздым.
ӨМЕТЛӘР КИСЕЛДЕ ИНДЕ
«Безнең гәҗит»нең быелгы апрель санында «Безгә сан юк» дигән мәкаләне укыгач, җыласылар килеп китте. Илебезнең 54 төбәгендәге сугыш чоры балаларына азмы-күпме ярдәм итү оештырылган. Ут күршебез Башкортстанда да бар бит ярдәм. Нигә депутатларыбыз, дәүләт җитәкчеләребез моны хәл итми икән?! Яңалыкларны карап барам. Анда көн саен бүләк өләшәләр. Көн дә бәйрәм. Көн дә туй. Май аенда гына булса да, бер генә тапкыр да язгы чәчү турында сүз булмады. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бүләк тә, игътибар да юк. Иң элек авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләргә кирәк бит. Ач булсаң, иркенләп яшәп булмый ул. Без моны үз тормышыбыздан бик яхшы беләбез. Мәктәптә укыганда комбайннан икмәк ташырга куялар иде. Коммунар комбайны. Туктамый бара. Ике хатын-кыз капчыкка тутыра да арбага ата. Олы капчык. Күтәрергә көч җитми. Әле әрлиләр, тиз бул, дип өстеңдә торалар. Бер кулда капчык, икенче кул белән атны да тотарга кирәк. Кызу, кигәвенгә түзми ат. Амбарга кайткач үлчисе, тагын күтәрергә көч җитми. Тамак ач, без 12-13 яшьлек сабыйлар гына бит.
Тагын бер мисал: безгә урман 7 км. Абый белән бәләкәй арба тартып урманга бардык. Ниятебез корган ботаклар җыеп кайту. Аны табып та булмый бит. Инде төялеп авылга якынлашып килә идек, урман каравылчысы килеп чыкты. Ботакларыбызны бушаттырып, арбабызны атка тагып алып китте. Ул бит безнең тормышны алып бара торган иң кирәкле коралыбыз – уфалла арбасына җигелеп тормышны өстерәдек. Икенче көнне Пучы базарына бардым. Анда каравылчы арбаларны сатарга тора иде. Бәхетемә, минеке сатылмаган. Арбаны алып киттем. Кеше күп бит, каршы килә алмады, артымнан кычкырып калды.
Менә нинди заманнар кичтек. Без күргәннәрне язып кына бетерерлек түгел. Шул ук гәҗиттә Рәфкать Ибраһимовның «Кыерсытылган буын» дигән мәкаләсе чыкты. Рәфкать тә шул хакта язган. Ул чактагы сабыйлар инде хәзер 80 – 90 яшьтә. Бик азаябыз бит. Бөтен Татарстаныбызда миһербанлы җитәкче юкмы икән-ни?! Үземчә нәтиҗә ясыйм: чит илләргә бик күп китә торгандыр, шуңа күрә безнең үзебезгә җитмидер. Безне мактап торалар бит. Биргәнне кем яратмый соң?! Мари Эль Сабантуена да көрәшкә бер машина бирделәр. Машина өләшү модада. Бервакыт депутат коммунист Хафиз Миргалимов ул турыда сөйли башлаган иде, хәзер тавышы тынды.
Хөрмәтле укучыларыбыз, Җиңүнең 80 еллыгына мин үзем Рөстәм Миннехановка хат язып салдым. Җавап озак көттермәде. Безгә түләү каралмаган. Һәм булмаячак та икән. Кайчан да булса илтифат булыр, ләкин без булмабыз ул чакта. Тик бүген моңа игътибар бирүче юк.
Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы
БАЛЫК ТОТАРГА ЯРЫЙМЫ?
Законнар еш үзгәреп тора. Кармак белән балык тотарга чикләүләр кертелмәдеме икән? Елгалардан балык тоту, күлләрдән, буалардан тоту кагыйдәләре бармы?
Су буйларындагы әйләндереп алынган ял йортлары турында сүз бармый. Ачык урыннардагы сулыклар, елгалар, буалар, күлләр турында сүз бара.
Сулыклардан балык тотучылардан кемнәр акча җыеп йөри ала?
Азнакай балыкчы-пенсионерлары
Хәзер авылдагы буаларда да балык тоту кагыйдәләрен, законнарны белергә кирәк. Балык тоту тәртипләре турында Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсендә Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм су биологик ресурсларын саклау бүлеге җитәкчесе Александр ГУЛЯЕВ «Ирек мәйданы»на сөйләде.
– Татарстан сулыкларында Идел-Каспий бассейны өчен булган кагыйдәләр гамәлдә. Алар 2022нче елдан яңартылды. Үзгәрешләр шактый: уылдык чәчү урыннары билгеләнде, ятьмә белән балык тоту өчен җәза катгыйланды, тыелган, саклана торган территорияләрдә балык тотарга ярамый. Плотина, күперләр янында балык тотуга да аерым кагыйдәләр бар һәм башкалар.
Һәвәскәр балыкчыларга кагылганнарыннан: бер кеше тәүлегенә биш килодан артык балык тота алмый. Бер атнага балыкка барсаң, ике тәүлеклек норманы, ягъни ун килога кадәр генә балык тотарга рөхсәт ителә. Электрлы кармаклар, шартлаткычлар, башка тыелган җайланмалар белән балык тотарга ярамый. Һәр балыкка карата куелган үлчәмнәр бар. Балыкның озынлыгы рөхсәт ителгән үлчәмнән кечерәк булса, штраф каралган. Әйтик, сыла (судак), опты (жерех), сазан – 40 см дан, корбан (лещ) – 25, җәен (сом) – 90 см, чуртан 32 см дан кечерәк булса, кире суга җибәрергә кирәк.
Яңа кагыйдәләр буенча, инспектор, суда ятьмә белән балык тотканда эләктермәсә дә, машина багажнигында йә көймәдә ятьмә тапкан очракта, штрафка тартырга, бу җайланмаларга арест салырга хокуклы.
Бер балыкчыга 10 ыргакка кадәр рөхсәт ителә. Ә уылдык чәчү вакытында ярдан бары бер кармак белән иң күбе ике ыргакка балык тотарга ярый. Татарстанда уылдык чәчү вакыты 25нче апрельдән 5нче июньгә кадәр. Суда йөрер өчен генә көймәдә чыгарга ярый. Тик бу вакыт аралыгында көймәдән балык тоту тыелган.
Әгәр кеше сулыкны үзе ясаган йә арендага алган, барысын да законлы рәвештә рәсмиләштергән икән, ул балык тотуны түләүле итә ала. Шәхси сулыкларда кагыйдәләрне хуҗалары билгели.
***
Укучыларыбыздан менә шундый мөрәҗәгатьләр кабул итеп алдык. Бүген җавап булмаса, димәк аларга җавапны киләсе саннан укырга мөмкин булачак.
Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә.
Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, шалтырату һәм ватсап хәбәрләр өчен редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии