Үз җиребездәге үгилек

Явыз Иван гаскәрләренең Казанны яулап алганда һәлак булган милләттәшләребезне искә алу – Хәтер көне быелның 12нче октябрендә 30нчы тапкыр билгеләп үтелде. Дәүләтчелегебезне югалтканнан башлап, күп гасырлар буе төрле мәкерле ысуллар белән кыерсытылган халкыбызның әле дә сакланып кала алганына шаклар катарлык. Цивилизация заманында – XXI гасырга чыккач, тулы хокуклы халыклар рәтендә яшәрбез кебек күренгән өметләр дә акланмады. Оялу, уңайсызлану кебек, кешелеклелек гамәлләрен дә санга сукмыйча, урыс булмаган милләтләрне үз ана телләрендә укудан тыеп, аларны телсез калдыруга кадәр барып җиттеләр бит. Бу кадәр дә акылсыз, мәгънәсез гамәлләрнең Конституция гаранты булган ил җитәкчесенең күрсәтмәләре буенча эшләнгәнен берничек тә аңлап булмый.

Быелгы Хәтер көнендә беренче мәртәбә Кол Шәриф мәчетендә Казанны саклаганда һәлак булган милләттәшләребезгә багышлап намаз укыганнан соң, Сөембикә манарасы янында аларның рухларына багышлап дога кылынды. Һәлак булганнарны искә алган Хәтер көнендә, элекке елларда башка барлык мәчетләрдә дә алар рухына намаз укып, дога кылуның кирәклеге аңлашылмаслык әйбер түгел бит инде. Патшаларга дога кылулар гел булып тора бит югыйсә.

Без дәүләтебезне югалткан кайгылы Хәтер көнендә православ чиркәү әһелләренең, безнең халкыбызны мыскыл иткән шикелле, үзләренчә Җиңү бәйрәме оештырып, Казанны яулап алганда һәлак булган урыс сугышчыларына куелган һәйкәл-чиркәүдә бәйрәм чаралары оештыруы билгеле булды.

Казанны илбасарлар яулап алганда һәлак булган милләттәшләребезгә үзебезнең җиребездә шушы көнгә кадәр һәйкәл куелмаган. Агрессорга һәйкәл куелган, ә туган илен саклап һәлак булучыларга ни өчендер куярга ярамый булып чыга түгелме? Бөтен дөньяда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә һәйкәлләр куела, ә бездә нишләп ярамый?

Сугышларда Җиңү көне билгеләп үтелгән кебек, җиңелү көненә багышланган Хәтер көне дә рәсми рәвештә танылып, җитәкчеләребез катнашында үтәргә тиеш. Алар үзләре дә үткәрми, Татар иҗтимагый үзәге зур тырышлык куеп оештырган чаралар өчен рәхмәт әйтәсе урынга, төрледән-төрле каршылыклар уйлап чыгаралар. Шәһәр үзәгендәге дүрт-биш урынны сорап карасалар да, анда үткәрергә рөхсәт итмичә, шәһәр читендәге кеше йөрми торган урыннарда гына үткәрергә рөхсәт итәләр. Милләтебез, гореф-гадәтләребез, телебез сакланып калсын өчен, Конституциядә язылганнарның үтәлешен таләп итүче Татар иҗтимагый үзәге вәкилләренә җинаятьчеләргә караган кебек карап, аларга штрафлар түләтеп, суд-прокуратура юлында йөртеп интектерәләр. ТИҮ вәкилләре инде олы яшьтәгеләр, бер тиен акча алмыйча, дәрәҗәле исемнәргә өметләнмичә, милләтебезгә карата кылынган гаделсезлекләр белән килешә алмыйча, татар мәктәпләре сакланып калып, Төп Законда язылганча, татар теленең дәүләт теле булуын гына таләп итә. Ә аларны моның өчен җинаятьче кебек күрәләр. Бөтен бәлаләрнең башында Конституциядә язылган хокукларыбызның бозылуы ята.

Казан шәһәре мэры булып Камил Исхаков эшләгәндә, башкалабызның Карл Маркс урамындагы бинада 3-4 төрле юнәлештә милли эш алып баручы Милләт йорты эшләде. Төрле сәбәп табып, милләтпәрвәрләрне аннан куалап чыгарганнан бирле бу бина буш тора. Президент Рөстәм Миңнеханов Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә булганда милләттәшләребез белән очрашмый калмый. Анда һәрберсенең утырып эшли торган үз бүлмәләре булуын күреп торабыз.

Без – татар милләте вәкилләре, татар иленең үзәгендә туып-үсеп, эшләп яшәгән милләттәшләребезнең үз биналары булмауны шулай кирәк дип кабул иткән җитәкчеләребезгә оят түгел микәнни? Алар хакимияттән киткәннән соң, үз халкына бер изгелек тә эшләмәүләре өчен уңайсызланып, оялып яшәүдән курыкмыйлар микәнни? Югарыдагыларга ничек кенә ярарга тырышсалар да, аларга хәзер дә рәхмәт әйтүче юк һәм соңыннан да булмаячагы билгеле. Шуны онытмасыннар иде үзебезнең җитәкчеләр.

Үз җиребездә үги хәлендә яшәү безне хурландыра һәм нәфрәтләндерә.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии