- 17.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кайчак редакциягә газета килеп җитмәүгә зарланып шалтыратучылар булгалый. Әлеге рухтагы һәр мөрәҗәгатькә исебез китә: бар газеталар да шул бер юл үтә, ләбаса. Ничек башкалар килеп җитә дә, «Безнең гәҗит» кенә юлда югала икән, дибез… Барып җитмәгән номерларны еш кына адресатларга конвертка салып җибәрергә, тагын бер кат чыгымланырга туры килә. Гәрчә, укучы үзе үк газетасын почтадан таптырырга, булмаган очракта судка кадәр үк барып җитәргә тиеш булса да.
Газета шул ук товар бит инде ул. Кибеткә кереп акчагызны түләгәч, кирәкле әйберегезне алган кебек, язылып, акчагыз түләнгән газетаны да сорап алырга тулы хокукыгыз бар. Редакция җибәрмәгән диләр икән – ялган! Кайсы районда күпме язылучыбыз барын беләбез һәм типографиягә төгәл саннар бирелә. Соңрак газета районнарга санап җибәрелә дә.
ТИКШЕРӘ ТОРГАЧ, ҮЗЕ ТАБЫЛДЫ
Газетабызның 13нче саны 140 меңнән артык тираж белән төрле районнарга «китте». Монда язылучыларга гына түгел, язылмаучыларга да җитәрлек газета таралган булырга тиеш иде. «Безнең гәҗит»не белмәгән, кулга тотып укып карамаган кешеләр булса, аларга да безнең белән танышу мөмкинлеге тудырдык.
Шулай да, күңелдә бер шик калды: газетада тәнкыйтьләнгән район башлыклары яки югарырак инстанцияләр тиражны чикләп, кешеләргә таратмый калдырмасмы? Нәкъ менә шуңа күрә дә төрле райондагы авылларга, очраклы номерларга шалтыратып, газета язмышы белән кызыксындык. Сезгә шундый газета килеп җиттеме, янәсе?! Зур чикләүләр табылмаса да, бер аңлашылмаучанлыкны хәл итеп кайтырга туры килде.
Узган атна ахырында Питрәч районы Чыты авылыннан бер укучыбыз шалтыратып, авылда реклама буларак чыгарылган газетаның тиешенчә таратылмавын хәбәр итте. Әлеге авылдагы почта бүлекчәсе җитәкчесенең бер туганы ул газеталарны култык астына кыстырып өенә алып кайтып киткәнен күрүен дә җиткерде. Кемнеңдер, тик торганда, «Безнең гәҗит»не «төяп» өенә ташуына ышанасы килмәде, билгеле. Район башлыгы карары буенча газета таратуны тыйганнар дияр идең (шундый башбаштаклык очрагы да булырга мөмкин бит әле – авт.), ул санда Питрәч турында язма да юк иде. Аптырагач, шул авылга юл тоттык.
ГАЗЕТА ЯКМЫЙ, ГАЗ ЯГА!
Район почта хезмәте идарәсендә Чыты авылы почтасына 200 данә газета җибәрелүен хәбәр иттеләр. Газеталарны санап, авылларга бүлүче Екатерина Петрова күңелдән генә һәр авылга ничә газета җибәрүен санап күрсәтте.
Баш урынында компьютер диярсең – 20ләп авылның һәркайсына күпме «Безнең гәҗит» җибәргәнне шалт-шолт әйтеп тә салды ул. Анда бит дистәләгән башка матбугат чаралары да бар, ничек истә калдыра икән бу, дип шаккатып утырдым.
Хәзер инде теге 200 газетаның язмышын ачыклап бетерергә кирәк иде.
Чыты авылы почта бүлекчәсенең бикле ишегенә тап булдык. Җитәкче ханым Рузилә Мөхәммәтҗанованың йортына барырга туры килде. Безнең килүне бер дә өнәмәде ул. «Нәрсә кирәк, кызлар?» – дип башланган сөйләшү безгә кычкыру, сүгү белән тәмамланды. Имеш, без ялган сүз сөйләп, аны гаепләп йөрибез икән. «Нишләп ул газеталарны өйгә алып кайтыйм, тикшерегез әнә! Хәзер мичкә газета якмыйм инде, газ ягам», – дип тә әйткәч, моңа кадәр дә реклама буларак чыккан «Безнең гәҗит» газеталары язмышы өчен көрсенеп куйдым. И, Аллам, ул чакта газ кергән иде микән?! Кергән булса гына ярар иде! Ни өчен дигәндә, ул бит безнең хезмәт! Шушы ук почтаның үзенә газеталарны шулай вакытында таратуы өчен, тагын да типографиягә, гонорарга күпме акча тотылуы безгә генә мәгълүм. Шуларның барысы мичкә ягылса, безгә дә күңелле түгел, аңа да Алла каршында исраф өчен җавап тотарга туры килүе бар… Кыскасы, почта җитәкчесе Иске йортта – 50, Чытыда 150 газета таралуын хәбәр итте. Бу сүзләрнең дөреслегенә инану өчен, Чыты һәм Иске йорт авылы хат ташучыларын эзләп табарга булдым.
ХАТ ТАШУЧЫЛАР ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ
Аларны эзләргә дип барган арада, Чыты авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы каршында кулларына «Безнең гәҗит» тотып торган ике ир-ат белән танышмый кала алмадым, әлбәттә. Бер атна элек үк чыккан газетаны мин килгән көнне генә тотып торулары кызык иде, шунлыктан аны кайчан алулары белән кызыксындым. «Менә әле генә кулыма тоттырып киттеләр», – диде берсе.
Аңлавыбызча, почта бүлекчәсендә калган газеталар икенче көнне юкка чыккан. Аларның кайда булганын һәм нигә нәкъ менә без килгән көнне генә таратылуын бер бүлекчә башлыгы гына белә. Максаты ни булган: яхшылык эшләүме, әллә булганны исраф итәргә теләүме – анысы да бер Аллаһ хозурында. Безгә мәгълүм түгел. Әмма аның алдын-артын уйламый, хат ташучыларның хезмәтен (аларга басма матбугатка яздыру планы куела – авт.), редакция хезмәткәрләрен хөрмәт итми эшләве, әле җитмәсә, юктан да кычкырып, тавыш чыгарып «сөйләшүе» бернинди кысага да сыймый. Шушы мәсьәлә буенча Чытыда ике көн йөреп, байтак кеше белән аралашырга туры килде. Шул авылда булуымның икенче көнендә хат ташучыларның берсе почта бүлекчәсендә, җитәкченең үзе барында ук күз яшьләре белән елап, бу вакыйганы язмавымны үтенде. Рузилә ханым аларны редакциягә шалтыратып әләкләүдә гаепләгән, ачуланган икән. Ниндидер аңлашылмаучанлык аркасында бер гаепсез хат ташучылар зыян күрергә тиеш түгел иде, юкса.
Әлеге вакыйгага Татарстан Почтасында да аерым игътибар бирелде. Казан районара почтампты җитәкчесе Рафаэль Мәсхүт улы Абдуллин вакыйганы урынга барып кат-кат тикшерде. Башка районнардагы вәзгыятьне дә өйрәнүен, Чыты авылында бу хәлнең яман ният белән килеп чыкмавын, бары тик бүлекчә җиткәчесенең игътибарсызлыгы булуын җиткерде. Проблема хәл ителде. Биредә улкадәр борчылыр һәм зур шау-шу куптарыр проблема чынлап та булмагандыр, бар гаеп газетаның соңарып таратылуы гынадыр, бәлки. Шулай да алга таба игътибарлырак булсыннар иде.
Бу вакыйга башка почта бүлекчәсе җитәкчеләренә дә гыйбрәт булсын, һәркем үз вазыйфасын намус белән башкарсын дигән теләктә калабыз.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Питрәч-Чыты-Казан.
РЕДАКЦИЯДӘН. Әлеге вакыйга беренчесе һәм соңгысы түгелдер, мөгаен. Рәхмәт укучыларыбызга. «Безнең гәҗит» вакытында килмәсә дә, чатаклыклар белән очрашсалар да, шалтыраталар, газетабызны югалтмауда үз өлешләрен кертәләр. Без сайлап алып башка район һәм авылларны да тикшерәбез. Әгәр шушы рәвешле газетабызны югалту, яшерү очракларына юлыгасыз икән, редакциябезгә хәбәр җиткерүегезне үтенәбез. Ә инде Чыты авылындагы вакыйгага килгәндә, авылда, һәм почта бүлекчәләрендә, редакциягә кем шалтыраткан дип эзләүне туктатырга киңәш итәм. Вакыйганың шул рәвешле үзара эзәрлекләүләр, шикләнүләр белән дәвам итүен күзәтеп торачакбыз һәм әлеге тема буенча сезнең авылда кабат очрашмабыз, дип өметләнәм. Редакциягә хәбәр бирүче түгел, шушы исрафлыкка юл куйган кеше гаепле. Без беркемне дә эшеннән алу яклы түгел, әмма бу һәркемгә сабак булырга тиеш. Газета нәшер итүче кызыклы, эчтәлекле, кыю басма иҗат итәргә, почта аны вакытында абунәчеләргә илтеп җиткерергә тиеш… Басма матбугат безнең генә түгел, сезнең дә ипиегез булуын онытмасагыз, үз хезмәттәшләрегез данына тап төшермәсәгез иде, почта хезмәткәрләре!

Комментарии