Язмышны «3»легә язмыйк…

Язмышны «3»легә язмыйк…

Дүртенче сыйныфта укучы улым диктанттан «3»ле алып кайтты. Олысы башлангыч сыйныфларда «5»кә генә укыган иде. Контроль эшләрне, диктантларны аеруча ярата. Дәфтәргә, кем әйтмешли, җиле генә кагылып китсә дә, диктантны «4», «5»кә яза иде. Әмма нишләтәсең – бөтен бала да бертөсле булмый. Монысы белән «3»легә дә сөенәбез. Хәер, чынлап торып уйлансаң, сөенмәслек тә түгел бит менә бу эш.

Сигез җөмләлек текстта нибары өч ялгыш. Ялгышлары да ис китәрлек түгел: бер урында хәреф хатасы җибәргән дә, ике урында нокта урынына өтер куйган. Аның каравы, нинди катлаулы сүзләрне дә яза белә икән бит минем күптән түгел генә хәреф тә таный белмәгән кечкенә улым! Әйтик, «медведица» дигән сүзне. Монда әллә «с» язасы, әллә «ц». Үзең дә аптырап торырсың. Әйтик, «очутившись»ны. Яисә «схватила» сүзен. Кыскасы, өчле өчен баланы ачуланырга кирәк булгандыр инде, ә мин мактадым. Бүген билгеләр турында сүз кузгатуым да укытучыга яисә «өч-дүрт хата өчен өчле» куярга кирәк санаган мәгариф белгечләренә үпкә белдерү өчен түгел. (Баланы укырга-язарга өйрәткән өчен мин укытучыга, киресенчә, бик рәхмәтле!) Билгеләрдән бигрәк, безне «өчле»гә укучы балаларның укудан гына түгел, мәктәп, класс тормышыннан да читтә калуы борчырга тиештер.

Барыбер дә, бу күпмедер дәрәҗәдә укытучының эшкә мөнәсәбәтенә бәйледер, дип уйлыйм мин. Класста нинди дә булса җәмәгать эше килеп чыкса, сыйныф җитәкчеләренең күпчелеге, артык баш ватып тормыйча, гел кул күтәреп күз уңында торган яхшы укучыга куша бит. Мәктәпкүләм чараларга тагын шул бер үк актив балалар җәлеп ителә. Ә начар билгелеләр әкренләп кенә үз дөньяларына бикләнә бара. Кайбер укытучыларның берникадәр саксызлыгын: хаталарны бөтен сыйныф алдында тикшерүен, моның белән начар үзләштерүчене кыен хәлгә куюын, хәтта көлке объектына әйләндерүен дә өстәсәк… Һәм шушы артталык, читтәлекнең, икенче сортлы булуның мәктәп белән генә чикләнмичә, дистә елларга баруын, хәтта киләчәк язмышларга да тәэсир итәргә мөмкин булуын да искәртсәк…

Менә мин хәзер мәктәп елларын, классташларны искә алып, нәтиҗә ясап утырам да, ирексездән гаҗәпләнәм: лидерларның, шук-актив, абруйлы малайларның зур күпчелеге тормышын да нык, мул итеп корган икән. Тынычларга, йомшакларга, мәктәптә «ачыла» алмый калганнарга исә, нишләптер, дөнья гел кире килеп торган. Хәрби хезмәт үткәндә дә проблемалар килеп чыккан, гаилә йә бөтенләй корыла алмаган, йә эчү комачаулаган. Дөрес, искәрмәләр дә бар, әмма алар – искәрмә генә! Уйлана торгач, сәп-сәер ачышларга да килеп төртеләсең хәтта – кызганычка каршы, вакытсыз арабыздан китүчеләрнең дә күпчелеге мәктәп яшендә игътибарсыз, күләгәдә калучылар икән. Ярый ла, ул мәктәптән соң игътибарлырак шартларга эләксәң. Күп еллар элек сыйныфташ кызыбыз сөйләгәннәр хәтердә: сигездән соң, училищеда укыганда аның… җырга сәләте ачылып киткән. Юкса, җыр дәресләрендә хәйран матур җырлаганын сизгән булганбыздыр инде. Тик бу тыныч-тыйнак укучы баланы «уяту», җәмәгать эшенә, ниндидер чараларга тартырга тырышу ул чакта беркемнең башына килмәгән. Чөнки беркемгә кирәк булмаган бу һәм беркемнән таләп ителмәгән.

Дөрес, баланың йомшаклыгы да, психологик проблемалары да, беренче чиратта, мәктәпне түгел, безне – әти-әниләрне борчырга тиеш. Баланың укуга сәләте ул кадәр түгел икән, башка өстен якларын эзләү (рәсем ясарга яратамы ул, биергәме, спорт белән дусмы?) бигрәк тә мөһим! Кулыннан җитәкләп, түгәрәккә алып барырга, теләмим, бармыйм дип аяк терәп каршы торуын ишетми торырга, психологик ярдәм үзәкләрен эзләргә кирәктер. Тик без күп вакытыбызны хезмәт хакларының азлыгыннан зарланып, эштәге ыгы-зыгылар белән мавыгып, йә фатир җиһазлап, йә авыл белән ике арада йөреп, бәрәңге төбе өеп үткәрәбез. Баланың нәкъ менә бүген, ашыгыч төстә хәл ителәсе мәсьәләләре генә икенче планга – киләчәккә калып килә. Акыл өйрәтә, дип уйлый күрмәгез, кызганычка каршы, үзем дә нәкъ шундый!

Әйе, мәгарифтә өлгерешнең, бердәм дәүләт имтиханнарының, күргәзмә саннарның беренче урынга куелуын да танымыйча булмый. Аерым бер баланың күңел кичерешләре, психологик халәте мәктәпне (һәрхәлдә, күбесен) борчымый. Хәер, бу күрәсең бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай. «Три идиота» дигән популяр һинд фильмында да шушы ук проблема күтәрелә: төп герой институтта дистә еллар яшәп килгән тотрыклы тәртипләргә – укучыларны имтихан билгеләренә карап ике төркемгә аеруга каршы чыга. Факультет белән фотога төшкәндә, аны – түгәрәк «отличник»ны һәрвакыт беренче рәткә, профессор янәшәсенә, ә тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән дусларын иң артка утырта торган булалар. Һәм киләчәктә дә гел шулай «артта» яшәгән булырлар иде аның дуслары. Әгәр кешенең аңына сеңгән шушы тузга язмаган стереотипларны тар-мар итәрдәй әлеге дә баягы оригиналь егет булмаса…

Безнең җәмгыятьтә өчлегә укучының уңышка ирешүе бәхетле очрак, искәрмә генә булмасын иде ул. Ниндидер рейтингларны, күп очракта ясалма саннарны, беркайчан тәмамланмас бу «ярыш»ны балаларның күңел кичерешләреннән һәм сәламәтлегеннән өстен куярга ярамыйдыр…

Ризидә ГАСЫЙМОВА. 

Язмышны «3»легә язмыйк..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии