- 18.01.2021
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2021, №01 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хаҗи Әхмәтҗановның кушаматлар турындагы язмасын укыгач язам. Безнең Илмин авылында (Саратов өлкәсе) башкачарак. Күп кеше үз кушаматыннан тыш нәсел кушаматына да ия. Берничә мисал: «Үзбәк» Сөләйман. Әмма ләкин нәсел кушаматы – «Зурбаш».
«АДАШКАН» РӘШИТ
Сугыш беткән елны 15-16 яшьлек Рәшит сахрада адашкан. Адашып йөри торгач Новорепин авылына килеп чыккан. «Ты кто?» дигән сорауларына «Чонгор, бабушкин сынок», – диеп җавап биргән. «Адашкан» кушаматы шулай тагылган. Әмма нәсел кушаматы «Чонгор» аның.
«ДЕ ГОЛЛЬ» НАРИМАН
Ветеринария институтында укыганда группадаш кызлар аңа ялгышыпмы, шаяртыпмы немецча текст урынына кулына французча текст тоттырып экзаменга кертеп җибәрәләр. (Мәктәптә «иностранный язык»ны укымаган була) Укытучы «2»ле куеп, куып чыгара. Икенче көнне стена газетасында «де Голль шагает по институту» дигән карикатура пәйда була. Ләкин Нариманның нәсел кушаматы «Чувашлар»
ВӘЛИТ «ӘХЕМ»
Ильясларның нәсел кушаматы – «Кара чәркә». Күп сәләткә ия кеше ул. Шигырьләр, җырлар, такмаклар иҗат итеп тирә-якта дан казанды. Карачар – мишәр авыл. Әгәр дөрес булса, Кара чәркә токымы Муром янындагы Карачарово авылыннан чыккан, имеш. Бу Кара чәркәләр нәселеннән Мәликә исемлесе мәшһүрдер. Чая, батыр йөрәкле булып, агалары өстеннән командирлык кылып йөргән.
ЗУРБАШЛАР
«Арян бәбәк» Ариф, «Озын тисбе» Хәсән, «Укынь корсак» Усман, «Җаһил» Хами (Мөхәммәтҗан), «Акыллы» Ахсян – боларның барысының да нәсел кушаматлары «Зурбаш». Бу кушамат аталарыннан, 1801нче елда туган Ходайбирде Туктар улыннан килә. Тарих фәннәре кандидаты А. А. Хәбибуллин бу кушамат турында болай яза: «…в третьей махалле поселился переселенец из с. Аенбура (Верхняя Елюзань) Ходайбирде сын Туктара Вафин по кличке «Зурбаш» – родоначальник верхазовской ветви фамилии Туктаровых. Свое прозвище, а таковое имели все жители села, он получил вероятнее всего не по физическим, а по интеллектуальным критериям». («История татарского села Верхазовка» Саратов, 2018, 31 бит) Тик 1909нчы елда язылган бер чыганакта Ходайбирде баба үзе дә, 14 ел Бохарада укып кайткан оныгы мелля Мөхәммәдгали дә фетнәче (мөфәттин) итеп тасвирланганнар. Манускрипт (кулъязма китап) КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана. (№124Т,№5854. Мөхәммәдфатих бин Әюб Әл-Илмини. «Ма хазәрә фи Тәварихы Алтата» 124-125, 139-141 битләрдә).
Г. ТУКТАРОВ,
Биектау районы, Биектау авылы
Комментарии