Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НИКАХ УКУ БӘЯСЕН БИЛГЕЛӘҮ ДӨРЕСМЕ?

Матди байлык артыннан куарга кирәкми, рухи байлык мөһимрәк, дип өйрәтүчеләр бик күп бит инде ул. Дин әһелләре дә вәгазьләрендә шул турыда еш сөйлиләр, иманны баету турында ассызыклыйлар. Шул ук вакытта, дин әһелләре күрсәтә торган хезмәтләргә бәяләр күләме билгеләнә. Мин ураза вә корбан белән бәйле сәдакаларны күздә тотмыйм. Казан шәһәрендә кайбер хәзрәтләр балага исем кушу, никах уку кебек хезмәтләр өчен түләү хакын алдан билгеләнгән күләмдә ала башладылар бит. Чынлап әйткәндә, аларның күләме дә аз итеп билгеләнмәгән. Мәсәлән, никахны 7-8 мең сумга укучы хәзрәтләр бар. Кайдан чыккан тәртип икән бу һәм дин әһеле күрсәткән хезмәте өчен сәдака күләмен шулай билгеләп кую дөрес эшме? Ул турыда Татарстанның Диния нәзарәтенең фикерен беләсе килә иде.

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәреннән

Редакциядән: Укучыбызның әлеге соравы белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Анда җавапны Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин бирер дип, аның белән элемтәгә керергә куштылар. Рөстәм хәзрәт белән дә телефон аша аралашып алдык. Тик ул: «Бу сорауга хәзер үк Диния нәзарәте исеменнән рәсми җавап бирергә әзер түгелмен, алдан фикерләшергә, киңәшләшергә кирәк. Җавапны соңрак бирербез», – диде. Күрәмсең, акчага кагылышлы сорауга Диния нәзарәтендә дә тәгаен җавап табу җиңел түгел. Шуңа, җавапны көтәбез инде...

БӘЯЛӘР ТАГЫН АРТА...

Мин үзем яңалыклар белән һәрвакыт танышып барырга тырышам. Тик аларның халык өчен күңел күтәрерлекләре генә юк дәрәҗәсендә. Менә 6нчы июль көнне телевизордан газга, утка һәм суга бәяләр тагын арта, дип сөйләделәр. Нинди дәвергә җиттек икән без? Элек алай түгел иде бит. Хәзер гарьләнмиләр дә, имеш газны, утны җитештерү чыгымнары да арта. Аларны чит илләргә сату хакы нык өскә сикергәнен белеп торабыз. Шунда үз халкыңа арзангарак биреп буладыр инде.

Илдә акча күп ул. Файдалы казылмалар, энергоресурслар торбасына хуҗа булып утыручыларның байлыклары кимеми бит, дистәләгән миллиард долларда исәпләнә. Ә халыкның соңгы тиенен дә коммуналь түләүләргә, дип тартып алалар.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

МӨСЕЛМАННАРГА НИКАХ МӘҖБҮРИ...

Сугыш ветераннары госпиталендә дәваланырга туры килде. Палатабызда милли җанлы, дин белгече, Галим исемле өлкән яшьтәге татар кешесе белән сөйләшеп киттек. Ул үзе белән булган вакыйга турында сөйләде:

– Бер туганым никах укырга чакырды. Кәләше урыс милләтеннән, татарча бөтенләй белми һәм Ислам динен кабул итәргә исәбе дә юк икән. Шул турыда белгәч, никах укырга бармаячагым турында кистереп әйттем. Әлеге сүзләрдән соң, туганым белән өч ел инде аралашканыбыз юк. Ә күптән түгел яшьләрнең аерылышулары турында да ишеттем, – диде.

Байлыкка һәм матурлыкка кызыгып, башка диндәге ир яки хатын-кыз белән никахлашмагыз! – дигән сүз «Бәкарә» сүрәсенең 221нче аятендә язылган. Хөрмәтле милләттәшләрем, моны исегездә тотсагыз иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ГОРУРЛАНЫРЛЫК ГАЗЕТА!

«Безнең гәҗит»не гел яратып укыйм һәм аның бай эчтәлегенә, мәгънәле мәкаләләргә һәрчак сокландым. Мисал өчен, 6нчы июль санында (№26, 2022) басылып чыккан Нәкыйп Габделбәрнең «Әйтмичә ярамас» дигән исем астындагы кечкенә генә язмасы күңелгә нык тәэсир итте. Кыска, ләкин шул чаклы төгәл, бик ошады ул миңа. Аннан соң, Рәфкать Ибраһимовның мәкаләләре бик мәгънәле, төпле фикерле. Газетаның шул ук 6нчы июль санында әлеге авторның «Андый исемнәрем юк, халык белә, Аллаһка шөкер» дигән язмасы белән тулысынча килешәм.

Гомумән, начар сыйфатлы, мәгънәсез язма очратканым юк «Безнең гәҗит» битләрендә. Ә ул мәкаләләрнең исемнәре турында аерым ассызыклап үтәсем килә. Карагыз инде, «Сукыр килеш кушканны үтәү» (авторы – Әсхат Сафин) дип, ничек тирән фикер белән аталган язма. Шундый сыйфатлы газета чыгарганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авторлар барысы да – молодцы! Сезнең белән горурланам!

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА,

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии