«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЧИРЛЕ БУЛСАҢ – АКЧАҢ БУЛСЫН?!

Күптән түгел Сәламәтлек саклау министрының телевизордан сөйләгәнен тыңлап тордым. «Безнең авырулар һәрберсе бушлай дәваланырга хокуклы, без аларны тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә кабул итәргә тиеш!» – дип сөйләде. Сөйләгәндә матур сөйлиләр! Ә чынлыкта…

Ашказаным авыртып, авылыбыздагы участок больницасына килгәч, табиб карады, тикшерде, ФГДС узарга дип, район үзәгенә җибәрде. Анда алдан язылып кына килергә кирәк. 20 көн дигәндә чиратым җитеп, үттем мин моны. Дөрес, көнендә дә үтеп була иде – анысы өчен 800 сум түлисе. Димәк, бездә бушлай медицина бар булып чыгамы соң инде? Полис дигән әйбер шулай булгач ник кирәк икән?

Ярый, хәзер панкреатит чире түгелме икән, УЗИ аша карарга кирәк, диделәр. Анысына 2 атнадан соң гына язылып була, ә чиратың июнь аенда гына җитә, ди. Хәзер миңа тагын ай ярымнан артык көтәргә туры килә, кем әйтмешли, ай ярым эчендә кеше үлеп тә китә әле ул. Шуннан соң әйттеләр: үзегезнең авыл больницасында да УЗИ бар бит, шунда кайтыгыз, янәсе. Кайттым, шәфкать туташы «сине дәвалаучы табиб бүген юк», – дип, үзе белән ияртеп, УЗИ үткәрүче табиб ханым янына алып керде. Авыз ачып бер сүз дә әйтергә өлгермәдем, «көтүегез белән кермәгез, мин кабул итмим» – ди. «Ни өчен сез шулай каршылыйсыз, телевизордан бит табибларның болай эндәшкәнен күрсәтмиләр», – минәйтәм. «Анда табиб янына акча түләп керәләр», – ди. «Нәрсә, әллә акча түләгәндә – әйбәт, бушлай кергәндә начар карашмы сездә?» – дим. «Это потому, что я злая» – ди миңа. Этләр «злой» була, үги аналар «злой» була, табиб бит ул «злая»га, «добрая»га бүленми! Бар табиб, бар авыру. Ул шулай сөйләшергә тиешме соң? «Мин бу хәлне «Безнең гәҗит»кә шалтыратып сөйлим, кемнең хаклы булуын ачыклап бетерерләр», – дидем.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

Хәлгә ачыклык кертү өчен Актаныш районының Иске Байсар авылы участок больницасы баш табибы Альберт Сафиуллинга шалтыраттык.

– УЗИ ясаучы табибка турыдан-туры килеп керергә кирәкми, чөнки ул участок терапевты юлламасы буенча гына карый. Азат абыйны мин беләм, участок табибы буларак, аңа УЗИ уздырырга юллама бирмәдем. Бу ниндидер аңлашылмаучанлык. Азат абый нәрсәнедер аңлап бетермәгәндер

– Больницагыздагы хезмәткәрләрегез авырулар белән сез минем белән сөйләшкән кебек матур һәм тыныч сөйләшәме соң?

– Һәрхәлдә минем каршымда җәнҗалларның, кычкырышларның булганы юк. Кабатлыйм, бу табиб белән авыру арасындагы аңлашылмаучанлык. Табиб бүлмәсенә кереп, нидер таләп итә башлавы пациентның тәрбиялелек дәрәҗәсе турында да сөйлидер.

Кыскасы, баш табиб фикеренчә, тупас эндәшүче хезмәткәре түгел, бу очракта сез гаепле, Азат абый. Бу уңайдан УЗИ ясаучы табиб белән хәлне ачыклау буенча нинди дә булса сөйләшү алып барачаксызмы дигән соравыма да, уратып кына юк дигәнрәк мәгънәдәге җавап алдым. Пациентның тәрбия дәрәҗәсе һәм нидер таләп итүе – бик бәхәсле мәсьәлә монда, Альберт Дамирович. Сәламәт кеше табиб янына бармый, сезнең янга сызланган кеше генә килә. Аның белән, нинди очрак булса да, мөлаем сөйләшү һәм ярдәм итү, һичьюгы кая барырга кирәклеген аңлату сезнең вазыйфагыз һәм бурычыгыз. Мондый хәлләргә җитәкче кеше буларак игътибарлырак булсагыз иде.

АКЧА «КЫСАЛАР»!

Безнең районда шундый күркәм гадәт бар: артистлар килә икән, телисеңме-теләмисеңме, бюджет оешмасында эшләгән кеше булсаң – сиңа мәҗбүри билет тараталар. Мәсәлән, Салават килде. «500 тәңкә акча – акчамыни ул?» – ди. Безгә бит бер ул гына килми, кайбер айларда бишәр артист килә, һәрберсенә 500 сумнан җыя башласаң, 5-6 мең алып эшләгән кеше өчен азмы бу? Безгә бик авырга туры килә бит, ник алар залны үз көчләре белән җыймый икән, билетларын бюджет оешмаларына тараталар?! Бюджет оешмасы дигәч тә, ул акчаны гади кеше үз кесәсеннән түли бит, ә район җитәкчеләре үзләре ике-өч рәт булып, чакыру билеты белән кереп утыралар. Салаваттан туйдык инде без. Ул сәхнәгә менеп, ярты сәгать кычкырып төшеп киткәнгә нишләп без 500 сумны түләргә тиеш ди?!

Исемем редакция өчен генә,

Сарман районы

Әлеге уңайдан, Сарман район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызына шалтыраттык. Ул бу мөрәҗәгатьне ялган дип бәяләде.

– Салават катнашкан концертка билетларны район үзе сатып алды һәм уңыш бәйрәме уңаеннан авыл хуҗалыгы алдынгыларын бу чарага бушлай кертте. Мәҗбүри билетларны беркемнән дә алдыртмадык, – диде җитәкче.

КАЙДА СЕЗ, ТАТАР БАЙЛАРЫ?

Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны тыйган кебек, хәзер балалар бакчаларында да ана телебезне өйрәтүне тыйдылар. Күптән түгел ТНВ телеканалындагы «Семь дней» тапшыруын карадым. Анда Илшат Әминов татар телен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсе турында үрнәк алырлык мисал китергән иде. Пенза өлкәсендәге бер җирлектә эшмәкәр шундый бина төзеткән: анда балаларны укытырга – урта мәктәп һәм балалар бакчасы өчен шартлар тудырылган. Эшмәкәр исә андагы барлык чыгымнарны да үз өстенә алган. 1917нче елгы революциягә кадәр татар байлары мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзеткәннәр һәм чыгымнарын үз өсләренә алганнар. Татарстанда да миллионерлар, миллиардерлар җитәрлек. Бәлки шулар арасында берәр милләтпәрвәр балаларыбызны туган телләрендә укыту өчен һәм балалар бакчасында милли тәрбия бирдерү өчен чыгымнарны каплауны үз өстенә алыр?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КИБЕТ КИРӘКМИ

Авылда кибет булмагач, безгә азык-төлекне гел автолавка йөртә иде. Авыл зур, яшебез олы – таякларга таянып, километр ярым ара узып, кибеткә ипи алырга йөрибез. Узган атнада автолавка килгәч, кибеттән сатучы чыгып: «Бүтән монда килмә», – дип куып җибәргән. Соң бит алар бер сәгать эчендә килә дә китә, ни зыяннары бар? Ипигә дә интегәбез, кибеткә йөри алмыйбыз бит. Нишләп алай итәләр икән!

Бер төркем өлкәннәр,

Зәй районы, Кушъелга авылы

Зарыгыз буенча җирлек башлыгыгыз Дамир Насретдиновка шалтыраттык.

– Элек безнең авылда Райпо кибете бар иде. Халык анда йөрми башлады да, ябылды. Соңыннан автолавкалар җибәрттек. «Безгә лавка түгел, кибет кирәк», – диделәр. Сатучы эзләп табып, яңадан ачтырдык кибетне. Яратмадылар, тагын ябылды. Халыкка тегесе дә кирәк, монысы да кирәк… Һич ярап булмый! Хәзер менә Президент программасы буенча өр-яңа модульле кибет төзеттердек инде, районда бу икәү генә әле. Төзелде кибет, халык үзе сорады, кибет булырмы безнең авылда, юкмы, диделәр. Төзеттек, кыш көне матур итеп ачтык, халык сөенде, авылда кем бар – бөтен кеше килде шуның ачылышына. Кибеттә бүгенге көндә бөтен кирәк-ярак та бар, кеше берәр нәрсә алырга тели икән, сатучыга шалтыратсын, кирәкле әйберләрен атнага ике мәртәбә китереп бирә алам, диде ул. Гөлүзә – 89179117795. Ә автолавка монда закон бозып йөри. Закон нигезендә ул авылның бер җиренә генә барып туктарга тиеш, бу урам буйлап сатып йөри. Әгәр, лавка кирәк, дип шаулашсалар, мин ул лавканы китертәм, әмма кибет янында гына сатарга рөхсәт бирәчәкмен! – диде җитәкче.

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии