- 18.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №11 (19 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин Олы Кариле авылының үзәгендә туып үстем. Авылның исеме күңелегезгә салкын катыш шомлану йөгертмәсен, чөнки әлеге атама авылга нигез салучы Карәле бабай исеменә барып тоташа. Тик ни гаҗәптер, балачак елларыннан бирле, капкадан чыгып карашымны шул «үзәк» тарафына юнәлткән саен, ул миңа кар бөртеген хәтерләтә. Үзенең зурлыгы, төзеклеге, бөтенлеге белән дә беренчелекне бирмәгән авылымны мин табигатьнең боз челтәре белән бик нәзакәтле итеп үрелгән бер нәни могҗизасына, дөресрәге, хыялым белән авылымны кар бөртеге «схема»сына сыйдырып бетерәм.
Менә аның үзәге. Кара шәле белән яшьле битен каплаган горур ана һәйкәле Бөек Ватан сугышында ятып калган балаларының мәңгелек йокысын саклый. Баласына карата аналарда гына була торган сагышлы, тугры, җавапсыз ана мәхәббәтенә мәдхия җырлап мәгърур чыршылар тирбәлә. Әле ярый янда гына табигать һәм кешеләрнең күңелләрендә төзәлә алмаслык яраны аз гына булса да шифалы догалар белән басып торучы мәчет бар. Шушы сагышлы ассамблея як-якка туп-туры боз кристалларын хәтерләтеп сузылган урамнарга хәер-фатиха бирә.
Үзәк дигәч тә, аның төп бизәкләрен, ягъни күрке булырдай урыннарын әйтми калсам, авылымның бөтенлеген тасвирлауга хилафлык килер иде, минемчә. Авыл капкасыннан керүгә турыга юл алсаң, Мәчет тавыннан күтәрелмичә хәлең юк. Һич ялыктыргыч, күңелсез түгел бу юнәлеш, чөнки үз-үземне белә башлаганнан бирле, монда берничә кибет гөрләп һәм тату эшләп тордылар. Кайсына гына керсәң дә, сатучыларның балкып каршы алуларыннан төшкән кәефең күтәрелә. Кирәк әйберне алырга онытып, теләмәгәнен тотып кайтып кергән чаклар була хәтта.
Юлыңны уңга каерсаң да дөрес эшлисең. Тик вакытында гына кайтып өлгер. Бу урамны Сабантуена илтү өчен сайланган иң пөхтә урам дип саныйм мин. Чуар сөлгеләр кадалган, төрле төсле флаглар белән әйләндереп алынган бәйрәм мәйданы, әйтерсең, сине генә көтеп торадыр сыман.
Ә менә бәйрәмнән кайтканда үзәк урамның артыннан китә күп кеше. Мәшәкатьләрен бер якка куеп, көне буе ваемсыз, чын күңелдән ял иткәннәреннән оялып дигәндәй, рәшәткә янына җиткәч, чәч-башларын каплап кулларын догага күтәрәләр. Мәңгелек йортка киткән якыннарыннан бердән-бер истәлек булып калган каберләргә зыярәт кылалар. Шулай итеп газиз урамыма артлатып, моңаеп килеп кердек. Моңсу, чөнки болай да кечкенә саналган урам йортлар саны ягыннан әлегә бирешмәсә дә, күп кешеләрен җуйды. Күз яшеннән иелгән башың тиз күтәрелә, күтәрелми ни, каршыңда авыл тормышын энә күзеннән үткәреп торучы идарә йорты басып тора. Эшкә баручы, кайтучылар гына түгел, Әпки инеш урамына таба юл тотучылар, кунак мазарлар да күренә аннан. Ике катлы бу бинаның тәрәзәләре мәктәп урамына юл каермаган укучыларны да бик тиз күреп алалар.
Мәктәп урамы… Мәктәбе генә түгел, урамдагы һәр йорт, анда яшәүче кешеләр – барысы да бу урамның аерылгысыз бер өлеше кебек күз алдына бастылар. Шулай да, җанга аеруча якын, минем вөҗданымны кинәт уятучы бер йорт бар икән бит араларында. Ул – Мәрьям апалар йорты.
«Мәрьям апаларыңа барасыбыз бар, киемнәреңне буяп кайтма. Мәрьям апаларга баргач, олылар сүзенә кысыласы булма», – дип кисәтеп куя торган иде әнием. Бу гаҗәеп ягымлы, мөлаем апа (әби дияргә тел әйләнми) безнең гаиләгә әти-әнием ягыннан да туган тиешле кеше түгел. Үз вакытында кулына уңышлы гына аттестат һәм юллама алган әнием таба бу апаны, ягъни фатирга төшә. Тулып пешкән алмадай матур әнием һөнәри яктан да, көнкүреш эшләрдә дә һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Камиллекнең чиге юк, диләр. Мәрьям апаларда фатирда торып, әнием үзендә булган күркәм сыйфатларны ныгыта, тәртипле, үрнәк яшәүне үзенә девиз итеп куя.
Үзендә чыныгу алган сылу кошчыгын күрше урамдагы йортка килен итеп озаткач та, алар арасында хөрмәт катыш дуслык җепләре өзелми. Хәтеремдә калган барлык туган көннәрдә Мәрьям апа иң көтеп алынган кунакларның берсе иде. Ай, аның пөхтә итеп атлас бант белән уралган бүләкләрен көтеп алулар! Шуннан кош теле кадәр генә котлау открыткасы чыгар. Тормышыбызда ел дәвамында булган вакыйгаларга бәйле киңәшләр, сокланулар – һәммәсе рифмалар белән шунда кунган булыр.
«И, Аллам, оекбашны дәвам итәсе урынга, шарфка кереп киткәнмен», – дип шелтәләп алды ул үзен бер килүендә. Уңган кеше ял итәргә дә кул эше белән килә. Лаеклы ялга чыккан Мәрьям апаны мин беркайчан да эшсез күргәнем булмады. Пөхтә итеп такта белән түшәлгән ишегалдында ялгышып туфрак кисәге, өендәге паласларда чүп әсәре күрмәссең. Түр тәрәзәләр яраннар белән тулган. Ел әйләнәсендә шау чәчәккә күмелгән шул тәрәзәләргә сокланып, бу матур өйнең капкасын гына булса да ачып карарга кызыгып китүчеләр күп булгандыр. Мин исә шушы гүзәл йортның даими кечкенә кунагы булдым. Дөресрәге, әни әзерләп биргән сөтне түкми, ватмый Мәрьям апаларга илтеп кайту йөкләнгән иде үземә. Аның инде күптән әзерләнгән алмаш савыты, савыт эченә Казан күчтәнәчләре тутырылган булыр. «Илдар абыең кайтып китте бит әле, бәбкәм», – дип үзенең шатлыгын да уртаклашып алыр шул арада.
Мәрьям апа өч баһадир улын берүзе үстереп аякка бастыра. Сугышта алган яраларыннан мантый алмыйча ире 1948нче елда ук дөнья куя. Өенең түрендә, ләкин кеше кулы тиеп борчымый торган пыяла рам астында Мәрьям апаның яшьлек истәлекләре һәм якын кешеләренең фотосурәтләре лаеклы урын алган. Берсеннән берсе матур уллары, күз явын алырлык оныклары, алтын бөртекләре – оныкчыклары карап тора аннан. Аларның һәрберсенә тәртип һәм тәрбия, пөхтәлек һәм зәвык кагыйдәләрен кызыл җеп итеп сеңдерүче дә Мәрьям апа иде шул. Ялга кайткан һәр оныгы кырыс, ләкин ихлас тәрбия алып китте. Хәер, оныклары гынамы соң, аңа фатирга кергән яшьләр дә киләчәккә дөрес, уңышлы билет эләктерделәр дияргә мөмкин.
Чит-ят җирләргә дәүләт кушуы буенча эшкә җибәрелгән яшь-җилкенчәкнең хәлен бик яхшы аңлый Мәрьям апа. Заманында Чистай районының Татар Талкышы кызы, авыл хуҗалыгы техникумында кече агроном-кырчы һөнәре алгач, Кама Тамагы районының «Ур» орлыкчылык хуҗалыгына эшкә билгеләнә. 1946нчы елдан бирле аның тормыш һәм хезмәт юлы Олы Кариле авылы белән бәйләнә. Мәрьям апа фидакарь хезмәте белән авылның данын ил каршында күтәрүгә гомерен багышлый. Алдынгы нәтиҗәләре өчен зур исемнәргә, югары бүләкләргә лаек була. Алдан сөйләгәннәрдән күренгәнчә, лаеклы ялына чыккач Мәрьям апа яңа эшенә үз тәҗрибәләреннән чыгып киләчәк буынны тормышка әзерләү вазифасына җиң сызганып керешә, уңай нәтиҗәләре дә озак көттерми.
Яшел бәбкә үлән белән капланган капка төбеннән машиналар өзелмәс. Бер бите ай, икенчесе кояш кебек балкыган, ыспай киенгән апа-җиңгиләр, пөхтә, җитез, шаян телле абыйлар төшәрләр аннан. Уңышлары белән мактанырга түгел, бәлки ирешкән нәтиҗәләрен тыйнак кына сөйләп, Мәрьям апага рәхмәтләрен җиткерергә киләләр алар. Ә ул исә горурлык катыш ярату яшьләре белән тыңлап, тагын да төпле, көтелмәгән яңа киңәшләрен биреп, сине яшәргә һәм эшләргә дәртләндереп озатып җибәрә. Сүзе белән генә түгел, халәт-торышы белән дә тәрбияли белүче кеше ул Мәрьям апа. Ходай биргән бу сәләтнең оеткысы гаилә тәрбиясеннән килгәнме, язмыш чыныктыруыннан оешканмы, әйтә алмыйм. Әмма шушы кешенең барлыгын белеп, тоеп яшәү миңа рухи ныклык, яшәргә көч бирә, тормышка мәхәббәт уята.
Хәзерге вакытта Мәрьям апа Татарстанның иң гүзәл шәһәрләреннән берсе – Чаллыда кече улы гаиләсендә яши. Гүзәл шәһәр дим, чөнки Мәрьям апа яшәгән җир ямьсез була алмый. Ак яулыгын таслап ябып, ап-ак йон оекбашларын киеп анда да бик күркәм йөридер, төпле киңәшләре белән кала кешеләрен дә яраттырып өлгергәндер. Шулай да аның өчен иң зур сөенеч гомер кичергән авылы белән элемтәгә керү, гомер иткән күршеләренең, авылдашларының исәнлек-саулыгын белеп тору.
«Мәрьям апа өен сатарга куйган икән. Хакы фәлән кадәр икән». Быелгы Сабантуеннан алып килгән иң зур яңалык иде бу. Өе, йорт-җире өчен һәр күзәнәге белән әрнеп торган Мәрьям апага бу карарга килүе җиңел булмагандыр. Казан гына түгел шул Чаллы. Чакрымнары бик күп шул аның. Балаларын, туганнарын артык мәшәкатьтән арындыру өчен эшләнгән эш бу, беләм. Нәрсә булса да, арты хәерле була күрсен. Аның өен сатып алып торырга ниятләүчеләр Мәрьям апа истәлегенә тап төшермәсеннәр иде. Бу бәрәкәтле нигезнең хуҗасы сүзе, эше белән һәр кешегә бәйрәм, ышаныч алып килгән кебек, яңа хуҗаларның да кылган гамәлләре сагынып, кайтып сөйләрлек булса иде.
Авыл – ул үзенә күрә бер кечкенә дәүләт. Андагы һәр хәрәкәт, һәр адым күз уңында, тел очында. Монда яшәүчеләрне авылдан, ә авылны кешеләреннән аерып карарга мөмкин түгел. Авыл белән кеше бердәмлеге теге яки бу төбәкнең йөзен билгели. Бу бөтенлекне күрә һәм таный белгән кешеләр туган авылын әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр бишегенә салып тибрәттеләр. Мин дә исә авылыма карата олы хөрмәтемне, рәхмәтемне шушы язмам белән аңлатырга тырышып карадым.
Ләйсән ДИМИЕВА.
Казан шәһәре.

Комментарии