- 22.03.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №11 (20 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Гомер аккан сулар кебек ага да ага. Инде менә без, каләм тибрәтүчеләрнең, чын дәрәҗәдә иҗат әткәсе булган, Азнакаебызда гына түгел, Татарстаныбызда танылу алган олпат шагыйребез –Илдус ага Гыйләҗевнең арабыздан китүенә дә бер ел узган. Ләкин аның янәшәбездә булмавына әле һаман да күңел ышанмый… Искә төшкән саен, күңел тетрәнеп, күзгә яшь тула.
Илдус ага Гыйләҗев белән соңгы 10 елда шактый гына аралашырга туры килде. Баштарак ул миңа ниндидер бер буй җитмәслек горур, аз сүзле кеше булып тоелса да, аралаша башлагач, мин аның шулкадәр гади, эчкерсез, кешелекле булуына инандым. Шушы олуг зат белән мине иҗат юлында очраштырган өчен Аллаһыма мең-мең рәхмәтлемен.
Илдус ага чыннан да аз сүзле, әмма бик төгәл кеше булып күңелемә кереп калды. Ул үзенең искиткеч акыллы, затлы киңәшләре белән мине рухландырып торды, алга таба да иҗат итәргә этәргеч бирде. Аның бер вакытта да борын чөеп сөйләшкәнен хәтерләмим. Күпчелек вакытта күләгәдәрәк калуны кулайрак күрә иде төсле. Бу, мөгаен, аның зыялыгыннан, тәрбиясеннән килгәндер. Олпат шагыйребезнең кешеләргә кылган игелекләрен санап бетергесез. Исән чакта күпме авылларның тарихын барлап, җыентыклар чыгарырга ярдәм иткән күренекле шәхесләребезнең берсе ул!
Үзем туып-үскән Бүләк авылы халкы исеменнән дә мин аңа шушы изге гамәле өчен чиксез рәхмәтлемен. Илдус ага минем шигырьләр җыентыкларыма да үз бәясен биреп, сүз башы язган кеше. Татарстан язучылар оешмасына да беренчеләрдән булып ул тәкъдимнәмә язды миңа.
Илдус аганың гомерен атылган йолдызга тиңлим. Ләкин бу йолдыз күктән җиргә түгел, ә киресенчә, җирдән күккә атылды. Безнең барыбызга да үзенең илаһи якты нурын биреп, илһамландырып торыр өчен күкләр тарафына омтылды ул. Матур эзләр, якты хатирәләр, гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырып китте ул милләтебезгә.
Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булса иде, Раббым…
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии