- 18.06.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №24 (19 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТЯМАЕВКА РӘХМӘТ!
9нчы июнь көнне безнең Алексеевскида бик зур Сабан туе булды. Анда үзенең төркеме белән Фирдүс Тямаев килгән иде. Ул безгә 3 сәгать буе шундый күңелле концерт куйды. Башта ук: «Фонограммага булмас, ничек тә тырышырмын», – дип әйтеп куйган иде. Шулай булды да, бернинди фонограммасыз җырлап чыкты. Әнисенә рәхмәт шундый малай үстергәне өчен! Аның төркемен дә мактап бетерә торган түгел! Шуның хәтле күңелле булды! Фирдүскә дә, төркемдәге егет-кызларга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим.
Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Алексеевск районы, Әшнәк авылы
ГАЗ ӨСТЕНДӘ УТЫРАБЫЗ, Ә ҮЗЕБЕЗ…
Радиодан «быел газга түләү 1 процентка арта» дип сөйләделәр. Ә 2020нче елга газ бәясе 3 процентка артачак икән. Без укыганда «чит илләрдә әйбер хаклары, дару бәясе көн саен артып тора» дип сөйлиләр иде. Шул чакта ушыбыз китә иде. Хак Тәгалә «ашыкмагыз, гомерегез булса, сез дә күрерсез» дип әйткән, ахрысы. Менә күрәбез хәзер. Бездә дә бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп артып тора. Үзебез газ өстендә утырабыз, үзебез газ өчен 5 сум 25 тиен түлибез. Әле бөтен ил буенча бер бәя түгел бу, төрле төбәктә –төрлечә. Ә Украинада газ бәясе – 3 сум 72 тиен, Белоруссиядә – 2 сум 68 тиен, Казахстанда – 2 сум 16 тиен. Бу өч ил дә газны Русиядән сатып ала икән. Аерма бик зур бит! Безнең илнең халкы чит илләрнекеннән дә кадерсезрәк микәнни? 10 мең сум пенсия алган халыкка нишләргә кирәк? Депутатлар, министрлар халыкны искә дә алмыйлар. Авыл җирендә бигрәк тә. Кәҗә, сарык йоннарын – килограммын 10 сумнан, сөтнең литрын 17 сумнан җыялар. Ә үзләре, авыл хуҗалыгын күтәрәбез, дип сөйләгән булалар. Авыллар бетеп бара инде. Сентябрь аенда булачак сайлауда депутатларның 80 процентын яңадан сайласыннар иде. 20шәр ел депутат булып утырганнары бар бит алайса. Менә мин үзем өч депутатка хат юлладым, берсе дә җавап язмады…
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
САБАН ТУЕ БУЛМАДЫ…
Узган санда басылган «Татарстан авылларындагы Сабан туйларының беркемгә дә кирәге юк – акча да бирмиләр, санын да белмиләр» (№23, 13 июнь, 2019) дигән язмада бик дөрес фикер әйтелгән. Без, ягъни халык, берәүгә дә кирәк түгел. Беренче чиратта үз халкы турында уйлыйсы урынга, Татарстан да чит илләр турында уйлый. Менә безнең авылда да быел Сабан туе булмады. Имеш, Питрау бәйрәме белән бергә үткәрәселәр икән. Имеш, ике тапкыр бәйрәм итәргә акча юк икән. Ләкин һәр бәйрәмнең үз шарты, үз вакыты бар бит. Болай берләштергәч, бөтен ямен бетерәләр. Авыл халкыннан салымын җыя беләләр бит, нишләп шуннан Сабан туйларына да әзрәк өлеш чыгармаска?..
Әлмәт районыннан бер бабай (исемем һәм авылым редакция өчен генә)
НӘРСӘ БУЛЫП БЕТТЕ?
Узган ел, Арчадагы «Балыкчылар авылы»н дәүләт милке итеп күчерәселәр һәм анда балалар тернәкләндерү профилакторие буласы, дип ишеткән идем. Шул мәсьәлә ничек тора икән? Күрше-күләнне дә борчый бу сорау. Кукмара Арчага бик якын бит, шуңа эшләрнең ничек барганын белеп торасы килә.
Альберт ГӘРӘЕВ,
Кукмара бистәсе
Узган ел сентябрьдә Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Алексей Песошин Арчадагы «Балыкчылар авылы» күңел ачу комплексын карарга барган иде. Шуннан соң президентның матбугат хезмәте: «Бу комплекста тиздән балалар һәм яшьләр лагеры булачак», – дип хәбәр итте. Профилакторий була, дигән хәбәрне каян алдыгыз икән, бөтен рәсми хәбәрләрдә дә «лагерь» дип бара. «Бизнес Онлайн»: «Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов монда хәрби-патриотик лагерь оештыру турында уйлый», – дип язды. Бу хәбәрләр чыкканда, «Балыкчылар авылы» дәүләт карамагындагы «Татагролизинг» милке булып санала иде инде. Комплексны балалар ялын оештыру өчен яраклаштырырга, һәрберсе 42 урынга исәпләнгән 5 корпус салырга, шулай ук ашханә һәм мәдәният үзәге төзергә кирәк, диелде. Эшләр бу җәйгә бетәргә тиеш иде. Ләкин «Балыкчылар авылы» комплексы Яшьләр эшләре министрлыгы төзегән лагерьлар реестрына кертелмәгән әле.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии