Бетерү

Бетерү

Бетү, бетерү дигән төшенчә Русиянең, бигрәк тә соңгы чорда төп асылын аңлатучы, аның халәтен ачык итеп белгертә торган бердәнбер сүздер ул. Кая карама, нәрсә генә булса да, Русиядә ул бетә бара кебек. Сәнәгать җимерелә, яңа завод-фабрикалар төзелми, бер генә чакрым да тимер юллар салынмый, самолет, вертолетлары җимерелеп төшә, пароход, теплоходлары, су асты көймәләре бата. Чөнки алар искергән, таушалган, черегән. СССР чорында төзелгәннәрен аннан-моннан ямаштырып, калдык ресурсларны сыгып бетергәч, ни эшләр икән ? Совет чорында төзелгән гигант электр станцияләре берәм-берәм җимерелсә, нинди хәлдә калыр? Бер Саяно-Шушенск гидростанциясенең җимерелүе генә ни тора? Элек аны 3-4 айда төзәтеп, торгызып эшләтерләр иде. Ә хәзер аны аякка бастыру өчен 4-5 ел кирәк, диләр. Ә инде чын мәгънәсендә ташландык хәлгә килеп, җимерек станцияләрдә, рельслар тутыгып, череп ятучы БАМ – Байкал-Амур магистралендә кешеләр бөтенләй юк, анда чыннан да, аюлар гына хуҗа булып калган. Аның каравы, автозаправкалар,бутиклар, төрле супермаркетлар, гипермаркетлар, вак-төяк автомастерскойлар, даруханәләр, киосклар гөмбәдәй үсеп чыкты. Барысы да сата, сатучылар алучыдан күбрәк. Җитештерү юк, товарның, продуктларның сыйфаты ифрат түбән. Чимал чыганагы итеп кенә каралган Русия ВТО – бөтендөнья сәүдә оешмасына керде. Адәм көлкесе, нәрсә, нинди товар, продукт тәкъдим итмәкче икән ул? Уйлап карыйсың да – юк андый товарлар, продуктлар. Көн саен җимерелеп төшкән самолет, вертолетлар кемгә кирәк? Автомобильләрдер, бәлки? Алай дисәң, 60% җиңел машиналар чит илдән керә. Бер КАМАЗ гына бераз дөнья базарында көч-хәл белән, бетәр-бетмәс яши. Икътисади яктан зәгыйфь булган Африка, Азия илләре бераз алалар, ә алдынгы, икътисади яктан көчле Европа, Америка илләрендә «КамАЗ» машиналарына мохтаҗлык юк, аны кирәк дип тапмыйлар. Кыскасы, дөнья базарында конкурентлык ясардай бернәрсәсе дә юк Русиянең. Аллаһы биргән нефть, газ, металл сатып кына, чималны илдән тәмам беткәнче чыгарып кына яши ала Русия. Татарстаныбызга килгәндә, күкрәк сугып: «3нче миллиард тонна нефть бирәбез», – дип мактанабыз. Акыртып талаучы Русиягә 2 млрд тоннадан артык нефтебезне шалкан бәясенә бирүебез белән горурланабыз.

90нчы елларда Чаллыда Тәүбә мәчетенә ай куйганда, бер гарәп белән аралашкан идек. Ул Кувейттан иде. Гарәпчә белүче бер төрек белән сөйләшеп торганда, мин татарча белүче төрек кардәшемнән сүзнең нәрсә турында барганын сорадым.

«Нефтькә шулкадәр бай кешесенең һәрберсендә 2шәр коттедж, 2-3әр кыйбатлы җиңел машина, аларны кабызу ачкычлары да алтыннан булырга тиеш», – дигән теге гарәп. «Татарстанның үз акча берәмлеге бармы?» – дип сорый ул», – ди миңа төрек кардәшем. Мин: «Юк, үз акчасы юк», – дигәч, гарәп миңа кызганулы бер караш белән бераз карап торды һәм төреккә нидер әйтте. Ул: «Кызганыч, татарлар үзләренә хуҗа түгел икән, алар коллар, Русия аларны элек ничек талаган, киләчәктә дә шулай талар», – дип гарәпчәдән тәрҗемә итте.

Һәм чынлыкта, Татарстан 70 ел буе таланган хәлдә яшәде. Бөтен байлыгын тартып алучы Русия аңа пычрак, тездән балчыклы, теләсә нинди машина, трактор батып калучы юллар, тирес эченә чумган дуңгыз фермалары, нефть, мазутка баткан елгалар, күлләр, басулар калдырды. СССР вакытында Татарстанның 98% байлыгы «үзәккә», Мәскәүгә акты. Татарстанга 2% кына кире кайтарылды. Анда да әле, бүреген салып, баш иеп кенә сорап алды Татарстан башлыклары. Түбәнчелек күрсәтеп кенә ала алдылар империя казнасыннан ул акчаларны.

Татарның бөек дәүләтләреннән булган дәверендә урыс кенәзлекләренә 10% байлыкларын гына салым – ясак итеп салган татар дәүләте 90% байлыгын үзендә калдырган. Ягъни аларга үсәргә, икътисади яктан ныгырга ярдәм иткән. Я, кемнең демократиясе гаделрәк монда? Урыс тарихчылары тарафыннан феодализм, «» һәм башка уйдырмалар белән нахакка ярлык, тамга сугылган Алтын Урданыңмы, яки «дерьмократия» сасысына баткан бөекдержавачыл Русиянеңме? Ни өчен соң ул «артта калган» Алтын Урдадан үрнәк алмый, Татарстанның әле дә булса 90% байлыгын талап ала? Татарстан җитәкчеләре безне «уйкуга» талдырып, без эчтән, Татарстан үрнәгендә Русиядә демократик үзгәрешләр булдырабыз, федерализмны ныгытабыз дип горурланалар. Бу бит көлке, миф, уйдырма, гомергә тормышка ашмаслык бер хыял, утопия генә! Телеңнең, динеңнең, мәдәниятеңнең тамырын корытып, татар мәктәпләрен ябучы бөекдержавачыл империяне үзгәртерлек хәлдәме соң Татарстан? Һичьюгында, үзләре үк ышанып бетмәгән, адәм көлкесенә калып сөйләмәсеннәр инде ул «демократик» үзгәрүләр» турында!Үзгәртерсең мәңгелек бөекдержавачыл, бөек рус империясен! Тот капчыгыңны!

Мин Русиядә барган барлык бетерүләрне тасвирларга уйламыйм. Үзем авыл малае, гомеремнең күп өлешен авыл хуҗалыгына багышлаган белгеч буларак, шул тармакның бетүе турында фикеремне әйтмәкче идем. Заманында 60-70 ел Русияне ашаткан, кан-яшь белән барлыкка килгән колхоз-совхозларны бетерделәр. Күпме кеше эшсез калды, язмышлары, тормышлары җимерелде. Колхозлаштыру да шул ук барны юк итеп, бетерүгә нигезләнгән иде бит. Хәлле, алдынгы, тырыш, эшчән крестьян катламын, «авыл буржуйлары», «кулаклар» дип, 13 млн крестьянны Себергә озатып, төрмәләргә ябып, атып үтереп юк итте Совет власте. Авылда бабам Галиулла, әниемнең әтисен «раскулачивать» итәргә килгән, «пылнамуч» комиссар хатын Афаләй Рәхиләсе, бабамның чигәсенә наганын терәп: «Карт мөрит, мулла-мунтагай, «контра», халыкка дин сөреме таратучы», – дип барлык мал-мөлкәтен, атларын, сыерларын, сарыкларын тартып алып, колхоз абзарына илтеп яптырта. «Барыбер колхозга кермим», – дип каршы торган була бабам Галиулла, мәхәллә мулласы. Инде килеп тарантасы, арбасы белән юртак айгырын да алып киткәч, әнисе улы Мөбингә: «Улым, бар, колхозга язылып кайт. «Чыбыркысы» бик үткен бит бу сәвитнең. Ачтан үтергәнче, керик колхозга», – дип аны колхоз идарәсенә җибәрә.

Дөрес, 50-60 ел эчендә колхоз-совхозлар ныгыды. Үз автопарклары, машина, трактор, бүтән авыл хуҗалыгы техникасы, мастерскойлар, ремонт базасы, ягулык, запас частьләр булдырып, ярыйсы гына уңыш алып, сөт, май, ит һәм башка продукция белән тәэмин итәрлек хәлдә иде алар.

90нчы еллар башында «үзгәртеп кору» җиле аларны бик тиз арада бетереп юк итте. Бетмәгәннәре дә бик начар, зәгыйфь бетәр-бетмәс хәлдә калды. «Базарга йомшак кына кереп», алар тәмам таралып, таркалып юк булдылар.

Мин яшь чакта, 5 ел тирәсе, Татарстаныбызның Түбән Кама районында бер алдынгы хуҗалыкта нәселле таналар үстерүгә махсуслашкан совхоз-репродукторда баш ветеринария табибы булып эшләдем. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәмендә районда сәхнәне тутырып безнең алдынгы сыер савучыларыбыз, механизаторларыбыз, башка эшчеләребез, җилкәләре аша 1нче, 2нче урын алганнарын белгертүче кызыл вымпеллар тагып, кыйммәтле бүләкләр, мактау грамоталары белән бүләкләнеп басып торалар иде. Гөрләп торган басуларда мул уңыш алынды. 5000 башка якын мөгезле эре терлек комплексы, бүтән фермалар, 3 мең баш сарык, башка мал асрады. 200 гектарлап мәйданда суган үстерде, кыяр, помидор, кәбестә үстерүче теплицалар эшләде. Дистәләгән машина, комбайн, трактор паркы,мастерскойлар гөрләп торды, үз пекарнясы тәмле, хуш исле ипи пешерә иде.

30 ел гомер сизелми дә үтеп китте. Дөнья мәшәкате белән бу арада анда барып чыгарга вакыт таба алмадым. Ниһаять, мин анда бардым һәм үз күзләремә ышанмадым. Һич арттыру юк монда, ике күземнән ирексездән күз яшьләре бәреп чыкты: шулмы соң бу, гөрләп торган авыл, совхозның үзәге?! Кайда элек көзгедәй ялтырап яткан асфальт юл? Чокырлы-чакырлы, сикәлтәле җимерекнең юл дип әйтерлеге дә калмаган. Шулкадәр таушалып, тузса да тузар икән! Димәк, ул беркемгә дә кирәк түгел, беркем дә аны карамый, ремонтламый. Кая карама җимереклек, тузганлык күренә… Кыскасы, элеккеге автопарк, мастерской, ремонт цехы, пекарня, фермалар, тегермән, пилорам, ашлык тогы, амбар, складлар, гомумән, бөтен нәрсә бетеп юкка чыккан. Ә трактор, комбайн, машина, башка техниканы, исәннәрен шәхси кулларга сатып җибәреп, җимерек, ватыкларын металлоломга тапшырып бетергәннәр. Теплицаларның шәрә баганалары, полиэтилен калдыклары гына җилдә селкенеп тора. Суган басуларын әрем, алабута баскан…

Кайту юлына борылганда, машинаны туктатып, бераз авыл өстенә карап тордым. Күңелне күтәрердәй берни дә күренмәде күземә. Авыл караңгыланып, кечерәеп, боегып калгандай тоелды. Ниндидер бер ачы тойгы, күңелсез, бушлык хисе биләп алды үземне. Авыр бушлыкны басарга теләп, машинамның тизлеген арттырып, артка карамыйча, китеп бардым…

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии