Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЗАКОННАР ЭШЛӘМИ
«Яңалыклар» тапшыруында 4нче сентябрь көнне Декабристлар урамындагы бер йортның түшәме җимерелеп төшкән, дип сөйләделәр. Кая гына мөрәҗәгать итмәгәннәр, җавап бирүче дә, килеп караучы да булмады, диләр. Бу нинди заман инде. Мондый ваемсыз түрәләрне нигә тоталар икән?! Алар үзләре шундый хәлгә тарса, ничек түзәрләр иде?! СССР вакытында ике-өч көн эчендә җавап бирәләр иде бит. 
Мин җомга көнне була торган вәгазьләрне көтеп торам. Анда Алия Мияссарова кешеләргә ярдәм өчен күпме акча җыелу турында хисап тота. 4 яшьлек бер балага операциягә 6 млн сум акча кирәк, диләр. Үзебез чит илләрдәге Сабантуйларга, мәчетләргә акча өләшәбез, ә үзебезнең сабыйларга акчаны халыктан теләнеп җыялар. Аларга хөкүмәт ярдәм итәргә тиештер бит. 200 – 300 мең сум хезмәт хакы алган җитәкчеләр, депутатлар ничек оялмыйлар икән. Мин гарьләнәм бу хәлгә. Без булдырабыз, без бар яктан да беренче дип мактанабыз. Ул сабыйларга министрлар, депутатлар акча бирми бит. Аз пенсия алсалар да, гади кешеләр генә бирә. 
Менә тагын бер гыйбрәтле хәл. 13нче сентябрь көнне «Яңалыклар»да сөйләделәр. Вахитов районы эпидемиологы Ирина Сизова 1 млн 600 мең сум акча үзләштергән. Кулы богауда. Ә телевизорда, әбисенә кунакка килгәнмени, көлеп сөйләнә. Прокурор кулга алырга сорый, ә адвокат каршы килә. Әнисе бар, карт көнендә караучы юк янәсе. Ә нигә урлаганчы әнисен уйламаган. Безне бурлар баскан шул, закон юк. Бу ханымны да коткарачаклар дип уйлыйм. Ә элек 7шәр баласы калса калды, шул ач балаларны ашатыр өчен алган бер уч ашлык өчен унар елга утыртып куйдылар. Әле әтиләре сугышта бит. Кызгану булмады. Ә хәзер кызганалар, ришвәт биргәч кызганалар дип уйлыйм. 
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КАПИТАЛИСТ БУЛДЫК
Теге чакта акцияләр биргәннәр иде. Без авыл хуҗалыгы һәм милли фондка салдык. Алар шул килеш ята. Бернинди дивидент та алган юк, хәбәрен дә ишеттермиләр. Шул килеш каламы бу?
Вәсилә ХӘКИМОВА, 
Әгерҗе шәһәре
Сездән бит ул чакта «капиталист ясадылар». Заманында кешеләрне талап колхозлар төзелгән. Тир түгеп завод-фабрикалар кордылар. Аннан аларны «бүлеп» халыкка тараттылар. Дөресрәге шул завод-фабрикалар урынына кәгазь өләштеләр. «Өлешен» нишләтергә белмәгән «капиталист» рекламаларга ышанып, төрле фондларга тапшырды һәм вәгъдә ителгән дивидентларны көтеп яшәргә тотынды. Ә теге кәгазьләрне алдап-юлдап җыеп алган «Остап Бендер»лар бүген олигарх булды. Шуңа күрә сез инде ул «өлешегезне» эзләп йөрүнең мәгънәсен тапмассыз. Мин үзем сөенәм, чөнки алдатмадым: хатыным акцияләремне кер юу порошогына алыштырды. Шулай итеп миңа минем әти-әниләрем булдырган Советлар Союзы милкеннән порошок тиде. Русия Президенты Борис Ельцин шундый капиталист ясады шул бездән. 
Табигый байлыклар белән эш итүче фондларга урнаштырганнар алай ук оттырмады үзе. Ул өлкәдә дә гади халыкныкын алдап-юлдап үзләштерүчеләр булды. 
МИРАСНЫ АЛЫП БУЛАМЫ?
Иремнең әти-әнисе күптән мәрхүм инде. Ирем аларның бердәнбер баласы. Васыятьләре буенча үзләренең тиенләп җыйган акчалары иремә тиеш. Әнисенең касса кенәгәсендә 3 мең, әтисенекендә 500 сум бар. Сберкассага кереп караган иде. Сезнең яшьтәгеләр 3әр тапкыр алды бит инде, дигәннәр.
Аларның исемнәрендә хата бар. Болай гына алып булмый. Йортларын сата алдык. Акчаларын алып буламы икән?
Исемемне әйтмәгез 
Сөйләшүдән шул аңлашылды. Сез якыннарыгыз вафатыннан соң ярты ел эчендә нотариуста эш ачтырмагансыз. Йортларын ничек сата алгансыздыр, анысы ярар. Ә менә акчаларын алу өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килер. Башта исемнәрне дөресләргә. Аннан соң мираска ия булуыгызны исбатларга. Ләкин судка гаризагызны, мөгаен әти-әниегез вафатыннан соң эш ачылган урында, ягъни алар үлгән җирлектә генә кабул итәргә мөмкиннәр. Аннан дәүләт пошлиналары да бар. Шуңа күрә бу мәшәкатьнең күпмегә төшәчәген һәм сез аласы акчаның күпме булачагын алдан хисаплап куярга киңәш итәбез. Шуннан чыгып әлеге гамәлнең кирәклеген тәгаенләрсез. Безнең һәм сезнең әти-әниләрегез, әби-бабайларыбыз булдырган байлык, янган акчалар бүген олигархлар кесәсендә. Алар идарә итә һәм кесәләрен тагын да калынайта. Нишлисең, Русиянең яшәеше шундый.

ПОЧТА КЫЧКЫРТЫП ТАЛЫЙ
Мин Казандагы Гвардия урамына урнашкан 73нче почта бүлекчәсенә йөрим. Бар түләүләрне шунда түли идек. Хәзер акча алалар. Башта, 3 процент, диделәр, ә хәзер һәр квитанциягә 15 сум сорыйлар. Газ өчен 14 сумлык түләүгә 15 сум – 100 проценттан да артып китә бит. Приказыгызны күрсәтегез, дип сораган иде бер кеше, күрсәтеп тормадылар. Аннан 86 сумлык ике квитанциягә 30 сум алдылар. Минеке дә икәү: газга 104 сум, колонкага 14 сум, шулай ук 30 сум. 1нче июльдән 3 процент алабыз дигәннәр иде, ул чакта мең сумнан артык түләдем, шуңа артык игътибар бирмәгән идем.
Бүген банкка барып түләдем. Паспорт белән барасың да пенсионерлардан процент алмыйлар. 
Бигрәк артыкка китте бу тәртипсезлек. Сагынырсың Советлар Союзы вакытларын. Таралды да, тәртип тә бетте. 
«Безнең гәҗит»не көтеп алам, җыеп барам. Почтальоныбыз Әминә вакытында китереп тора. Күптәннән эшли. Элеккесе дә Гөлфирә бик әйбәт эшләде. Пенсиядә инде. Куркып торам, шушы Әминәбез дә китсә, нишләрбез? Хезмәт хаклары бигрәк юк бит инде аларның. Почтадан бик зарланалар.
Зөлфирә НОТФУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Әйе, почта тәмам таркалды инде. Авыллары, районнары белән бүлекчәләр ябыла. Эшләргә кеше юк. Алар алган акчаны хезмәт хакы дип атарга тел әйләнми. Гәҗитләргә язылып булмый, язылсалар да, югалу, вакытында килмәү очраклары күп. Әнә шул сәбәпле «Безнең гәҗит» тә бер айлыкка калды. Әле ярый Әминә ханым кебек фидакарь затлар бар. Почта тулаем шулар җилкәсендә генә яши әлегә. Алар китсә, эшләргә кеше таба алмаячаклар. 
Ә коммуналь түләүләргә килгәндә, почталарга талатып, банкларга йөреп, чират торып интекмәс өчен, интернет аша түләү күпкә җайлырак һәм отышлырак. Дәүләт хезмәтендә шәхси кабинетта фатирыгызны теркисез һәм бар түләүләр шунда күренә. Күп түләүләргә комиссия юк, ә Ак Барс банк картасы белән бар түләүләр дә комиссиясез. Әле кешбек та языла. МОНЫСЫ ЯШЬЛӘР ИГЪТИБАРЫНА! Тилмертмәгез әти-әниләрегез, әби-бабайларыгызны! Фатирларын шәхси кабинетка теркәтегез дә, түләгез, ярдәмегез булыр. Өлкәннәр барын да сезгә калдырып китәсе бит. Хәзер салымнар түләр чак та җитте. Анысын да интернеттагы шәхси кабинет аша түләү бик җайлы. 
ШТРАФ САЛДЫЛАР
Азнакай районының Мәләвез авылы башында чүплек бар. Шунда илтәбез дә, аннан аны олы машиналар алып китә. Помидор сабакларын киптереп мин дә илткән идем. Анда видео куйганнар икән ике урынга. Шуннан карап, протокол төзеп 19нчы сентябрьдә 2 мең сум штраф салдылар. Баксаң, яшел чүп ташларга ярамый икән. Мин чүп савытына да салмадым. Машинаның үзенә төядем. 75 яшьлек бабай инде мин. Грузчик төяп ята иде, әйдә абый күп түгел икән бит, диде дә, шунда икәү алып аттык. Мин бабай кеше күтәреп килеп, алып атарлык булгач күп буламы инде?! Андый чүпне махсус урынга илтергә кушалар. Монда ник ярамый инде?! Әллә кая илтеп йөрергә кирәкме инде безнең ише карт кешегә. Өй яныннан да алмыйлар бит. Капчыкка да салып карадык. 1 ай алмадылар, ятты. Үлән чүбен кая куярга соң? Бу Азнакайда гынамы шушындый тәртипсезлек? Элеккеге салым бинасында администрация махсус бүлек булдырган. Бер бүлмәдә протокол төзеп утыралар. Мин 26 ел милициядә эшләп, 17 мең сум пенсия алам. Шуннан 2 мең сум штраф. Гади халыкны ничек мыскыл итәргә белмиләр...
Гапбделҗәмил ГАЛИМОВ
Азнакай шәһәре
Чүп темасы чүп кенә булмады шул. Габделҗәмил әфәнде белән килешәм, чүп реформасы табигатьне чистарту максатыннан оештырылмады, кемгәдер төшемле эш урыны булдыру, кесә калынайту ысулы булды. Ул Азнакайда гына түгел. Минем бу хакта күп тапкырлар язганым бар инде. Чүбең бармы синең, юкмы, бу йортта син яшисеңме, юкмы, игътибар итүче юк, син чүп өчен түләргә тиешсең. 
Минем абыем авылда ялгызы гына яши. Кызлары да шунда теркәлгән. Аның капка төбенә чүп машинасының ялгыш кына да кереп чыкканы юк. Ул чүбен мунча мичендә яндырып бара. Түли, үзе өчен генә түгел, кунакка гына кайтып йөрүче кызлары өчен дә... Мин үзем дә җәй көне генә кайткалап йөргән нигеземдә ел әйләнәсендә түлим, барлы-юклы чүбемне дә Казанга алып китәм. Чөнки 2 атнага бер килгән чүп җыючы машинаны көтсәң, чүбең сасып, таралып ятачак. Әле чүп өчен квитанцияне электр өчен түләү белән бергә беркетәләр. Аерым түләп булса да, өлкән кешеләр аны түли. Хәер, барыбер түләргә туры киләчәк. Кызганыч, әнә шундый аңлатма бирү бик кыен булган реформа гамәлгә куелды. 
Габделҗәмил әфәнде очрагына килгәндә, беренче юлы кисәтү белән дә чикләргә мөмкин булыр иде дә. Юк, катгыйлык, кырыслык кирәк. Юкса, сайлауларда кирәкле тавыш җыяр өчен менә шушындый олы мөхтәрәм кешеләр искә төшә.
Мин инде уйлыйм, тора-бара тагын ни уйлап чыгарырга була икән? Казнага акча кирәк бит, шуңа яңа түләүләр уйлап табарга. Әнә коронавирус вакытында битлек өчен штраф җыемы буенча Татарстан беренчелеккә чыкты. Минем күрше авылымда фермага рейд ясап, сыер савучыларга штраф салып йөргәннәр, дип сөйләделәр. Сыер арасында да битлек эләргә кирәк икән. Авыл кешесе күндәм бит инде, сорамаганнар: сыерларга да киертәсе булдымы икән ул битлекне?.. 
Озакламый сулаган һава өчен түләү кертелсә, аптырамабыз шәт. Хәер һава сатыла бит инде, мәсәлән урамда машина куярга урын калмады – түлә. Туктау урыннарын гына булса да, төзек, кышын чиста тотсалар бер хәл. Акча кирәк, дөрес аңлагыз. Аны каян аласың. Завод-фабрикалар эшләми, таралды, анда Кытай әйберләре сатыла. Шулай булгач, бар ышаныч халыкта гына. Авыру балаларга да халыктан җыябыз. Түзсен генә кесәбез.
Чүп реформасы ни ул, үзеңне юридик яктан ничек якларга? Бу темага газетабызның киләсе саннарында тәфсилләбрәк тукталырбыз. 
***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. ИГЪТИБАР! ЯЛЛАРГА КИТҮ СӘБӘПЛЕ 1нче НОЯБРЬГӘ ЧАКЛЫ ГОЗЕРЛӘР БАРЫ ТИК ВАТСАП АША ГЫНА КАБУЛ ИТЕЛӘ. 1нче ноябрьдән шалтыратып та сөйләшергә мөмкин. 
Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. 
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии