«Без милләт өчен мәйдан тоттык…»

«Без милләт өчен мәйдан тоттык…»

1991 елда суверен Татарстанда Борис Ельцинны Русия Президенты итеп сайлатуга каршы Дәүләт Советы депутаты сәяси ачлык башлый. 14 майда башланып киткән ачлыкка язучылар, шагыйрьләр, гади халык вәкилләре кушыла. 14 көн, ягъни 27 майга кадәр дәвам иткән ачлык тәэсирендә, Дәүләт Советы Татарстанның Русия Президенты сайлавында катнашмавын белдерә. Нәтиҗәдә, Борис Ельцин Татарстанда Президент булып сайланмый. Русия 90нчы елларның уртасына кадәр булса да, Татарстан эшенә тыгылмый тора, шул елларда татар милләте күтәрелеш чоры кичерә. Быел сәяси ачлыкка – 20 ел. Шул уңайдан язучы, татар халкының Милли мәҗлесе рәисе белән әңгәмә кордык.

– Фәүзия ханым, Борис Ельцинны суверен Татар­станда Русия Президенты итеп сайлатуга каршы килеп, ни өчен ачлыкта утырырга булдыгыз?

– 1991 елның 13 маенда Татарстан Югары Советы Татарстан Республикасы территориясендә Русия Президентын сайлау буенча карар кабул итте. Мин, Югары Совет депутаты буларак, бу карарга кискен каршы чыктым, чөнки ул турында Декларациягә каршы килә иде. Декларация буенча без, ягъни Татарстан, ул вакытта СССРның да, РСФСРның да субъекты түгел идек, ә Русия Президентын Татарстанда сайлау ул безнең аларга бәйле булуыбызны, Рәсәй законнарының Татарстанда үтәлүе мәҗбүри булуны күрсәтер иде. Әмма Югары Совет үзенекен итте, без, берничә депутат, моңа каршы тора алмадык. Мин бу хакта урамга җыелган халыкка чыгып әйттем, халык бик ярсыды, «Азатлык!» – дип кычкырып, Югары Совет бинасын чорнап алды. Кичтән татар иҗтимагый үзәгендә һәм «Иттифак» партиясе офисларында җыелышлар уздырдык, бу хакта сәяси белдерүләр кабул иттек. Ул чагында мин ачлыкка чыгарга җыенуым турында беркемгә дә әйтмәдем, бу фикер миңа Югары Совет бинасын урап алганда килгән иде… Әйтмәвемнең сәбәбе – үгетләп яки башка юллар белән комачау итмәсеннәр өчен иде. Өйдәгеләр дә белмәде, үзем исә төне буе ачлык акциясенә әзерләндем. 14 май көнне соңгы тапкыр ашап, җылырак киенеп, өйдән чыгып киттем, Югары Совет каршына урындык куйдым, кулыма «Сәяси ачлык игълан итәм» дигән язу тоттым, һәм 14 көн буе ач утырдым…

– 20 ел элек сез башлаган ачлыкның Татарстан өчен бүген әһәмияте бармы?

– Ул ачлыкның хәзер, бәлки, әһәмияте дә юктыр, әмма ул вакытта бу бик кирәкле сәяси чара иде. Беренчедән, ул халыкны уятты, без ачлык мәйданына 25 меңгә якын кеше җыя алуга иреш­тек. Игътибар итегез – кө­не-төне узган митинг һәм пикетлар, бертуктамый халык белән эшләү, матбугатта бу теманы күтәрү, чит ил хәбәрчеләрен, хокук яклаучыларны китертүгә ирешү – ачлык мәйданы шуңа да хезмәт итте. Икенчедән, без ул вакытта барыбер теләгебезгә ирештек бит – 27 май көнне Югары Совет сайлаулар буенча карарын үзгәртергә мәҗбүр булды – аның буенча Татарстанда Русия Президентын сайлаулар рәсми рәвештә үткәрелмәде. Без үзебезнең сәяси көчне күрсәттек, Татарстанны, татар милләтен дөнья шуннан соң таный башлады, аңа кадәр бик белмиләр иде…

– Ачлык вакытында нинди вакыйгалар аеруча истә калды? Сезнең өчен ачлык көннәре ничек узды?

– Башта эссе кояш астында утырып, бик яндым, хәлсезләндем, аннан миңа Габдулла хәзрәт Галиуллин Печән базары мәчетеннән махсус бөркәүле машина бирде, арыганда кереп ятарга урын булды. Аннан хәлем бераз җиңеләйде, ачлыкка да ияләшә төштем, туктаусыз халык белән эшләдем. Ахырга таба хәлем тагын бик авырайды, су да эчә алмас хәлгә килдем, организм кабул итмәде, шыр сөяккә калып киптем… Ун көннән соң янәшәдәге гомуми мунчага алып киттеләр, шунда мине юындыручы ха­тыннарның елаганнарын хә­терлим. Чөнки мине утыртып та, яткырып та юындырырлык түгел иде, гел сөяк кенә идем, тотып, бастырып юындырдылар… Мәйданда истә калган вакыйгалардан трамвай юлларын ябулар, татар карчыкларының таш өстенә тезләнеп намаз укулары, ачлыкның соңгы көнендә халыкның мине, кулларына күтәреп, Югары Совет бинасына алып керүләре хәтергә уелып калган…

27 май көнне мин Югары Советта 6 сәгать буе сүз биргәннәрен көтеп утырдым, бу вакыт эчендә депутатлар ике тапкыр тәнәфес ясап, ашап килделәр, бөтен бинага борчак ашы исе таралды, мин, 14 көн ач торган кеше, бу истән аңымны җуеп, егылырлык хәлгә килдем… Ә миңа әле чыгыш ясарга, үз сүземне әйтергә, карарны юкка чыгаруга ирешергә кирәк иде…

– 1991 елгы сәяси ачлык халык күтәрелешенә әйләнде. Хәзер ачлык тотуның мәгънәсе бармы?

– Әйе, ул вакытта безнең ачлык халык күтәрелешенә әйләнде, әмма ул тиз генә булмады, моның өчен, ике атна буе мәйдан тоту кирәк булды. Башта бу турыда матбугат язмады, телевидение күрсәтмәде, урыслар, «өстемә очып-очып кунып», таладылар… Мин башта ике көн мәйданда ялгызым утырдым, аннан Алексеевскидан «Иттифак»чы егетләр – Рифкать Шәмсетдинов энесе белән килеп, ачлык игълан иттеләр, аннан Бөгелмәдән «Иттифак»чы Фазыл Вәлиәхмәт килеп ачлыкка кушылды, аннан инде татар шагыйрьләре Рәшит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, язучылар Зәки Зәйнуллин, Әхәт Мушинский, Заһид Мәхмүди һәм башкалар ачлыкка кушылып киттеләр, җәмгысе без егермедән артык кеше булдык. Чаллыдан, Себер-Уралдан, хәтта Бакудан килеп безнең белән бергә сәяси ачлык игълан итүчеләр булды. Без бу мәйданда, чын мәгънәсендә, сәяси көчкә әйләндек, үзебез бөтен Казанны дер калтыратып тоттык… Хәзер дә бөтен сәяси чараларны да башкарып карарга кирәк, дип уйлыйм – халыкны кузгату һәм милли-социаль проблемаларны хәл итү өчен ачлык акциясе дә, митинг-пикетлары да, урам йөрешләре дә – барысы да кирәк, болар бит тыелган нәрсәләр түгел. Менә 309нчы законга каршы бер төркем татар депутатлары Казанда һәм Мәскәүдә сәяси ачлык игълан иткән булсалар, бу хәлгә дә калмаган булыр идек, безнең милли проблемаларга игътибар итәргә мәҗбүр булырлар иде. Ә безнекеләр һаман кәгазь яза, сүз сөйли, ә гамәл юк.

– Фәүзия ханым, сез ачлыкны депутат буларак башладыгыз. Башка депутатлар сезгә ничек карады?

аша ачлыкны туктатырга өндәп карадылар, имеш, сәламәтлегемә зыян килә! Анысын мин үзем дә белә идем, әмма бу сайлаулар белән Татарстанга киләсе зарар зуррак иде, шуңа күрә, мин йә – җиңәргә, йә – үләргә, дип мәйданга чыгып яттым. Әмма ул чактагы татар депутатларына барыбер зур рәхмәтлемен – 27 май көнне Югары Совет сессиясендә алар минем чыгышымны игътибар белән тыңлады һәм сүземне аяк астына салмадылар.

– Ачлык вакытында хакимият, аерым алганда Шәймиев, белән сөйләшү булдымы?

– Ачлыкта минем яныма депутатлар да, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре дә күп килде, инде дин әһелләрен, язучыларны, артистларны әйтеп тә торасы юк, алар мәйданда куналар иде. «Иттифак» партиясе штабы да мәйданга күчте, татар иҗтимагый үзәге активистлары бөтен СССР буенча Казанга агылдылар, мин аларның барысына да бик зур рәхмәтлемен! Татарстаннан мәктәп балалары безне күрергә Казанга махсус киләләр иде, алар ул вакытта милләт турында дөнья хәтле мәгълүмат алып, рухланып кайтып китәләр иде, хәзер дә очраганда шул турыда сөйлиләр… Ул вакыттагы хөкүмәт рәисе Мөхәммәт Сабировның минем янга килгәнен яхшы хәтерлим, ә менә килмәде, аның белән махсус очрашу-сөйләшү булмады. Шәймиев ул чакта үз сайлаулары белән бик мәшгуль иде, чөнки ул да беренче тапкыр Татарстанда Президент булып сайлана иде бит. Аларның сайлаулары Русия Президенты белән бер көнгә куелган иде. Мәскәүгә каршы шушы көчле дулкында Шәймиев Президент булып үтеп китте.

– Ачлык җыенын хаки­миятнең туздырып атма­вының сәбәбе нидә?

– Без бу ачлык акциясе белән бер генә максат куйдык – Русия Президентын Татарстанда сайлатмаска! Татарстан хакимиятен туздырырга дигән максат куймадык, әмма 27 май көнне Югары Совет үз карарын үзгәртмәсә, максат та, вәзгыять тә кискен үзгәрәчәк иде, хакимият моны белеп торды. 25 мең кеше Югары Совет бинасын чорнап алып, карарны үзгәрткәнче, депутатларны бинадан чыгармады, гел «Азатлык!» кычкырып, байраклар, шигарьләр белән әйләнеп йөрделәр. Карар үзгәрмәсә, без Татарстан Президенты сайлау­ларын өзүне дә вәгъдә иттек, халыкны бойкотка чакырдык. Ул арада Әмир Мәхмүтов, Зәки Зәйнуллиннар «күләгәдәге хөкүмәт» төзи башладылар, үз араларыннан министрларны билгеләп куйдылар. Хакимият боларның барысын да белеп торды.

– Депутат эшендә ачлыктан соңгы көннәр ничек дәвам итте? Башкалар сездән шүрләдеме, мактадымы?

– Ачлыктан чыгу шактый озак һәм авыр булды, әмма мин үземне яңадан тугандай хис иттем. Бу ачлыктан соң Германиядән махсус килеп, Татарстан турында өч документаль фильм төшерделәр, Саба районына барып, минем туган авылымны, туган йортымны, ата-анамны, эчкән чишмәләремне, укыган мәктәбемне кинога төшерделәр, тарихта калдырдылар… Шүрләү яки мактауларны хәтерләмим, миңа алар кирәк тә түгел иде. Мин бит ачлыкка шәхси максат белән чыкмадым, ә Татарстанның бәйсезлеген яклап, татар халкының киләчәге өчен ачлык игълан иттем! Шушы ачлык дулкынында, шуның шаукымында без әле күп эшләр эшләдек – Татарстанның бәйсезлеге буенча референдум уздырдык, Республиканың яңа Конституциясен, телләр турында закон кабул иттек, йөзләгән татар мәктәп-гимназияләре, меңләгән мәчетләр ачтырдык… Без ул вакытта оешкан көч идек, хакимият безнең белән санлашырга мәҗбүр булды, без дә, шуннан файдаланып, милләтебез өчен кулдан килгәнне эшләп калдык. Аннан соң инде башка заманнар – приватизация, мал бүлешү, Мәскәү белән бергәләп урлашу чоры килде, безнең кебек милләтче депутатлар Казан түрәләренә комачау итә башлады һәм безгә бөтен җиргә, шул исәптән, депутатлыкка да, юллар ябылды. Ачлыклар онытылды, тук түрәләр заманы килде…

– Фәүзия ханым, ач­лыкның 20 еллыгын татар җәмәгатьчелеге ничек искә алырга тиеш? Юбилей җиңүме, алданумы?

– Мин нибары бер тапкыр – 1996 елның маенда гына ачлыкның 5 еллыгын билгеләп үттем, татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән бергә, үзем ач утырган урынга, Югары Совет бинасы каршына чәчәкләр алып барып салдым… Бу турыда нибары бер мәкалә яздым – ул «Ачлык» дип атала һәм шул елларда матбугатта басылып чыкты. Әлбәттә, ул чорда безнең сәяси ачлык зур җиңү, милләтне уяту һәм берләштерү булды, хәзер исә ул тарих инде. Алдану дип әйтмәс идем, чөнки болай бәяләү татар тормышындагы мондый зур сәяси чараны түбәнәйтү булыр иде. Миннән еш кына, ачлыкка чыкканың өчен үкенмисеңме, хәзер шулай эшли алыр идеңме, дип тә сорыйлар. Юк, мин ул вакытта Татарстанның бәйсезлеген яклап ачлыкка чыкканыма үкенмим, ул вакытта башка чара юк иде, шулай кирәк иде. Хәзер ачлыкта ул хәтле озак түзә алмас идем, ул халәтне күз алдына китерергә дә куркыныч. Ачлык мәйданында да минем үлем чигенә килеп җиткән вакытларым булды, гел табиблар саклап торды, әмма миңа максатка ирешмичә хәтта үләргә дә ярамый иде, миңа мәйдандагы халык кына түгел, милләт карап тора иде… Миңа бу юлда абынырга да, егылырга да, үләргә дә ярамый иде! Хәер, берәр экстремаль хәл килеп чыкса, мин хәзер дә гаделлек өчен амбразурага ташланырга, утка керергә әзер, холкымны үзгәртә алмыйм, теләмим дә. Шуңа күрә, алда ниләр буласын әйтеп булмый, милләт һәм өммәт өчен, динебез, телебез, бәйсезлегебез хакына тагын ачлыгы да, төрмәләре дә бик булырга мөмкин, чөнки мин кол ителгән халыкның бер көрәшче лидеры бит…

Әңгәмәдәш – Тимер СӘГЫЙТЕВ.

«Без милләт өчен мәйдан тоттык...», 4.8 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии