- 20.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №50 (18 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Җирдә булган гаделсезлекләрнең барысын да йөрәгең аша үткәрә башласаң, өеңнән чыгарга да куркып утырырсың. Кемнең акчасы күп – җирдә шул хуҗа. Кемдер дәрәҗәле урында утыра икән, аның өчен башка законнар. Таныш-белеш, туган-тумача, кода-кодачалык белән генә Җир әйләнәдер кебек. Кайвакыт Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшкән милләтчеләргә дә ачу чыга: әгәр бөтен әйбер Татарстанда гына хәл ителә торган булса, Мәскәү алдына килеп егылып, аннан ярдәм өмет итә алмасаң, үз җиреңдә булмаган законсызлыкны фаш итеп анда бара алмасаң, Татарстан эчендәге коррупциягә батасыңа, билгеле бер клан вәкилләренең сине кол итәсенә озак вакыт та кирәкми. Бу гап-гади күренешләрдә дә, гап-гади юл хәрәкәтендә дә ярылып ята. Дөрес, үзләре закон иттарткычына килеп эләкмәгән кешеләр моны аңламый, кабул итәргә дә теләмидер, ләкин бу хак. Гадәттә мондый әйберне өлкән буын вәкилләре кабул итә алмый. Аларның аңы башкачарак фикерли шул.
ТИЗ КАБУЛ ИТЕЛГӘН КАРАР
Арча районы Кәче авылында яшәүче Рәсим абый Солтанов та әле кайчан гына коммунизм төзеп йөргән. Колхозда рәислек иткән елларын ул ихлас елмаеп, тәмләп сөйли. Узган елгы вакыйгаларга кадәр ул да законның гади халык өчен эшләвенә ышанган, вакыт-вакыт сәясәтчеләргә сүз тиерсә дә, алынган пенсиясенә шөкер кылып, тыныч картлык кичергән. Хатынының ике туган сеңлесеннән бурычка 200 мең сум алып торып, 2011нче елның декабрендә ИЖ-2717 машинасы (халык телендә әйткәндә, «каблук») алып җибәргән. Тик бу машинада аңа озак йөрү насыйп булмый.
– Май аенда һәм августта минем урманга бара торган гадәт бар. Шул вакытта агачларга карап, елның ничек киләсен, уңышның ничек буласын фаразлап була. Аны әйтүне, фаразлауны ширек дип әйтүчеләр дә бар инде, ләкин бит ул агачлар, шул Аллаһы Тәгалә кушканга шулай алдан ук әзерләнәдер дип уйлыйм мин. Ә без аларга карап гыйбрәт кенә албыз. Колхоз рәисе булып эшли башлагач, мин боларны өйрәнә башладым һәм һәр елны әнә шулай елның ничек киләсен фаразлау гадәткә керде.
2012нче елның 14нче май көнендә әнә шулай табигатьне өйрәнеп кайтырга дип, карчыгым белән табигатькә чыгып киттек. Иртәнге 9лар тирәсе иде. Агачларны карап йөргәннән соң, басудан бозауга азрак подкормка да алып, кайтырга чыктык. Төп юлга җиткәндә, поворотникларны кабызып, юлны яхшылап карап, борылдым. 30 метр чамасы узгач, инде яңадан поворотникларны кабызып, Кәче авылына баручы борылышка дип бара идем, артымнан бер машина килеп керде. Әле ярый, янымнан килеп кермәде, чөнки ул машина безне үтерә иде. Шуннан бу машина, безне бәргәннән соң, юл астына төшеп китеп, 20-30 метр читтә урнашкан посадкага барып керде. Артына чигәргә тотынды. Әле мин бит карчыгыма әйтәм: «Әнә, безне бәргән машина кача, карап кал номерларын», – дим. Моның бер як крылосы ватылып төшеп, тәгәрмәченә комачау иткән булган икән, шуңа аның инде барырлык рәте юк иде. Ул арада юлга бер машина килеп туктап, шунда ук йөгереп килеп, безнең хәлебезне белде. Опель Астра машинасында утырган бу йөртүче бердәнбер шахитебез иде. Ул арада ЮХИДИ хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм машинасы килде. Безнең кабина яньчелмәсә дә, хатынның башы бәрелгән иде. Аны алып киттеләр. Ул әле дә баш белән интегә. Шул көнне аны больницага салдылар. Кызым кайтып, аны карады. Мине дә больницага алып менделәр. Иңбашым авыртып тора иде, аның әллә ни куркынчы юк, диделәр. Өч көннән аягымның бер урыны көеп, шешеп чыгуына игътибар иттем. Сынган аяк белән өч көн йөргәнмен икән. Шуннан больницага мендем. 20 көн буе гипс белән ятасың дип, аякны бәйләп, таяклар белән кайтып киттем. Июньдә беренче суд булды. Мин таяк тотып, сынган аяк белән судка кердем. Судья А.Х.Рәхимов дигән кеше иде. Ул мине кертте дә, мине бәргән кызны кертте. Шахитне дә кертмәде, хатынымны да калдырды. 5 минут та узмагандыр. Һәрхәлдә, кереп, таяк белән ничек басып торсам, шулай тордым, утыртмадылар да. Судья миңа чыгып китәргә кушты. Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре язган протоколны отменять иткән булып чыкты. «Нишләп шулай итәсез? Ул югары тизлек белән килеп, минем өр-яңа машинамны эштән чыгарды бит», – дидем. Бернинди карар укымадылар. Нәтиҗәдә, теге кыз бернинди гаепсез булып калды.
Бу урында әлеге кызның кемлеген искәртеп узарга кирәктер. Ул Балтач район газетасының баш мөхәррире Нурулла Галиевның кызы – Регина. Машинасы исә әтисе исемендә булган – Фольксваген Поло.
КӨЧЛЕНЕКЕ – ЗАМАНА
Судья А.Х.Рәхимов 11нче июльдә чыгарган карарны карап утырам.
Арча ЮХИДИ хезмәткәрләре Регинага, дистанция сакламаган өчен, 500 сум штраф язган булган. Бу штраф инде автомат рәвештә аның гаепле булуын раслау күрсәткече. Шуңа күрә ул аны шикаять итеп, судка гариза яза. Нәтиҗәдә, судья А.Х.Рәхимов бу штрафны да кире кага. Суд кәгазьләрендә бу карарның каян килеп чыгуы да аңлатыла.
Баксаң, тикшерү эшләре вакытында, Фольксваген Поло артыннан килгән ниндидер бер Шкода автомобиле дә ачыкланган икән. Аның хуҗасы Р.Газизов исә, ИЖ машинасының Фольксваген алдыннан гына борылуын һәм шуның белән фаҗигагә сәбәпче булуын әйтә. Регина кырыенда гына утырган пассажир – Г.Р.Тимербаева да шул ук сүзләрне әйтә. Аның каравы, Рәсим абый әйткән һәм фаҗига булгач ук юл кырыена килеп туктаган Опель Астра хуҗасы күрсәтмәләре, нишләптер, бер документта да юк.
Бу суд карарын Югары суд та раслап кайтара. Инде бу хәлләр узгач, Рәсим абый да үз машинасының шундый фаҗигагә таруы белән килешкәч, Нурулла Галиев, үз машинасын ремонтлау өчен, Росгострахтан 120 мең чамасы, ә Рәсим абыйдан 300 мең сум таләп итеп, судка гариза яза. Судья Вәлиева, бу юлы инде судта Опель Астра хуҗасын да, башка шахитләрне дә тыңлый һәм… ЮХИДИ хезмәткәрләре язган штрафны законлы дип таба, иминият акчасын да Рәсим абый алырга тиеш булып чыга. Югары суд исә бу карарны кире кагып, үз карарын чыгарып куя. Рәсим абый ул көнне Югары судка килеп җитә алмыйча юлда кала. Аның исеменнән судта яклаучы гына катнаша. Шахитне бөтенләй тыңлап тормыйлар. Менә шушы гаделсезлекләргә тәмам гаҗиз булган ул.
Мин үзем Арча юлыннан йөрергә яратмыйм. Анда тизлекне чикләүче юл тамгалары артык күп, алдагы машиналарны узу өчен сызыклы юллар да юк диярлек. Җитмәсә, адым саен куелган камералар да әллә ни тиз йөрергә ирек бирми. Әкрен йөрсәң, тиз җитәрсең дип, 40-60 км/сәг тизлек белән, келтер-мелтер кайтасың инде. Опель Астра хуҗасы да, Фольксваген Поло машинасының югары тизлек белән үзен узып китүен, рульдәге кызның кара күзлектән булуын әйтә. Ничек кенә булмасын, Арча юлындагы юл тамгалары белән, берничек тә, «каблук» артына бу дәрәҗәдәге көч белән барып кереп булмый. Өр-яңа машинаны бөтенләй йөри алмаслык хәлгә китерү өчен, нинди тизлек белән барып бәрелергә һәм әле тагын 20-30 метр узып, посадкага төшеп китәргә кирәк?! Башка сыймый!
Рәсим абыйның пенсиясен ике ай тотып калалар икән инде.
– Әле машина бурычы түләнеп бетмәгән, өстәвенә 24 яшьлек инвалид оныгыбызга Израильдә операция ясатырга азмы-күпме ярдәм итеп булмасмы, дип әйтә идек, аңа бик күп акча кирәк. Минем пенсия белән беркая бара алмыйлар алар, кызым. Бу кыз бик начар итеп төшемә керә, бик зур борчу күрәчәк әле ул. Аллаһы Тәгалә бар ул, күрсәтәчәк әле ул. «Ярый әле сезне үтермәдем, гафу итегез», – дип әйтми бит ул. Ярар, безнең гаебебез юк, Аллаһы Тәгаләбез өстебездә, – дип, Рәсим абый бу хәлләрне Ходай тәкъдиренә калдырган.
Сүздән бүленеп, Рәсим абый ахшам намазын укыды да, мәчет хәлләрен сөйләп китте. Авылның мәчете бүген аның өстендә икән. Чулпан, Кәче, Якты Көн авылларында үлгән кешеләрне җирләү, исем кушу кебек дини эшләр дә аның тарафыннан башкарыла. Бераз утыргач, ул уфтанып, кабат суд документларын кулына ала.
– 55 ел рульдә йөрим бит инде. Ерак көнчыгышта да офицер булып хезмәт иттем, анда да рульдә күп йөрелде. Олы юлдан машина килгәнен күрә торып чыкмыйм бит инде мин. Бу кызның югары тизлек белән килүе минем машинага бәрелү дәрәҗәсеннән үк аңлашыла бит югыйсә. Аларның Югары судта танышлары бардыр дип шикләнәм мин, – ди ул.
ШИКЛЕ СУДЛАР
Югары судта танышлык мәсьләсенә килгәндә… Балтач районындагы Зөһрә Мөхәммәтҗанова исемле судья ханымның үз оныгының әнисен – Гөлназ Мифтахетдинованы хөкем итүе (юкса, судьялар үзләре белән бәйле кешеләрне хөкем итәргә тиеш түгел), аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүе турында язган идек. БАЛТАЧНЫҢ ҮЗ «КОНСТИТУЦИЯСЕ» (№13, 3 апрель, 2013 ел). Бу эшләр Югары судка барып җитте һәм хәтта Югары суд та танышлык мәсьәләсен, хөкем ителүнең дөрес башкарылмавын исәпкә алмады. Балтач районы җәмәгать судьясы, Балтач районы газетасының баш мөхәррире, Югары суд… Ниндидер чылбыр да төзеп була моннан. Хәер, монысы инде минем шик кенә. Башка районнарның да Югары судка барып җитеп, анда шулай өстән-өстән генә каралган эшләре азмыни?!
Бу эштә нәтиҗә ясый торган ике генә теләк була ала:
1) юлларда хәвеф-хәтәрсез һәм сак кына йөрегез;
2) фаҗигагә тарсагыз да, нәчәльникләргә яки аларның балаларына юлыкмагыз!
Фәридә ЗАРИПОВА.
Казан-Арча-Кәче-Казан.
Халык сынамышларына бәйле рәвештә, табигатькә карап елның ничек киләсен фаразлап була, дип саный Рәсим абый Солтанов. Аның фаразлары:
Май аенда күргәннәрдән. Әгәр ел начар, ягъни уңышсыз киләсе булса, имән агачының яфракларында төймә була. Әгәр уңыш яхшы буласы икән, аның чикләвеге күп була.
Каен агачының да шулай ук. Ул өстән яфрак яра башласа, иртә чәчкән уңыш яхшы була. Астан яфрак яра башласа, соңрак чәчкәне уңа.
Кура җиләге агачының яфрагы дәррәү бөреләнеп, бер үк вакытта чыкса, көзге культура яхшы була.
Августта күргәннәрдән. Киләсе елның уңышы яхшы буласы икән, имән агачының яфрагында төймәсе булмый. Чикләвеге күп булса, ул елны кыш салкын була. Быел менә кошлар да югарыдан киттеләр, имән агачында чикләвек тә күп булды. Миләш уңды, димәк, чир күп була, уңыш та күп була. Көзнең шулай озак киләсен умарта корты әйтте, чөнки әле алар сентябрьгә чыккач та серкә салды. Каен да өстән саргая башлады, бу да көзнең сузылып килүен әйтә. Чия яфрак коймый торды. Ул иртә койса, иртә кар төшә. Черкиләр соңга кадәр очты. Сентябрьдә күк күкрәп яңгыр да яуды әле – бу да бер күрсәткеч.
Кура җиләге, җир җиләге күп булды быел, димәк, киләсе елга көзге уңыш яхшы була. Быелгы һава торышы 1979нчы елны булды. Ул елны арыш, солы, бәрәңге басуда калды. Яңгыр явып торды, аннары кар яуды да катырды.
ЮЛЫҢДА ЯХШЫ КЕШЕЛӘР ОЧРАСЫН,

Комментарии