- 20.06.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
БАЙ ЯШИБЕЗ, ТИК ҺАМАН...
«Безнең гәҗит»нең 31нче май санында (№21, 2023) «Аякка баскач, матайда йөрим, диде» дип исемләнгән язма басылып чыкты. 19 яшьлек егет 2020нче елның җәй аеннан бирле йөри алмый, инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә. Мәскәүдә дәвалану өчен аңа аена миллионнан артык акча кирәк. СССР чорында мондый хәлләр белән үземә дә очрашырга туры килде, тик бу вакытта бөтен нәрсә бушлай иде. Өч ел эчендә берни түләтмәделәр, яхшылап дәваладылар. Дәвалану курсын алып бетергәч, самолетка утыртып кайтарып та җибәрделәр, бер тиен акча сорамадылар. Хәзер бай яшибез, дибез, ә соранып яшәүчеләр һаман арта гына.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ГАМӘЛДӘ ТҮГЕЛМЕ?
Кызым СНИЛСны югалткач, алыштырырга барган иде, аңа гади ак кәгазьгә язылган номер биреп кайтарганнар. Хәзер яшел төстәге СНИЛС карточкалары гамәлдә түгелмени?
Асия САДРИЕВА,
Кукмара шәһәре
2019нчы елның октябреннән шәхси лицевой счет номерлары язылган яшел карточка урынына шәхси исәп системасында теркәлү турында белдерү кәгазе бирелә башлады. Әлеге документны кәгазь формада, электрон рәвештә дә кирәкле урынга тәкъдим итәргә була. Әлеге документны күпфункцияле үзәкләрдә, Пенсия фондының клиент хезмәтендә, Дәүләт хезмәтләре порталында, Русия Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша да алырга мөмкин. Хәзер кешеләрдә булган яшел карточкалар да гамәлдә. Аларны алыштырырга кирәк түгел.
АЧЫ СУГЫШ ЕЛЛАРЫ
Бик авыр сугыш еллары. Сугышка яраксыз ирләрнең авылда калган әби, әниләрне, апаларны мыскыл итеп, изеп яткан чаклары. Гайзулла (исеме үзгәртелде) дигән бер кеше бар иде. Шул һәрвакыт хатын-кызларны күзләп, алар артыннан йөрде. Бервакыт халык эштән кайтканда, аларга каршы чыгып: «Кемнең нәрсәсе бар, бушатыгыз, бирегез», – дигән бу. Мескен хатыннар чабаталарын, урлап алып кайткан ашлыкларын чыгарып бирәләр. Мәрьямбикә дигән бер уңган апа бар иде. Ул муенына бәйләгән бер уч арыш тутырылган кечкенә капчыкны алып куя да: «Гайзулла, зинһар, мине милициягә әйтмә. Өйдә ике балам ач утыра, шулар үлмәсен дип алган идем. Кич килерсең», – ди. Гайзулла кич юынып, Мәрьямбикә апа өенә килә. Ә тегесе кулына уклавын тотып, әйтәсе сүзләрен күңеленнән әзерләп куйган була. Әйтәсен әйтә дә, Гайзулла башын иеп, өенә кайтып китә.
Флера СӘЙФЕТДИНОВА,
Спас районы, Янбакты авылы
САБАН ТУЕ ХАКЫНДА
Академик Рүзәл Юсуповның матбугат чараларында туган телебез турында күләмле язмалары еш басылып тора. Аларның һәрберсе игътибарга лаек. Язмаларында татар җөмләләрендәге сүзләрнең дөрес кулланылмавы турында милләттәшләребезгә җиткерергә тырыша. Академик татар теленең сафлыгы өчен көрәшә. Башкалабызның мирасы бик бай. Элек-электән милли бәйрәмебезне «Сабан туе» дип йөрткәннәр һәм язганнар. Нигә соң хәзерге белгечләр Сабантуй дип урысчалап әйтәләр икән?!
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии