- 19.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әле бер тапкыр гына сайлауда катнашуыма карамастан, бу өлкәдә гаделлек юк икәненә ышандым. Шуңа да сайлаулар алдыннан барган чыгышларны, хыялга ашмаячак ант-вәгъдәләрне үз-үземә башка тыңламаска сүз бирдем. Ә бит сайлаулар алдыннан ничек котырдылар?! Телевизорны кабызып җибәрсәң… Театр артистлары бер читтә торсын: Президентка кандидатлар тырыша-тырмаша экраннардан халыкның күзенә төтен җибәрде. Иң «күңелле» театраль чыгышларның берсе (мөгаен, халык иң күп караганы да) – Владимир Жириновский белән Михаил Прохоровныкы булды, минемчә. Монда чын сәнгать, осталык! Әйтерсең, алар гел сәхнәдә генә йөргән…
Прохоров артык активлык күрсәтмәде, сабыр гына «театр»ны күзәтергә булды, күрәсең. Аның кандидатурасын яклап килгән Алла Пугачева Владимир Вольфовичка: «Сез һәрвакыт башкаларга кул күтәрәсез, тавыш чыгарасыз, сүгенәсез, талашасыз. Президент – ул илнең йөзе. Безне бөтен дөньяда көлкегә калдырмассызмы? Әллә Президент булсагыз, бу гадәтләрегезне бетерергә сүз бирәсезме?» – дип сорагач, башланды хәлләр… Лаф орды Президентка кандидатурасын якларга килгән хөрмәтлебез. Алла Пугачеваның шәхесен түбәнсетүдән дә тайчанмады. Монысына түзәрлек, тик соңгы сүзләре әле дә колагымда яңгырый: «Русиянең төп халкы – урыслар. Мескен урыслар. Урыс телен бүген тыялар, кыскарталар (без, татарлар, рәхәтлекнең чигенә чыгып, аяк болгап утырабыз икән). Мескен урысларны яклаячакмын!»
Эх, татар теле югала, татарлык бетеп бара, дип юкка хафаланабыз икән. Бездән мескенрәкләр дә бар. Мескен урысларны сакларга һәм якларга кирәк!
Әгәр бу «хөрмәтлебез» көтмәгән җирдән ил җитәкчесе булып куйса, Монголиягә таясы булмагае. Мескен урысларны кысрыклап яту бер дә килешми…
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.
Мескен урысларны яклаячакмын! ,
Комментарии