Кычытмаган җирне кашымыйк

«Безнең гәҗит»нең 42нче санында (23 октябрь, 2019 ел) Казандагы бер урамга Путин исемен бирергә кирәк дигәнне укыдым да, башта эчемне уа-уа көлдем.

Леонид Ильич Брежневны бакыйлыкка озаткан көнне мин Мәскәүнең Внуково аэропортында идем. Эш сәфәре белән баруым иде. Әле миңа очып китәргә байтак вакыт бар. Халык күп, бар да үз рейсын көтә. Җайлап кына телевизор каршысына утырдым. Кичке сәгать тугыз, «Время» тапшыруы башланды. Илнең бөтен хәбәре шунда бит инде. Леонид Ильичның исемен мәңгеләштерү өчен Чаллы шәһәрен Брежнев дип үзгәртергә дигәч, халыкның кычкырып көлеп җибәрүеннән аэропортның түбәсе күтәрелде дип торам. Рәхәтләнеп көлделәр. Инде мин эш сәфәрен тәмамлап кайтканда, бик зур хәрефләр белән «Город Брежнев» дип язып элгәннәр иде. Шуннан әллә модага кереп китте инде, белмим, Ярославль шәһәрен Андропов шәһәре дип үзгәрттеләр. Мин эшләгән заводка Ярославльдән асбест кәгазе килә иде. Аз гына тоткарлык булып, җибәрми торсалар, тотынабыз шалтыратырга: «Алло, алло! Андропов? Мин Брежнев! Җибәрегез асбест кәгазен тизрәк, план өзелә», – дибез. Телефонның ике башыннан да кычкырып көлгән ишетелә.

Мин әле шикләнеп тә, борчылып та куйдым: Казанны да Путин шәһәре, бер дә булмаса, Шәймиев шәһәре дип үзгәртеп куймагайлары, дип. Әнә үрнәк алыгыз: Астана Нурсолтан булды да куйды. Ә Фәрит Мөхәммәтшинның исемен кайсы урамга куябыз? Ул да бит 20 еллап спикер булып утыра. Шулай итеп, тарихи исемнәрне үзгәртеп бетереп торыйк та, яңадан элеккесенә кайтырбыз – Ленинградны – Петербург, Сталинградны – Волгоград, Брежневны кабаттан Чаллы, Андроповны Ярославль дип үзгәрткән кебек. Онытып торам, әле бит Явыз Иванга һәйкәл кую өчен дә зур мәйдан кирәк, ди. Бу шәхес культы була түгелме соң? Әллә мин аңлап бетермим инде? Әле кашырга кычытмаган урыннар күп бугай.

Тәүфикъ СӘГЪДИЕВ,

Буа шәһәре

Комментарии