«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ИРЕМНЕ ҮЛЕМНӘН АЛЫП КАЛДЫЛАР

«БГ»не бик яратып укыйбыз. Чаллыда яшибез. Миңа 72, ирем Вәлиҗан Хәйдәр улына 77 яшь. Хезмәт ветераннары, икебез дә КаМАЗ төзедек. Чаллыда сәламәтләндерү үзәге мунчасын төзеп, 19 ел аның җитәкчесе булдым. Чаллыда хөрмәтле кешеләр булып яшибез.

Улыбыз Казанда йорт төзеп ятканлыктан еш барабыз, булышкан булабыз. Бу юлы ирем ураза аенда шуннан 3 көнгә Чирмешәнгә ифтар ашына кайтып китте. Даруларны эчмәгән. Элеккеге травма нәтиҗәсендә кан басымы 160ка күтәрелүгә өянәге кузгалучан. Шундый 5 өянәк булды. Ярым аңсыз иремне ашыгыч ярдәм машинасы 13нче больницага алып килде. Табиб Сомов алмыйбыз дигән иде дә, МРТга кертеп чыгарган арада 6нчы өянәге булды. Комадагы иремә шунда ук системалар куеп, кислород сулатып, реанимациягә алып кереп киттеләр. 2 көннән неврология бүлегенә күчерделәр. Бу бүлекне мактый алмыйм. Икенче көнне иремне реанимациягә кире алып кереп киттеләр. Реанимациядә рәтләнгәч, инде Чаллыга өебезгә кайттык. Хәзер өйдә дәваланабыз.

13нче больницаның реанимация бүлегендә эшләүчеләр тырышлыгы белән иремне 2 тапкыр үлемнән алып калдылар. Мондагы тәртипкә, хезмәткәрләрнең тырышлыкларына, җаваплы карауларына сокланырлык. Бүлек мөдире Алексей Талан, иремне кабул итеп дәвалаган табиб Александр Виноградов, шәфкать туташлары Дамирә Камалетдинова, Гөлгенә Нигъмәтҗанова, Нурия Фәссахова, Люция Захарова, кыскасы 13нче больницаның реанимация бүлегендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Әлфинур Газимова

Чаллы шәһәре

ШӘХСИ ЙОРТЛАРГА ДА КАГЫЛАМЫ?

Район газетасында шундый мәгълүмат чыккан иде, янәсе 1нче июньнән өлкән яшьтәге кешеләр: Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, хезмәт ветераннары капиталь ремонт өчен түләүдә ташламаларга ия булачак. Закон нигезендә, 70 яше тулган фатир милекчеләренә капремонтка взносның 50 проценты, 80 яше тулганнарга 100 проценты кадәр ташлама бирелә икән. Безнең әнигә 92 яшь, ул – хезмәт ветераны. Ләкин фатирда түгел, шәхси йортта торабыз. Йортыбызның түбәсен алыштырасы килгән иде, бу да капиталь ремонтка керә бит инде. Моның өчен без шушы ташламалардан файдалана алырбыз микән?

Исемем редакция өчен генә

Актаныш районы

Соравыгызга җавап табу өчен, Актаныш районы социаль яклау бүлегенең материаль тәэмин итү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Андрианова Роза Нәкыйп кызы белән аралаштык:

– Биредә сүз күп фатирлы таш йортлар турында бара, шәхси йортларга бу ташлама каралмаган. Таш йортларга ремонт ясалгач, счет-фактура кәгазендә, капиталь ремонт өчен дип, аерым бер түләү өстәлеп килә бит, әнә шул түләүгә кагыла торган ташлама бу, – дип аңлатты ул.

«ИП» АЧЫП ТОРЫЙММЫ?

Бер ел элек, массаж курсларына йөреп, массаж ясарга укыдым. Тәҗрибәм дә бар хәзер – ел әйләнәсе фатирымнан кеше өзелмәде, барысы да канәгать. Хәзер арендага бүлмә алып, шунда эшләргә җыенам. Бу уңайдан соравым бар: алай акча эшләп яту законлымы ул, әллә инде «ИП»-мазар ачарга кирәкме икән?

Алсу ЗАРИПОВА

Чаллы шәһәре

Редакциядән: Әлеге эшчәнлегегездән керем алачаксыз бит сез. Димәк, шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә кирәк булачак. «ИП» ачмый гына эшләү – законга каршы килә һәм моның хакта белсәләр, тикшерү килеп, саллы суммага штраф сугулары бар. Моннан тыш, сез хезмәт күрсәтәчәк өлкә кеше сәламәтлеге белән бәйле, шуңа күрә медицина эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирүче лицензия алырга да кирәк булыр.

ЧҮП ӨЕМЕННӘН КОТКАРЫГЫЗ!

Безнең ишек алдында, йортлар янында, кайчандыр билгесез заманнарда ук төзелгән сарайлар тора. Анда тавык-дуңгызлар асралган булган. Ул сарайлар искерде, хәзер бернинди хайван да асралмый, ләкин сүтмиләр. Әйләнә-тирәсен чүплек өеменә әйләндереп бетерделәр, котылып булмый. Ярдәм итегез!

Тәүфыйк СӘГЪДИЕВ

Буа шәһәре

Редакциядән: Зарыгыз буенча Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәмәртдинов Ранис Рафис улына шалтыраттык. Ул адресларыгызны һәм проблемагызны язып алды, мөрәҗәгать буенча урынга чыгып, чарасы күрелер, дип ышандырды.

БЕЗ ЫШАНМАДЫК!

78 яшьлек әби мин. «Безнең гәҗит»не чыга башлаган вакытыннан бирле алдырам. Анда курку белми торган Илфат әфәнде һәм көчле журналистлар эшли. 29нчы майда Илфат белән булган хәлне шаккатып укыдым. Аны «Эфир» каналыннан исерек дип күрсәткәннәр бит! Без Илфат әфәндене беләбез. Моның булуы мөмкин түгел, без моңа ышанмыйбыз. Шундый намуслы, динле, ураза тоткан кешенең битенә тап төшермәкче булганнар. Сиңа таккан нахаклары үзләренә әйләнеп кайтыр. Иманым камил, кайтачак. Илфат, син һәрчак кыю, каләмен кулына курыкмый тотучы журналист. Без синең белән!

Миңзифа ХӘБИБУЛЛИНА

Мари Иле, Бәрәңге районы, Бәрәңге бистәсе

Редакциядән: Моңа охшаш шалтыратулар күп булды, Санкт-Петербург шәһәреннән шалтыраттылар хәтта – Сиринә Ибраһимова дигән укучыбыз да, мондый яла ягуларга карап кына, халыкның Илфат Фәйзрахмановка булган мөнәсәбәтен үзгәртеп булмый, дип үз фикерен белдерде. Укучыларыбыз! Шатлыклы вакытларыбызда да янәшәбездә сез, 15 яшьлек юбилеебыз уңаеннан котлауларны әле дә кабул итәбез. Борчулы вакытларда да үзегезнең җылы сүзегез, игътибарыгыз белән күңелебезне күтәрәсез. Бу очрактан соң, күз яшьләре белән елап шалтыраткан, «Берегезне дә кыерсыттырмыйбыз, халык сезнең белән!» – дип, рухландырган кешеләр дә булды. Һәммәгезгә зур рәхмәт! Бергә булыйк!

ФОНОГРАММАГА ҖЫРЛАСА, ИСЕМ АЛМАСЫН

Күп кенә җырчылар әйтүенчә, безнең эстрадага фонограмма гел кирәкми. ТНВ каналының «Ком сәгате» тапшыруында Рәшит Сабиров әйтте: «Эшләп ашарга кирәк», – диде. Әлфия апа белән Илһам Шакировлар 20-30 тиенгә авылдан авылга йөреп, үз тавышлары белән зур сәхнәләрдә концертлар куйдылар бит! Җырчылар хәзер авылларга бик чыкмыйлар. «Чыгымлы була», – диләр. Әгәр җырчы сәхнәдән фонограммага җырлый икән, аларга халык җырчысы исемен бирергә ярамый, дип уйлыйм.

Фәнил САЛИХОВ

Минзәлә районы, Усай авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Игътибар! Җәйге чорда укучыларыбызның сорау-мөрәҗәгатьләре кимеде. Бу аңлашыла да – авыл кешесенең мәшәкатен тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Шуңа күрә, елдагыча, сәхифәбез җәйге ялга китә. Ләкин бу безнең белән сезнең арадагы элемтәләр өзелә, дигән сүз түгел. Атна дәвамында 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтырата аласыз. Тик сишәмбе көнне мөрәҗәгать итәргә тырышсагыз, гозерегез тизрәк исәпкә алыныр, тизрәк үтәлер дә. Борчыган соравыгыз бармы, кызыклы тема тәкъдим итәсезме – шалтыратыгыз. Моннан тыш, 8-927-039-03-53 номерына атна һәм тәүлек буе чикләүләрсез смс-хәбәрләр дә кабул итәбез. Сораулар туса, сезнең белән элемтәгә үзебез чыгарбыз. Языгыз, шалтыратыгыз, аралашып яшик. Ә инде сәхифәбез үз эшен кабат көз көне башлап җибәрер. Матур көннәр, рәхәт җәйләр телибез сезгә! Исән-сау очрашканчыга кадәр!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии