«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ВАХИТ ИМАМОВКА КАГЫЛМАГЫЗ!

Соңгы 20 елда безнең кебек гади кеше акчасына эшли торган күпме институтлар оешты. Алар безгә каршы эшли. Бүгенге җәмгыятьтә шуларның мәкерле сәясәте бара. Ләкин бу институтлар гади халыкның күтәрелүеннән курка, шуңа күрә әйдәп баручы шәхесләребезне аяк астына салып таптый башлады. Моны начар авыру белән дә тиңләп була: башта берсен чеметәләр, аннары икенчесенә кул сузалар. Менә Вахит Имамовка каршы барган пычрак көрәшкә ачуым чыга. Ул – заманабызның күренекле язучысы. Мин аның белән чиксез горурланам. Безнең Чаллыда аның китабы булмаган бер генә гаилә дә юк. 90нчы еллардан ук аның китапларында тәрбияләндек. Вахит Имамов алдында баш иябез. Без аның белән! Аны экстремизмда гаепләүчеләргә исем китә. Аңа кагылмасыннар иде. Татарның бер бәете сүзләрен беркайчан да исебездән чыгармыйк: «Әй балалар, балалар, дәүләтне бит алалар, дәүләт өчен шаһит китте, онытмагыз балалар!».

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА,

Чаллы шәһәре

ИСЕМНЕ ҮЗГӘРТЕРГӘМЕ?

Минем оныгым югары уку йортын тәмамлагач, кияүгә чыкты һәм Себергә китеп урнашты. Анда аларның уллары туды. Үзләре балага Марат дип исем кушты, ЗАГС таныклыгына да шул исемне яздырдылар. Ләкин Себердә мәчеткә исем куштырырга баргач, бер хәзрәт Марат дигән исем юк дип, ул исемне кушмаган, бүтән төрле исем кушкан. Ләкин безнең өчен ул барыбер Марат. Өйдә дә шулай дип эндәшәбез. Бу вакыйгага карата берәр хәзрәтнең фикерен беләсе иде.

Маратның әбисе,

Алексеевск бистәсе

Сезнең соравыгызны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык һәм мондый җавап алдык:

– Беренчедән, олы буын, ягъни без – балаларыбыз өчен җавап бирүче. Моны онытмасак иде. Бу исем мөселманча Мурат була. Ул һәр муллага да таныш исем. Аннары, бер мулла да мөселман исемен кушмыйча, башка диндәге исемне кушмас. Икенчедән, баланы ничек атап йөртәсез, шул исемне кушсыннар иде. Себердәге мәчеткә барып, Марат дигән исемен куштырырга кирәк.

ТАТАРСТАН – СУВЕРЕН ДӘҮЛӘТ

Матбугат чараларыннан күренгәнчә, кайбер зыялы милләттәшләребезнең татар теле һәм милләте бетәчәк, дип сөйләгән сүзләре еш басылып тора. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Ул Русия Федерациясендә халык саны буенча икенче урында тора. Татар халкы биш гасырга якын коллыкта яшәп, мәҗбүри чукындыруларга, тере килеш яндыруларга, бәкеләргә батырып үтерүләргә карамастан, өметсезлеккә бирелмәде һәм бирелмәячәк. Татар халкы бөек халык, ул мәңге яшәячәк!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ТАШЛАМА БАРМЫ?

Хөкүмәт фатирларында яшәүче пенсионерларга берәр төрле ташламалар каралмаганмы?

Исемем редакция өчен генә,

Биектау районы

Cезнең соравыгыз буенча Биектау районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Анда «Кызганыч, бернинди ташламалар да каралмаган. Әгәр дә пенсионерларның пенсия күләме әз булса һәм утка-газга түләүне капламаса, ул аз керемлеләр өчен субсидия алу хокукына ия. Башка төрле ташламалар юк», дип җавап бирделәр.

АЛДАП ҖЫЙДЫЛАР

Безнең авылда үзара салым акчасының күләмен ачыклау өчен, референдум үткәреп, бер йортка 1200 сум билгеләделәр. Аны түләдек. Ләкин акча җыю кәгазендә 500 сум дип кенә куелган. Нигә алай икән ул?

Исемем редакция өчен генә,

Актаныш районы, Күҗәкә авылы

Сезнең соравыгыз буенча Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Галимҗанова Рәйхан Фелүс кызына шалтыраттык. Ул Күҗәкә авылы җирлеге караган авылларның һәр йортыннан да 1200 сум күләмендә акча алынуы һәм кәгазьләрдә дә шул сумманың язылуы турында сөйләде.

– Без җыелган барлык акчаны да авыл җирлеге өчен тотабыз. Кемдер өендә аяк күтәреп ятып, безне акчаны кесәгезгә саласыз, дип гаеплисе килә икән, ялгыша. Шул үзара салым акчасына ике авылның зиратын койма белән әйләндереп алдык, электр чыбыклары суздык. Моның барысы да акча бит, – диде ул.

ЯШЬЛӘР АВЫЛГА КАЙТМЫЙ

Без телевизорны һәрдаим карап барабыз, «Яңалыклар» тапшыруын да калдырмыйбыз. Шулай да күңел булырлык тапшырулар юк анда. Көн дә бәйрәм, көн дә туй күрсәтәләр. Авыл хуҗалыгы, урып-җыю эшләре турында бернинди сүз ишетелми. Авыл халкы эш турында кайгырта, ә Казанда һаман әйлән дә бәйлән. Иң башта тамак туйдыру турында уйларга кирәк. Күңел ачу өчен ипекәй кирәк. Ач булсаң, бик сикерәсе килми ул. Авылга яшьләр кайтмый дип зарланалар, алар нигә кайтсын ди монда? Бернинди рәхәтлек юк, эш юк.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне РӘЙДӘ НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии