- 22.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Булган әйбереңне сату, сатып алуга караганда, күпкә авыррак икәнлеге турында һәркемгә мәгълүмдер. Бу проблема бигрәк тә транспорт чараларына кагыла. Безнең кебек «бата-калка» яшәүче гади эшченең әле оны бетә, әле тозы, дигәндәй, машина алсаң, яшәргә акча калмый, кеше төсле киенеп, ашап яшим дисәң, җәяү йөрергә кирәк. Мине дә тормыштагы кайбер проблемалар машина белән хушлашырга мәҗбүр итте. Эш кешесе буларак, көн дә базарга йөреп сату җаем юк. (Анда безне берәүнең дә кертәсе килеп тормый, барысы да алыпсатарлар кулында). Алар белән бәйләнешү дә куркынычсыз алым түгел – бармаклары үзләренә кәкре. Йөреп-йөреп тә башка чарам калмагач, 11 июль көнне, үзем яшәгән Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамында урнашкан шәхси эшмәкәр Алсу Сәүбәнованың мини-базарына машинамны тапшырдым. Эшләр килешүдәгечә барган булса, проблема булмас иде, әмма безнең эш матур сөйләшүләрдән соң, икенче юнәлеш алды. Килешүдә, автомобиль сатылганнан соң 10 көн эчендә (банк көне дип атала), Сәүбәнова минем белән хисап ясарга тиеш, дип язылган. Яхшы хәлдә булганлыктан, машинаны тиз алдылар, шәһәр урамында йөрүләрен күрәм. Ә менә акчага килгәндә, тиешле сумманың яртысын гына бирделәр, калган өлешен һаман да юллап ала алганым юк. Сәүбәнова өч көннән бирәм, кич килерсең, әле акча юк, тагын шалтырат кебек дежур сүзләр белән җаваптан кача, кәефе булмаса, телефонын алып та тормый. Чөнки ул беркем алдында да хисап тотмый, ни генә булса да, акчасы булгач, судан коры чыгачагына инана. Андыйларны җәзага тартмыйлар, ахры. Ник дигәндә, милиция идарәсенә барып, хокук бозу турында хәбәр иткәч, җинаять эше кузгатудан баш тарттылар. Машинаны кире кайтару хокукым барлыгын беләм, әмма аның белән генә проблема чишелеш тапмый. Тагын бер гаепсез кешеләр зыян күрәчәк, чөнки алар Сәүбәнова белән алыш-биреш ясаган. Дөреслек эзләп барыр оешмалар юк диярлек. Законнар байларның һәм закон бозучыларның мәнфәгатен яклау өчен генә чыгарыла.
Мин шундый катлаулы ситуация алдында калдым. Бәлки, җавап бирүче табылыр: миңа нишләргә?
Фәрит МОТАЛЛАПОВ, Түбән Кама шәһәре
Редакциядән: кулыгызда килешү бар икән, акчаны алганлыкка документыгыз булмаса, судка турыдан туры мөрәҗәгать итә аласыз. Озакка сузу аркасында югалган табыш хакын да, әхлаки зыянны да таптыра аласыз. Әлбәттә, башта юристлар белән киңәшләшегез.

Комментарии