- 22.07.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №28 (20 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
...1969нчы елда Кукмарага эшкә килдем. Яшәр өчен кирәк-яракларны кибетләрдә табып булмаган еллар бу. «Штучный» әйберләрне колхоз базарына алып чыгып сатарлар иде. Чираттагы халыкны берәрләп тезсәң, чакрымга тикле сузылырга мөмкин. Гади генә кием: бияләй, юка оекбаш, колготкилар да шулай сатылды. Чиратың җиткәндә, син алырга теләгән әйбер бетеп тә куяр иде. Галошлар, бутыйлар да гел кибет юлын таптаучыларга гына туры килде.
Без хәзерге кебек тәм-том ашап яшәмәдек. Әфлисун, мандарин дигәннәре бөтенләй булмады. Ә лимон кайтса, аны күбрәк итеп алып, турап, бозылмасын өчен шикәр комы белән болгатып, өч литрлы банкага тутырып куяр идек.
Хәтеремдә: 1977нче елда Кукмарадан Атлас Булатов, Роберт Туктамышев, җизнәм Миннехан Юнысов (агроном) һәм шактый уңган колхозчыларга Кубага бару мөмкинлеге булды. Ул елны районнан Кубага бик күп бәрәңге җибәрелде. Шуның нәтиҗәсендә райондашларыбызны юллама белән бүләкләделәр. Җизнәбез Кубадан күп итеп әфлисун алып кайтты. Хәзерге балаларның күбесе андый ризык ашамый да, ә безгә бигрәк тәмле, тансык иде ул.
Яшь вакытта Кукмарада эшләгәндә маргарин ашадык, сыер мае булмагандыр инде. Аннан соң шоколадлы май чыкты. Гаилә корып яши башлагач, май ашыйсы килгәндә сөт кибетеннән өч литр каймак алып май язган чаклар исемдә. Кеше Мәскәүдән очсызлы бәягә ит, май ташыды. Шулай ук поезд Кукмара вокзалына туктаганда, рестораныннан сыер мае, таяклы казылык ала идек.
1976нчы елларда яңа туган сабыйларга бала чүпрәге, биләүсә, колготкилар табуы авыр булды. Кулы эш белгәннәр, ирләренә дип алган калын эчле эчке киемнәрне сүтеп, нәниләренә ползункилар тегеп киертте. Ул чакта кибетләргә товар кайтмый калмагандыр. Әйбер алу өчен кибетне сакларга кирәк, ә эштәге кешенең вакыты чикле бит. Чиләк-көянтә белән су ташыйсы, ике тапкыр миченә ягасы, язын-көзен юлларда бата-чума йөрисе, ипигә-сөткә чират торасы...
Кибетче синең танышың икән, әйберне юнәтеп була иде. Истерикага бирелеп, элек тә товар җыйдылар. Сабын, шампуньга кытлык чаклар бар иде. Танышы аркылы иремнең Совхоздан 20 данә кер порошогы, 100 данә сабын алып кайтканы хәтердә калган. Ул кер сабыны әллә ничә елга җитте. Бервакыт кемдер, шампунь саталар, дигәч, Универмагның беренче катыннан 4 савыт «Ак каен» шампуне алдым. Моның өчен эштән сорап китәргә туры килде. Ләкин шуның икесенә су тутырылган иде.
23нче февраль, 8нче Март бәйрәмнәре җитсә, бүләкне кайдан юнәтик икән дип баш ваттык. Пенәгәрдән һәм Нократ Аланыннан күчтәнәч йә булмаса әйбер таба идек. Аларда сатылгач, нигә бездә булмагандыр?!
Ватанны саклаучылар көненә егетемә бүләк эзләгәндә Универмагта электр кырыну приборы күземә чалынды. Берәү генә калган иде ул, шуны 25 сумга сатып алуыма сөендем инде, яхшы бүләк бит. Әмма аның эшләмәгәнен егетем белән өйләнешеп, 25 ел узгач кына белдем. Ирем шул гомер миңа әйтмәгән, эче пошмасын, дигәндер инде. Ватык әйбер саткан апа һаман да исән әле.
Алга таба халык Удмуртиянең Глазов шәһәренә кием-салым, кирәк-яракка йөри башлады. Анда без дә бардык. Кибетләрнең байлыгын күреп шаккаттык. Балаларны матур итеп киендерәсе килгәч, нәрсә дә булса алырбыз дип, әле бер, әле икенче шәһәргә чыгып китә идек.
1984нче елда ирем белән Мәскәүгә, Ленинградка сәфәр кылдык. Кибетләрдәге ит, казылыкларның очсызлыгына хәйран калдык: итнең килограммы – 1 сум 20 тиен, ә казылыкныкы 1 сум 90 тиен торды. Андагы кибетләр хәзерге кебек зур һәм бай иде.
Ә ни өчен Татарстандагы районнарда әйбер аз булган? Казанда бар иде бит, анда барсак, буш кул белән кайтмадык. Үргән сетка белән кеше башкаладан сушки, клиндер ташыды. Алмалар сирәк кайтканлыктан, күп итеп алып куя идек. Хәлвә, туңдырмаларны да очраган саен тартмалап җыйдык, тагын кайчан кайтасы билгесез бит. Ул елларда табу һәм алу мөмкинлегең булса, бер капчык он, шикәр комы запаста торды.
Шуны әйтүем: ипиләр талонга бирелгәндә, киштәләрдә әйбер булмаганда да кеше ач яшәмәде шикелле. Күп итеп бәрәңге үстердек. Хәзер генә колорадо коңгызыннан кешенең гайрәте чикте, күп итеп утыртасы килми, ялкауландык.
Бүгенге көндә кибет тулы әйбер: ни телисең, шул бар. Ләкин халык һаман запас туплый. Аз гына запаслы булу әйбәт гадәт, әмма артыгын алу кирәк түгел дип уйлыйм. Кеше бигрәк тә токмач, ярма, шикәр комы җыя. Оның булса, токмачны кулдан да басарга мөмкин. Без элек әче чумар ашы пешерә идек. Күптән пешергәнем юк икән, күр әле! Аны ясау бик тә җиңел. Кичен чүпрә салып, беренче сорт оннан бер ашлык кына камыр басасы да төнгә әчетергә куясы. Икенче көнне камырдан нечкә тасмалар ясап, аларны чәк-чәк кебек кисәсе. Аны борчак салып пешерелгән итле шулпага саласы гына кала. Әче чумарлы борчак ашы тәмле була да инде. Әниләр чумарны бодай оныннан ясыйлар иде. Йә булмаса, ипи пешергәндә, чумарга дип, азрак камыр калдырдылар.
Әйе, 20нче гасырның төрле еллары булды. 1991нче елда бер санаторийда ял иттек. Балаларга күчтәнәчкә кибетләреннән ни булса да алырга барган идек, сез безнең авылныкы түгел дип, берни дә бирмәделәр. Шул вакытта бер килограмм перәннек алып булмады.
Илебездә тынычлык урнашып, вирус дигән зәхмәт тә бетсә, без ничек бәхетле яшәр идек. Болар булмаганда, рәхәтлекнең кадерен белмәгәнбез бугай. Ачык авызыбыз ач тормасын дип, елларыбызга иминлек теләп, язмама нокта куям.
Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара шәһәре
Комментарии