«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

САЛЫМ ТҮЛИММЕ?

Мин пенсионер. Күптән түгел, пенсионерларның бер өе һәм бер фатирлары булса, алар тулысынча салымнан азат ителә икән, дигән хәбәр укыган идем. Әмма бу миңа кагылмады, күрәмсең. Салымны тулысынча түләттеләр. Үзебезнең салым инспекциясенә белешергә баргач, «Журналистлар язар инде ул!» – дип кенә җавап бирделәр. Чынлыкта ничек икән?

Сәрия САДЫЙКОВА

Азнакай шәһәре

Редакциядән: Сезнең мөрәҗәгатегез буенча, Татарстан республикасының Азнакайда урнашкан 17нче районара салым инспекциясе инспекторы Фирүзә Миңнегалиева белән аралаштык:

– Әгәр пенсионерның ике милке бар икән, әйтик ике фатиры, ул вакытта берсенә ташлама бара, икенчесенә юк. Фатиры һәм шәхси өе була икән, шулай ук, берсе өчен салымны түли, икенчесе өчен юк. Кайсы милеккә салым күбрәк, шунысына ташлама бирелә. Бу эш салым түләүче пенсионер файдасына эшләнелә. Җир буенча салымга килгәндә, узган елдан башлап, бер кишәрлектәге 6 сутый җир өчен ташлама каралган. Әйтик, шәхси йорты белән яшәүче пенсионерның 10 сутый җире бар икән, аның 6 сутые – ташламалы, 4 сутыена исә, салым исәпләнелә, – дип аңлатты ул.

КОТЛАМАДЫЛАР

Безнең авылда элек «Кызыл Саф» колхозы бар иде. Әниләр шул колхозда 40 елдан артык – ярты гомерләрен эшләп, пенсиягә чыктылар. Соңыннан колхоз таралды, хуҗалыкка инвесторлар булып, Мотыйгуллиннар билгеләнде. Алар үзләре дә шушы авыл кешеләре. Инде ничә ел рәттән өлкәннәр көнендә колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнарга бүләк бирмиләр. «Минем бүләк бирердәй өлкәннәрем юк», – дип кенә җибәрә ди Мотыйгуллиннарның Рифат дигәне. Шулай итмиләр инде. Онытырга ярамый, картларның күңелен күрергә күп тә кирәк түгел, югыйсә!

Исемем редакция өчен генә

Мамадыш районы, Түбән Ушма авылы

Редакциядән: Без Мотыйгуллиннар белән элемтәгә чыгарга берничә мәртәбә талпындык, тик аларны урыннарында тота алмадык. Шулай да, колбаса цехында эшләүче бер хезмәткәре, күчтәнәчләр таратылмады дигән сүз дөрес түгел, ел да таратабыз, быел да тараттык, дип белдерде. Бәлки бу язмадан соң, җитәкчелек үзе безнең белән элемтәгә кереп, үз сүзен әйтер, бу мәсьәләгә аңлатмасын бирерләр.

АКЧА ДАРУГА КИТӘ

Мин сугыш чоры баласы. Азмы-күпме пенсия алабыз, шуннан артыгы юк. Узган елның 12нче октябреннән башлап, быелның 12нче октябренә кадәр – төгәл бер ел буе даруга күпме акча тотканымны язып бардым. 55 мең сум киткән! Менә шуннан соң ничек яшәргә тиеш без? Кая гына тотыйк ул пенсияне – утка түликме, газга-сугамы, даругамы? Ә ашарга ни калачак?!

Әлфия ГАЛИУЛЛИНА

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

СЫЕР САВУЧЫЛАРНЫ МАКТАМЫЙЛАР

ТНВ каналыннан сирәк кенә сыер савучылар турында күрсәтәләр. Яманлап та, мактап та сөйләмиләр. Тапшырулар юк алар турында. Ә менә җырчыларны көн төн мактыйлар. Шул ук авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, бигрәк тә савымчылар 8-10мең сумга эшләп йөриләр, анысы да әле акчалата бик аз бирелә. Печән икмәк салам белән бирәләр. Хезмәт хакларын шуларга тотып калалар. Эшче көчләрне дә мактагыз сез!

Фәнил САЛИХОВ

Минзәлә районы, Усай авылы

ХӘТЕР КӨНЕ МӘҢГЕ ИСТӘ

Республикабызда шаулап киткән узган гасырның туксанынчы еллары истән чыкмый… 1552нче елның октябрь аенда, Явыз Иван Казанны басып алу көнен, татар халкы, ул елларда бердәм булып үткәргән. Казанның Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасына кадәр шигарьләр кычкырып, намаз укырга баралар иде. Хәзер республиканың да, шәһәр җитәкчеләре дә матәм көнен оныттырырга тырыша. Казан шәһәре башкарма комитеты карары нигезендә, христианнарга елга ике тапкыр: 21нче июль һәм 4нче ноябрь көннәрендә тәре походлары уздырырга рөхсәт бирәләр. Ә безгә сак астында гына уздырырга рөхсәт итәләр. Нинди гаделсезлек.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ТАРИХНЫ СӨЙЛӘМӘДЕЛӘР

11нче октябрьдә Хәтер көне узды. Мәскәү телеканаллары бу хакта телгә алып: «Бу көнне Иван Явыз Казанны басып алган», – дип сөйләде. Безнең каналлар исә, инде бер атна узды – ул турыда берни әйтми: ни радиоларыбыз, ни телевидение. Безнең халык үз тарихына шулай битараф микәнни, дип утырам. Алар сөйләмәсә дә, бу хәлне тарихтан сызып атып булмый. Моны бер ай алдан сөйли башларга һәм халыкны алдан әзерләргә кирәк иде.

Әнәс ФӘХРИЕВ

Минзәлә шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии