Намазлыкта чукынмыйлар

Намазлыкта чукынмыйлар

Соңгы вакытта телебезгә «традицион » дигән сүз килеп керде һәм динчеләр тарафыннан да, чиновниклар тарафыннан да еш төрләндерелә башлады. Журналистлар да бу терминны күп кулланырга ярата. Әгәр үзем мәчеткә йөрми торган кеше булсам, бу турыда, бәлки, сүз башлап та тормас идем. Барыбер түгелмени: ни дә, традицион ни… Бер урыс сүзе кушылудан нәрсә үзгәрә? Барыбер түгел икән шул. Баш ватам: «» – «традицион »нан ничек аерыла һәм ни өчен хөкүмәт кешеләре традицион исламны ярата төшә? бит партия түгел. Партиядә уңнар да, суллар да була – монысы табигый күренеш. Чөнки ул билгеле бер кешеләр төркеме тарафыннан үз мәнфәгатьләрен яклау өчен махсус оештырыла. Ә ? ? Динне Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә аерым бер кешенең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын төзәтер өчен түгел, бәлки, бар халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан, наданлыктан, вәхшилектән чыгару өчен җибәргән.
Минем дини белемем юк. Ләкин мин Коръән тәфсирләре һәм шактый гына дини әдәбият укыйм. Бу темага акыл сатарга җыенмыйм, андыйлар миннән башка да күп. Мин бары үземне борчыган сорауларга җавап табарга телим. Әгәр шушы мәсьәләдә гыйлемлерәк кешеләр кушылып, күтәрелгән сорауларга җавап бирүдә катнашсалар, бик шат булыр идем.
Диндәге таркаулыкны, андагы бүленүләрне аңлап та, кабул итеп тә бетерә алмыйм. Традицион исламда булмаган кешеләргә карата тискәре караш формалашып бара. Юк, дөресрәге, матбугат аша күрәбез: мондыйларның инде «кәкәй» кеше булулары тулысынча исбатланган. Алар «экстремист», алар «террорист», алар хәтта кәфер. Узган елгы фаҗигале июль вакыйгаларыннан соң республикабызга, динебезгә, милләтебезгә төрле яклап кара ягулар артты; милләттәшләребез, өммәттәшләребез өстеннән әләк язулар күбәйде. «Әле тагын да яманрак булырга мөмкин» дип, һаман өркетеп торалар. «Кавказдагы хәлләр Татарстанга күчеп бара», диләр. Бу хәлләр дини яңарышка зур зыян сала. Шуларның берсе, ап-ачык күренеп торганы – мәдрәсәләребезгә укырга кереп, дин әһеле булырга теләүчеләр азайган. Гарәп илләренә барып, укып кайтулар бөтенләй дә бетәргә мөмкин. Чөнки аннан кайтучыларга «ваһһабчы» тамгасы инде салынды. Бездә хәзер ваһһабчы дошман сүзе белән янәшә йөри. Ә ваһһабчылык – Согудиядә рәсми идеология. Ваһһабчы сүзен дошман сүзе белән тәңгәлләштереп, изге Мәккә, Мәдинә җирендә яшәүчеләргә дошманлык хисе тәрбиялибез, үзебезне гарәпләргә каршы куябыз түгелме соң?! Бүгенге безнең җәмгыятьтә мондыйларның тормышы тәмугка әйләнергә мөмкин. Бары «традицион ислам»дагылар гына әйбәт икән, аларның гына юлы дөрес һәм туры. Шулай итеп, мин үземә нәтиҗә ясадым. Димәк, миңа бәйләнмәсеннәр, эзәрлекләмәсеннәр, кара исемлеккә кертмәсеннәр һәм төнлә өемә кереп, алып чыгып китмәсеннәр өчен мин дә «традицион ислам»да булырга тиеш. «Традицион ислам»ча укырга, дога кылырга, ураза тотарга һәм башкалар… Ә ул ничек була икән соң?
«Традицион ислам»ны аңларга тырышып Интернетта казынуларның да файдасы булмады. Күп җаваплар традицион исламны Хәнәфи мәзһәбендә булу белән аңлата. Кайберләре: «Дүрт мәзһәб тә – традицион ислам», – ди. Кайбер дин белгечләре: «Хөкүмәт белән килешеп яшәү һәм эшләү», – дип җаваплый. Габдулла хәзрәт болай ди (мәгънәсе бозылмасын өчен цитатаны русча китерәм): «Если рассматривать слово «традиция» в данном контексте, то его можно трактовать как сунну, то есть, поступки и высказывания пророка Мухаммеда о правилах поведения… А вообще, ислам можно считать традиционным только тогда, когда он не противоречит шариату» («Мир Ислама» сайты). Исламны гореф-гадәтләр, төрле йолалар белән бәйләргә тырышучылар да бар. «Традицион ислам» дигән термин безнең дингә каршы килми, – дип белдерә мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, – киресенчә, динне халыкның гореф-гадәтенә бәйли». Гафу итегез, кардәшләрем, аңлый да, кабул да итә алмыйм мин моны. Ничек инде халыкның гореф-гадәтләрен (әйтик, Сабан туен, фольклорын һәм башкасын) Аллаһ сүзләренә бәйләп куеп булсын?! Монда «традиция» сүзен татарчага әйләндереп, «традицион ислам»ны якларга маташу гына бар. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (Казан, 2005) «традиция» сүзе болай аңлатыла: «Тарихи барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар һ.б.». Диндә традиция була алмый. Анда Аллаһы Тәгаләдән куелган кануннар гына бар. Ислам диненең бозылу һәм үзгәрү ихтималы юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә аны үзе саклый. Ләкин надан халыклар һәм бидгать әһелләренең диндә булмаган төрле хорафатлар кушу, диндә булмаган нәрсәләрне бар итеп күрсәтү ихтималы бар.
Рәсүлаллаһ үз өммәтендәгеләрнең бер-берсеннән аерылышу һәм киселешүләрен һич теләми. Бервакыт, мәчеткә кергәч, андагыларның таркалып утыруларын күреп, болай ди: «Әй, мөэминнәр! Барыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ җебенә, ягъни Коръәнгә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръәннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез!» Бу үтәләме? Безнең мәчеттә, мәсәлән, җомга намазыннан соң бер төркем, дәррәү торып, ишеккә юнәлә, бер төркем имам белән кул бирешеп, исәнләшеп чыга. Мин башта моңа бик гаҗәпләнгән идем, хәзер ияләндем. Ләкин бер мәчет эчендә бердәмлек булмау һаман да күңелне тырнап тора. Мәчеттә намаз вакытларын күрсәткән календарьларның да соңгы җомгада ике төрлегә әйләнгәнен күреп, тагын аптырашка калдым. Икенде намазының вакыты ике календарьда ике төрле. Аерылышу менә шуннан башлана инде. Аннан кемдер мөфтиләр дәрәҗәсенә күтәрелә. Моңа кешенең тәкәбберлеге, көнләшүе, мал бүлешүе килеп кушыла. Аннан атышу, кан коюлар китә. Кызганычка каршы, диндә бүленүләр булган, хәзер дә бар һәм киләчәктә булмас, дип беркем дә әйтә алмый. Ялгышмасам, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Мөселманнар 73 кә бүленерләр», – дигән. Бүген мөселманнар дүрт мәзһәбтә яши. Аларның берсен дә ялгыш, дип әйтеп булмый. Шәфигыйлар да, Мәликиләр дә, Хәнбәлиләр һәм, без үзебезнеке дип санаган, Әбү Хәнифәнекеләр дә үзләренекенә өндиләр һәм монда беркемне дә гаепләп булмый.
Язма башындагы сорауга җавап һаман табылмады, киресенчә, яңа сораулар барлыкка килде. Шуннан бу ике сүзне бергә бәйләп, аңларга тырышып карадым. Ислам – Аллаһ сүзе, «традиция» – кеше китереп кушкан сүз. Әгәр Аллаһ сүзенә кеше сүзе кушыла икән, бу инде Аллаһ сүзе булудан туктый, кешегә яраклаштырылган догмага әйләнә.
Тагын бер кат сорау куыйк: Нәрсә ул Ислам? Гомәр разыяллаһүдән бу сорауга менә мондый җавап бар: «Көннәрдән беркөнне, без Аллаһының илчесе – Мөхәммәт галәйһиссәләм янында утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мосафир дип әйтеп булмый иде, һәм аны безнең арада берәү дә белүче юк иде. Ул утырды да, учларын Мөхәммәт (с.г.в.) тезләренә куеп: «Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?» – дип сорады. Мөхәммәт (с.г.в.) аңа болай дип җавап бирде: «Ислам ул – бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәт аның илчесе, дип гуаһлык бирүең; шулай ук, намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм, әгәр барырга мөмкинлегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылуыңдыр». «Дөрес!» – диде әлеге кеше. Бу кеше – Җәбраил була. Күр әле: гап-гади һәм ап-ачык ләбаса. Димәк, безнең динебез шул нәрсәләрдән гыйбарәт икән. Хакыйкый мөселман Ислам диненең барлык күрсәтмәләрен дә үз вакытында үтәргә һәм бу диннең төп нигезләрен сакларга, нинди генә каршылыклар, киртәләр булса да, хак юлдан тайпылмаска тиеш. Ә безнең мәчетләрдә имамнар нәрсә ди: «Машина алма, йорт салма – шул акчаларыңны җыеп, Хаҗга бар!» Моны каяндыр, ниндидер акчалар юнәтеп, үзләре берничә тапкыр барып кайткан хаҗилар, яхшы машиналарда йөрүче, бай өйләрдә торучы динчеләр әйтә. Динебез бит «Хаҗга бару – мәҗбүри» димәгән, мөмкинлегең булса гына, барырга кушкан. Берара Хаҗга бару район түрәләре өчен модага әйләнеп алды. Артлары бер тапкыр комган күрмәгән чиновниклар, Хаҗдан кайткач, эчүләрен дә ташламадылар, сөяркәләре катына йөрүдән дә туктамадылар. Менә шундый хәлләрне күреп-белеп торган, мәчеткә йөргән кешеләр нәрсә уйларга, дингә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Сорау өстенә сорау. Мәчеткә йөреп намаз укыган бар кеше дә бүген зәкят түлиме? Түләсә, мәчетләребез шундый хәерче хәлдә яшәмәс иде. Кыш көннәрендә мәчеттә суыктан калтырап утырмас идек. Инде шушылары өстенә «традицион ислам» килеп чыкты. Дөресрәге, китереп чыгардылар. «Традицион ислам» булгач, акның карасы булган кебек «традицион булмаган ислам»ы да булырга тиеш бит инде аның. Анысына кемнәр керә? Ваһһабчылар, сектантлар, террорчылар, шәһидләрме? Ләкин алар да бит Коръән тотып ант итә, намаз укый, ураза тота…
Коръәндә язылган: «Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач, җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз…» Бу хәдис, билгеле, кешене камил рәвештә гыйбадәт кылудан тыймый, ләкин чиктән ашмаска кирәклеген искәртә. Бүген диндәге кайбер «акыллыбашлар» теге ярамый, бу ярамый, дип, кешене өркетеп, мәчеттән биздереп бетерәләр. Имеш, кәләпүшсез мәчеткә кермә, яланаяк намазлыкка басма, сәдаканы уң кулың белән бир, биргәнеңне кеше күрмәсен, сәҗдәгә утырганда башта намазлыкка тезләрең тисен, бармакларыңны намазлыкка җәеп куй һәм башкалар. «Атнага бер генә җыелабыз» дип, җомга намазларын да озак укырга кирәкми. Рәсүлебез бер имамның җәмәгать намазын озак итеп укыганын ишеткәннән соң: «Арагызда кешеләрне биздерүчеләр дә бар икән. Әгәр сезнең берәрегез имам булып намаз укытса, намазны кыскарак тотсын, чөнки оеп укучылар арасында зәгыйфьләр, олы яшьтәгеләр һәм эш кешеләре дә була», – дип шелтә кылган. Менә шулай, хәзрәтләр. Иң элек үзегезнең эш-гамәлләрегезне тәртипкә китерергә, Коръәндә язылганнардан тайпылмаска, Аллаһы тәгалә сызган юлдан читкә чыкмаска кирәк. Динне бер-берегез белән көрәшү коралы итеп алмагыз. Иномаркаларыгыздан төшеп, чатта кулын сузып торган әбиләр янына килегез. Дин әһеленең тән сакчылары белән йөрүе бөтенләй башка сыймый, парадокс! Халыктан качарлык, сакланырлык булгач, ничек итеп шул халыкны дингә чакырып була?!
Шундый хәлләр булмаса, диндәге төрлелек, таркаулык һәм күп төрле сорауларга да урын калмас иде. «Сезгә ике нәрсә калдырдым, әгәр шул ике нәрсәгә ябышсагыз һич адашмассыз. Ул – Аллаһының китабы һәм Рәсүленең Сөннәтедер», – диелә бер хәдистә. Шундый нәтиҗәгә килдем: исламга килеп, намазлыкка утырган мөселман барыбер чукынмый инде ул, бисмилласын әйтеп Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыла.
Фәрит ВАФИН.

Комментарии