« Журналист ялчы түгел» (2012, №4 (1 февраль) язмасына кайтавазлар

« Журналист ялчы түгел» (2012, №4 (1 февраль) язмасына кайтавазлар

СЕЗ ХАКЛЫ ТҮГЕЛ

Илфат Фәйзрахмановның «Журналист ялчы түгел» дигән мәкаләсе басылган иде.

Сез анда хаталарыгызны күрсәтеп, үзегезгә шалтыратулары хакында да язгансыз. Минемчә, аларга рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Алар шалтыратканга акча сорамый бит.

Сезгә кичке сәгать 8дә шалтыратулары ошамаган. Бу соң вакыт түгел. Сез дә завод эшчесе түгел. Моның бернинди дә начарлыгы юк. Эш вакытында шалтыратмасыннар өчен, телефонны сүндерергә була. Ул да, сез дә дорфа сөйләшкәнсез. Болай кирәк түгел.

Ф.АБЗАЛ.

Яр Чаллы шәһәре.

ГАЕП КЕМДӘ ЮК?

Әйе шул. Газетага бар күңелеңне биреп эшлә дә, кемнәрдер авыр сүз әйткәч, йөрәк авыртадыр. Дөньяда төрле кешеләр бар. Тырнак астыннан кер эзләүчеләр күп. Барын да йөрәгегезгә якын алмагыз.

Роза АБЛИЕВА.

Казан шәһәре.

ЭЛЕГРӘК БЕЛМӘДЕМ

Мин газетагызны икенче ел гына алдырам. Кулыма алган саен, ник бу газетаны элегрәк белмәдем икән, дип үз-үземә гаҗәпләнәм.

Газета тирән эчтәлекле, шигърият дөньясыннан башлап, сәяси тормышка кадәр барын да яктыртасыз. «Безнең гәҗит» – дөреслекне, дөньякүләм яңалыкларны эченә алган бердәнбер газета. Ә гаеп эзләп утыручыларга килгәндә, аларны юылган кердән тап эзләүчеләр дияр идем. Уңышлар сезгә! Афәрин, дуслар!

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш.

Комментарии