Коткаручылар көч сынап карады

Коткаручылар көч сынап карады

15-18 сентябрь көннәрендә күлендәге тынгысызлыкка күп кеше игътибар иткәндер, мөгаен. Анда командалары арасында ярышлар уздырылды. Русиянең 8 төбәгеннән килгән командалар катерларда, ишкәкле көймәләрдә йөзү тизлегендә, суда батучыны коткаруда, гидроциклларда йөрүдә һәм башка ярышларда көчләрен сынап карады. Чемпионат инде 2004 елдан бирле үткәрелә. Моңарчы «коткаручылар» Ульяновск, Ростов-Донда һәм Краснодарда ярышканнар икән. Русиянең ГИМС җитәкчесе урынбасары Николай Крючек сүзләренчә, киләсе елга бу ярышларны Калининград өлкәсе кабул итәр, дип көтелә. «Казанда шушындый бәйгеләрне уздыру өчен барлык мөмкинлекләр дә каралган. Ульяновск шәһәренә килгәч, мәсәлән, төне буе трассаны әзерләргә туры килде. Ә монда исә, без килгәндә барысы да әзер иде. хезмәткәрләренә, оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Алар берләшеп эшләмәсә, оештырып өлгермәү сәбәпле, ярышларны күчерергә дә туры килер иде», – диде баш судья.

Бу чемпионатны үткәрү сәбәбе шунда ки, төрле төбәктән килгән ярышчылар тәҗрибә алмаша, эшчәнлекләрен күрсәтәләр. Коткаручы булырга теләгәннәр өчен дә ярышлар бик яхшы этәргеч булып тора. Ә ул һөнәр буенча эшләү, коткаручылар рәтенә басу бик авыр икән. Су институтын тәмамлаганнарга берникадәр өстенлек бирелә, ләкин алар барыбер гадәти сынауларны үтәргә тиеш. Иң элек квалификация арттыруны үтеп, таныклык алырга кирәк. Аннары имтиханнар тапшырыла. Башта – теория, соңыннан – практика. Барысын да үтеп чыккач кына, коткаручы дигән исем бирелә. Баштарак яшь коткаручы артыннан тәҗрибәлесе карап йөрергә тиеш.

Казандагы чемпионатка килгәндә, ул 5 өлештән тора. Беренче көнне ярышчылар теоретик сорауларга җавап бирде, ә калганнарын суда, ягъни Кабанда үткәрде. Монда алар, инде әйтелгәнчә, катерларда, көймәләрдә йөрү тизлегендә ярышты. Иң кызыгы соңгы көнгә туры килде. Чөнки йөзүгә кешене коткару һәм аңа беренче ярдәм күрсәтү кебек этаплар кушылды. Баш судья Андрей Слепухин сүзләренчә, ярышларны үткәрү елдан-ел авырая. Чөнки катнашучыларның осталык дәрәҗәсе арта. Быел, мәсәлән, беренче тапкыр финишта фото һәм видеофиниш кулланылган. Җиңүчеләрне билгеләгәндә бу бик булышачак.

Ярышта катнашучылар санына исең китәрлек. , , , хәтта Дагстаннан да килгәннәр. Шуларның берсе белән миңа аралашу бәхете эләкте: «Ярышларны үткәрү дәрәҗәсе яхшы. Кайбер урыннарында кимчелекләр булса да, гомумән Казан шушындый чемпионатларны үзендә кабул итә ала. Миңа, мәсәлән, бик ошады. Шунысы гына күңелгә ятып бетми, без үзебезнең катерларыбызны алып килә алмыйбыз. Аның өчен, самолет кирәк. Монда шундый ук көймәләр булса да, үзеңнекенә яхшырак күнегеп бетәсең», – диде ул миңа ярыш барышында.

Катерда йөрү өчен бик көчле булу кирәк икән. Ярышларда узышканнарына утыртмадылар безне, ә читтән карап йөрүчеләрендә йөзеп карарга рөхсәт иттеләр. Олы теплоходларда йөргән булды минем. Аларда бик селкетми, ә монда тотынып утырмасаң, күлгә дә «болгап» ыргытырга мөмкин. Өстәвенә, дулкында бер күтәрелеп, бер төшкәнгә, күңел дә болгана башлый. Шунда белдем дә инде мин үземнең никадәр «көчле» икәнемне.

Ярышларны карарга дип күп кеше җыелды. Суворов училищесыннан килгән яшьләр катерлардан күзләрен алмады да. Кайберсе алар янында фотога төште, ә кайберсе моторында ничә ат көче бар, дип сораштырып йөрде. Шунысы кызык, узышуны алма йотарлык ачык авыз белән карап торсалар да, берәүдә дә утырып йөрү теләге уянмады.

Ярышлар үткән вакытта бер генә яңгыр тамчысы да төшмәде. Катнашучылар шуңа да бик рәхмәтле булдылар. «Җәй көне үткәрү яхшы. Чөнки кояш кыздыра, су җылы. Ләкин җәен без инде коткару эше белән мәшгуль. Шуның өчен көзен үтә. Яңгыр вакытында болай да салкын, өстәвенә, юешләнеп тә бетәсең» , – диде алар соңыннан.

,

КФУ студенты.

 

Комментарии