- 18.12.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №51 (19 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТЕХНИКАДА ЭШЛӘСӘҢ – АРТМЫЙ?
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел буе эшләгән кешеләрнең пенсиясенә 25 процент өстәләчәк, дигәннәр иде. Мин авыл хуҗалыгында 46 ел буе хезмәт куйдым. Шуның 32 елы – авыл хуҗалыгы техникаларында эшләп үтте. Мактаулы исемнәрем күп булды. 46 ел эчендә 41 грамотам гына бар. Шуларның иң зурлары – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм Путин тарафыннан бирелгән «Русия Федерациясенең атказанган эшчесе» исемнәре. Ләкин техникада эшләгән стаж бу пенсияне арттырганда исәпкә алынмый, диделәр. Шушындый исемнәрем була торып та, мин бу категориягә керә алмам микәнни?
Миңнегали ЗИННӘТОВ
Мамадыш районы, Тәкәнеш авылы
Сезнең соравыгызга җавап табу өчен, Русия Пенсия фондының Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Хәсәновка шалтыраттык.
– Мин бу сорауга аңлатма бирә алмыйм, чөнки «Авыл җирендә яшәп, авыл хуҗалыгында утыз ел эшләгән кешенең пенсиясенең база өлешен 25 процентка арттырырга» дигән закон үз көченә беренче гыйнвардан гына керәчәк. Әлегә әзерлек эшләре бара. Шуңа да төгәл мәгълүматны бирү авыр, – дип җавап бирде җитәкче.
БЕЗНЕҢ НИ ГАЕП БАР?
Безнең авылда май аеннан бирле бөтен пенсионерларга, инвалидларга субсидияләр килмәде. Мәктәптә 46 ел эшләп чыккан укытучы мин үзем, яртылаш сукырмын: бер күзем бөтенләй күрми, берсе аз гына күрә… Шулай да бу ташламаларның нидән булмавы турында очына чыгарга тырыштым. Социаль яклау үзәгендә: «Чүп чыгарган өчен гыйнвар аеннан бирле түләмәгән булгансыз, бу субсидияләрегез шунда тотылды», – диделәр. Ә ул чүп чыгару өчен акча түләмәвебез безнең гаеп белән булмаган иде. Безгә авыл җирлеге башлыгы әйтте: квитанцияләр килгән булса да, чүп өчен түләми торыгыз, чөнки әлегә бер оешма белән дә килешү төзелмәде, һавага түли алмыйсыз бит инде аны, – диде. Ул шулай дигәч, без дә түләмәгән идек. Гади авыл халкын, мескеннәрне шул акчадан да мәхрүм иттеләр. Хәзер ул акчаларны кайтаруын кайтармаслар да инде, әмма эчебезне булса да бушатыйк…
Гөлфия ӘХМӘТҖАНОВА
Спас районы, Иске Рәҗәп авылы
БАЛАГА ДА САЛЫМ БУЛАМЫ?!
Минем оныгымның 12 сутый җире һәм ике баласы бар. Берсенә – дүрт яшь, берсенә – алты. Шул балаларга икесенә дә түләргә дип җир салымы килде. Һәрберсенә 360 сумнан артык. Нинди хәл икән бу, гомеремдә дә күргәнем булмады мондый хәлне…
Мария САЛТЫКОВА
Мамадыш районы, Түбән Тәкәнеш авылы
Сезнең соравыгызга аңлатма алу өчен, Мамадыш районының салым инспекциясенә шалтыраттык. Баш инспектор Гарипова Наилә Фазыл кызы аңлатуынча, оныгыгыз бу җирнең хуҗалары (собственниклары) исемлегенә ике баласын да керткән булган. «Хуҗа булгач, билгеле, алар салым түләргә тиеш була, әлбәттә», – дип аңлатты Наилә ханым
ТУФАН ӨЧЕН НИЛӘР ЭШЛӘНӘ?
Туфан абый Миңнуллинны бик хөрмәт итәм, аның кебек татар өчен янган кеше тумаган әле. Беләсем килә – аның исемен мәңгеләштерү буенча ниләр эшләнә икән?
Азат ВӘЛИШИН
Тукай районы, Түбән Суыксу авылы
Бу сорауга Туфан аганың кызы Әлфия ханымнан да яхшырак җавап бирә алучы булмас иде, шуңа күрә соравыгызга җавап алу өчен аңа шалтыраттык:
– Казанда бер урамга әтинең исеме бирелде, туган ягында – Кама Тамагы район үзәгендә аның хөрмәтенә музей ачылды, әти исемендәге урамы да бар. Шулай ук, Кама Тамагы үзәгендә бюст куелды. Түбән Кама театрына Туфан Миңнуллин исеме бирелде. Татарстан республикасының язучылар берлеге ярдәме белән, ике елга бер мәртәбә иҗатчыларга «Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар премиясе» таратыла… «Туфан – Туфан инде ул», документаль фильмы төшерелде, «Туфан Миңнуллин» дигән китап чыкты. Казандагы Фатыйха Аитова исемендәге 12нче татар кызлар гимназиясендә аның хөрмәтенә истәлекле такта куелды, чөнки әти бу гимназия бинасын булдыруда зур роль уйнаган кеше. Шул ук гимназия эчендә Туфан Миңнуллин музее да бар, – дип санады Әлфия ханым.
***
Игътибар! Бу елның соңгы кайнар элемтәсе 19нчы декабрьдә булачак, аннан соңгы кайнар элемтә 2019нчы елның 9нчы гыйнварында гына булачак. Сезнең белән һәр вакыттагы кебек, сәгать 10нан 13:00 сәгатькә кадәр аралашырбыз. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии