Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КҮЛМӘК ҖИҢЕН КИСЕП ЫШТАН ЯМАУ

ДәүДума депутаты Олег Матвейчев якшәмбе көннәрендә гипермаркетларның эшчәнлеген чикләргә кирәк дип әйткән. Бу кеше шулкадәр башлы икән! Гипермаркетларның эшен кыскартып буламы? Булмый. Булыр иде, әйтик, бүген эшләми ди, иртәгә ул бүгенге өчен хакны өстәп куячак бит. Чөнки кибетне тотарга, салымнарын, чыгымнарын түләргә кирәк. Депутат мондый чикләү базарларга, ярминкәләргә үсеш китерәчәк, ди. Үсеш китерсен өчен, ул ярминкәләргә шартлар тудырырга кирәк, әйбәтләп урынын бирергә, аерым вакытта гына түгел, ел буе үткәрелә торган итеп эшләргә. Шәһәрдә бер-ике җирдә генә түгел, җиде, сигез, ун җирдә булсын. Шарты тудырылса, бу ярминкәләр халыкны да туйдыра алачак. Башта шул турыда уйласын иде ул депутат. Гипер һәм супермаркетлар сәгать саен алыштыра хакны. Алар белән урам тулы. Алар хәзер үзеннән-үзе кимиячәк. Чөнки бөтенесендә бер үк төрле товар.

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

ТАБАН ШПОРЫННАН КОТЫЛДЫМ

«Безнең гәҗит»нең 4нче май санында (№17, 2022 ел) берәү аяктагы шпордан интегүе турында язган, аңарга бик әйбәтләп ничек дәваланып буласын аңлаткансыз. Мин дә үземә булышкан ысул турында әйтим әле. Табан шпорын өч көндә бетереп була. Ярты чиләк бәвел җыясың. Шуны аяк пешмәслек итеп җылытасың һәм беренче көнне биш минут тыгып утырасың. Аннары алып куеп торасың да, икенче көнне тагын шуны ук җылытып, бу юлы аягыңны ун минут тыгып утырасың. Шул ук бәвелне тагын алып куясың, ул әйбәтләп әчеп тора. Өченче көнне тагын җылытасың да, табаныңны унбиш минутка тыгасың. Һәр тыгып алганнан соң аягыңны сабынлап юасың да, әйбәтләп төреп йоклыйсың. Өч көн дигәндә бернәрсәң калмый. Мин үзем шулай дәваландым.

САЙМӘ әбиегез,

Биектау районы, Юртыш авылы

Редакциядән: халык медицинасы буенча дәваланыр алдыннан, табиб белән киңәшләшеп алу мәслихәт.

ТНВ «Һ» ХӘРЕФЕН БЕЛМИ

Элмә такталардагы хаталар турында телевидениедә, шул ук ТНВда күп сөйлиләр. Ә үзләре 9нчы май көнне тапшырулар программасына «Йөрәкләрдә хаман ут яна» дип язып куйганнар. «Х» хәрефе белән! Татар телевидениесенең татар тапшыруын шулай язуы бернинди кысаларга да сыймый бит инде. Шулхәтле ямьсез күренә ул. Нүжәли тикшерми чыгаралар инде ул программаны?! Менә шуның ише хаталар күп. Үзләре сөйләп торалар, ә үзләре дөрес итеп язмыйлар...

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Редакциядән. ТНВның программалар бүлеге белән элемтәгә кердек. «Чыгаручы редактор» белән тоташтырдылар. Укучыбыз тапкан хатаны әйтеп күрсәттек. Башта татарча сөйләшкән хатын-кыз, тыңлап бетергәч: «Разберемся», – диде. «Бүтән андый хаталар китмәстер бит инде?» – дип сорагач, «Надеюсь», – диде дә трубканы куйды. Ни «рәхмәт», ни «гафу үтенәбез», ни «сау булыгыз» юк. Менә шундый мөнәсәбәт...

ӘЗДӘН ДӘ КҮҢЕЛ СӨЕНӘ

«Сетевая компания» ветераннарны яклау, социаль ярдәм күрсәтү өчен төзегән «Забота о ветеранах. Надежда и опора» дигән хәйрия фонды ярдәме белән санаторийда ял итеп кайттым. Казаннан ерак түгел урман эчендә урнашкан «Балкыш» санаторие. Бөтен мөмкинлекләр бар: сәламәтлек өчен дисеңме, ял итү өчен дисеңме. Тәмле ризыклары хакында сөйләп бетерерлек түгел! Иң мөһиме –эшләүче хезмәткәрләрнең яхшы мөгамәләсе, мәрхәмәтлелеге. Юллама биргәнче үк, үзебез эшләгән Чаллы шәһәрендә урнашкан шушы фонд кызларының шалтыратып, хәл белешеп сөйләшүләре дә рәхәтлек бирә бит әле безгә. Теш куйдырту өчен дә акчалата ярдәм итәләр. Пенсиягә киткәндә, безгә бернинди дә матди ярдәм булмады, шушылай картайган көнебездә әз булса да ярдәм иткәнгә күңел сөенә.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

КУНАК БУЛСАҢ, ТЫЙНАК БУЛ

4нче май санында Илфат Фәйзрахмановның «Рамазан үтте, тик...» һәм Рәйдә Нигьмәтҗанованың «Ифтар үтте, юшкыны калды яки Республика ифтарына кемнәр килә?» дигән язмалары басылган иде. Мин андагы фикерләр белән килешәм. Ураза тотмыйча, бушка ашап йөрүчеләр бик күп, мин аларны беләм. Республика күләмендә уздырылган ифтарларны мин дә кабул итә алмыйм, ә менә шәһәрдә, авылда үз мәхәлләсендәге мәчеттә ифтар мәҗлесе оештыручылар булса, аларны хуплыйм, чөнки анда фитыр сәдакаларын да бирәләр. Кайсы гаилә авыр хәлдә яши, кемгә булышырга кирәк – моны һәр мәчеттә имамнар хәл итә, андый гаиләләрне беләләр. Аннан соң көне буе ураза тоткан өлкән яшьтәге әби-апалар, үзләренең яши торган урыныннан еракка китеп, ифтарга йөри алмый. Республика-күләм ифтар аэропорт янындагы бинада узды, дип язылган. Анда бару сәфәргә чыгып китү белән бер бит ул. Кызганыч, милләттәшләребез арасында «Кунак булсаң, тыйнак бул» дигән мәкальне белеп бетермәүчеләр бар икән. Шуңа күрә мәчетләребез эшләп торсын, дин сабаклары алсыннар, әдәп-әхлак, шәригать хөкемнәрен өйрәнергә барыбызга да насыйп булсын!

НАҖИЯ,

Казан шәһәре

ТӨЗӘТҮ

Газетабызның узган санында (11 май, 2022) «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә укучыбыз Кадрия Заһированың «Күрергә язмасын» дигән баш исеме астында фикере басылган иде. Шунда хата киткән. «Син сугышта түгел, сектада булдың», – дип язалар иде» дигәнне «Син сугышта түгел, «чистка»да булдың», – дип язалар иде» дип укырга кирәк. Кадрия Заһировадан һәм газета укучыларыбыздан гафу үтенәбез!

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии