- 17.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Узган атнада укучыларыбыз күп төрле сораулар белән шалтыратты. Аннан тыш, редакциябезгә килеп, илебезнең бүгенге хәленә, халкыбызның тормышына карата үз фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Әмма күпчелек аеруча ике темага тукталды.
«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ РӘХМӘТ!
Күп шалтыратучылар газетабызга, аның журналистларына һәм аеруча баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахмановка күп рәхмәтләр әйтте, исәнлек-саулык, алга таба да шундый халыкчан газетаны чыгару эшен дәвам итүне сорадылар.
ДИАНАГА ЯРДӘМ
Гәҗитебезнең узган атна санында Айгөл Закированың «Оныгын эткә алыштырган» язмасы чыккан иде. Бик күп укучыларыбыз Диананың язмышы белән кызыксынып, ярдәм күрсәтергә теләк белдереп шалтыраттылар. Укучыларыбызның битараф булмауларына сокланам. Аллаһының рәхмәте яусын, ул мәсьәлә уңай чишелер дип өметләнәм.
НИЧӘ ЯШЬКӘ КАДӘР ТҮЛӘНЕРГӘ ТИЕШ?
Минем улым 2014нче елда Казан социаль юридик институтын тәмамлады. Аңа түлиләр иде. Ул ничә яшькә кадәр бирелергә тиеш икән?
Буа районыннан бер ханым.
Русия Федерациясенең «Хезмәт пенсияләре турында» канунның 9нчы маддәсе нигезендә, туендыручысын югалту буенча пенсия 18 яшькә кадәр түләнә. Әгәр дә кеше урта – профессиональ яки югары белем алу оешмасында укыса, аңа пенсия 23 яшькә кадәр түләнә.
НИГӘ «ТАТАР ҖЫРЫ»НДА КҮРЕНМИ?
Бәширә Насыйрова – бик моңлы җырчы. Татар җырчылары арасында аның кадәр матур җырлаучы юк дип саныйм. Нишләп аның аерым концертлары һәм «Татар җыры» концертларында чыгышлары юк икән? Гел бер кырыйда булган шикелле күренә. Бер дә күңелемә сыеп бетми инде шулай булуы.
Бу шалтыратучыбыз исемен әйтми калды.
Әлеге сорауны Бәширә ханымның үзенә юлладык. Ул:
– Концертлар куям, Казанда да үтә, башка районнарда да. «Татар җыры»на килгәндә, сорау бик кызык. Аларның бит үз җырчылары бар. Дөресен генә әйткәндә, әлеге концертка чакыручы юк.
КИТАПЛАР КАЙДА САТЫЛА?
Фәүзия Бәйрәмованың китапларын кайдан сатып алырга була? Беркайдан да таба алмадым. Бу мәсьәләдә ярдәм итегез зинһар.
Айрат ГАРИФУЛЛИН.
Лениногорск шәһәре.
Фәүзия Бәйрәмованың кайбер китапларын Казанда Фәния Хуҗәхмәт календарьлары сатыла торган урыннан алырга була. Адресы: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 57нче йорт (ишегалдыннан керәсе), 5нче бүлмә. Телефоны: 253-43-07; 253-43-08; 293-83-16; 890333054307; 8843-517-21-45; 8843-78-4-46-20. Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил проспекты, 53нче йорт (9/3а), «Тургай» кибете, телефоны 77-77-40. Чаллы коды 8552.
Кызганычка, кайбер сораулар буенча җаваплар алып булмады. Әйтик, Казан шәһәренең Горький шоссесында юл аркылы үтә торган күперләрдә лифтлары эшләмәү мәсьәләсендә укучыбыз мөрәҗәгать иткән иде. Бу сорауны ачыклау өчен, Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Г. Калинкинның кабул итү бүлмәсенә шалтыраткан идем. Әмма миңа капиталь төзелеш идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген хәбәр иттеләр. Идарәдә турыдан-туры сорауларга җавап бирүдән баш тарттылар һәм Башкарма комитетның матбугат хезмәтенә шалтыратуымны сорадылар. Ике көн дәвамында Башкарма комитетның матбугат хезмәтенә шалтыратсам да, алучы булмады. Бу һәм башка мәсьәләләрне ачыклап бетергәч, җавапларын газетабызның киләсе саннарында бирербез.
Киләсе пәнҗешәмбеләрдә дә иртәнге 10нан көндезге 1гә кадәр «кайнар элемтә» эшләячәген онытмагыз. Тел. (843)2724217
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии