- 22.11.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №47 (23 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«ЯНДЫРМАГАН УТ ӨЧЕН ТҮЛИКМЕ?»
Без ике катлы, күп фатирлы йортта торабыз. Ут һәм башка әйберләр өчен түләүләрне вакытында түлибез. Тик безгә тиешледән дә күбрәк акча сорап квитанцияләр килә. Өебездә төрмәдә утырып чыккан бер ир яши. Аның утын өзгәннәр иде. Ул аны үзе ялгап куйды да, шул килеш яши. Биш бүлмәсендә биш ут яндыра, ә без кереп-чыккан арада да утны сүндерергә тырышабыз. Уты өзелгән булгач, билгеле, аңа түләү кәгазе килми, ә подвалдагы счетчик акча чутлый бит – шуңа без кулланганнан артыграк булып кәгазь кайта. Ул тоткан ут өчен без түлибез булып чыга. Безнең ни гаебебез бар? Без бит пенсионерлар, пенсияне ике тапкыр түләмиләр бит! Елыйсылар килә инде. Нишләргә икән?
Йортта яшәүче кешеләр,
Тукай районы, Борды авылы
Шушы уңайдан «Татэнергосбыт»ның Тукай районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Саймонов Иван Константин улына шалтыратып, аның бу хәл турында хәбәрдар булу-булмавы белән кызыксындык:
– Бу әйбер турында ишеткән идем, хәлләр болайрак тора: 17нче ноябрь көнне бу йортка чыгып карадык, чынлап та, бер фатирдагы өзелгән ут чыбыклары үзлектән ялганып куелган булган. Ноябрь ахырында бөтен йорт буенча «перерасчет» ясалачак. Йортта яшәүчеләрнең артык түләгән акчалары киләсе айлардагы чыгымнарын каплауга тотылачак, – диде җитәкче.
ИНВАЛИДЛАРНЫ ОНЫТАЛАРМЫ?
Мин икенче төркем инвалид. Үзара салым акчасы түләргә кирәк булса, исләренә төшәм, ә менә инвалидлар көне килеп җиттеме – барлыгымны да «оныталар». Бик үпкәлемен. Шушы җирлектә туып үсеп, колхозда эшләдек. Безне инвалидка санаган кеше дә юк. Миңа пакет та, бүләк тә кирәкми, колхоз открытка булса да җибәрсен иде!
Исемем редакция өчен генә,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
Әлеге уңайдан Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәевка шалтыраттык.
– Бездә шушы көнгә кадәр беркемне дә кыерсытканнары юк әле, – диде ул. – Менә күптән түгел өлкәннәр көне үтте. Клубта бу уңайдан концерт оештырдык, пенсионерларга он һәм шикәр, колхоз исеменнән бал бирдек. Инвалидлар көнен дә билгеләп үтәчәкбез. Чәй табыны булачак, барысын да чакырачакбыз.
«КҮҢЕЛЕГЕЗНЕ ТӨШЕРМӘГЕЗ!»
Газетагызның 44нче санында чыккан язмадан Радик Миңнебаевның тузга язмаган тозсыз сүзләрен укып арып беттем. («БГ»нең шундый көнгә калуыннан көлим әле!», «Б.Г.», 2 ноябрь, 2016). Кайбер юлларын билгеләп куйдым: «Язарлык әйберең калмагач, түрәләрне селкетә алмагач, әлбәттә, гади кешегә бәйләнәсең, чөнки аның яклаучысы юк», – дигән. Дөрес түгел. Иң гадел, нәкъ менә гади халыкны яклаучы бердәнбер гәҗит ул «Безнең гәҗит»! Икенчедән: «Хаксызлыкны, коррупцияне, башбаштаклыкка каршы көрәшеп, фаш итүче гәҗит иде, учак кебек сүнде», – дигән. Учак кебек сүнмәде – элеккегедән дә шәбрәк чыга башлады гәҗит. Редакция коллективына да, газетага мәкаләләр язган кешеләргә дә бик зур рәхмәтлемен. Шул кадәр мавыктыргыч, шәп темалар кузгатыла. Радик Миннебаев артистлар турында язуны да тәнкыйтьләгән – әз генә булса да ул да кирәк! Аннары дини язмаларга бәйләнгән – алар да кирәк. Газетагыз бик шәп, гел шулай эшләргә язсын. Мәкаләләрегезне укып, кайсыннан – гыйбрәт, кайсыннан сабырлык аласың. Кат-кат укыйм. Газетагыз бик мактаулы. Илфатны «Атна» программасын алып барганнан бирле карыйм. Ул гел гади халык өчен көрәшүче. Мин бу мыскыллы хатларны кемнең дә булса заказы белән эшләнгән эш дип уйлыйм. Күңелегезне төшермәгез!
Мөхәрләм апагыз,
Арча районы.
«ГАЗЕТАГЫЗГА ЯЗЫЛА АЛМЫЙМ»
Газетагызга языла алмыйм. Почтада андый газета юк, диләр.
Зөлфия,
Ульян шәһәре
Татарстаннан читтәге төбәкләрдә газетабыз «Безнең гәҗит РОССИЯ» дип атала. Почтада шулай сорарга кирәк. ИНДЕКСЫ ДА ҮЗГӘРӘ – П 3320. «ПОЧТА РОССИИ» КАТАЛОГЫНА КЕРТЕЛГӘН (93нче БИТ). Быелгы индексы – 60074 бетерелә (МАП каталогыннан чыга). Газетабызга интернет аша да https://podpiska.pochta.ru сәхифәсеннән язылып була. Бәясе 6 айга Ульянда 576 сум 84 тиен. Тик игътибар 1нче 11нче декабрь аралыгында ташламалы бәяләр булачак. Ульянда ул 548,04 сум. Газетага 2017нче елның 12 аена ук язылырга була. Бу очракта абунәче икеләтә ота: ел буе арзанлы газетага ия була.
НИГӘ ТАТАР МИЛЛӘТЕНӘ УРЫН ЮК?
Казан шәһәренең халыклар дуслыгы йортында бик күп милләтләр оешып, үз оешмаларын булдырганнар. Һәм Татарстан җитәкчеләре бу милләтләрнең Татарстаныбызда дустанә яшәүләре белән горурлана. Казан төрле халыкларның тату яшәүләре белән үрнәк булып тора, әмма шул ук вакытта Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның төп милләте, дәүләт төзүче халык булып торган татар халкы вәкилләренең үз оешмасы юк. Кайчан анда татар милләте вәкилләре дә урын алыр икән? Бу йорт Татарстан акчасына салынган, аны яшәтү өчен татар халкы акча тота ич.
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
Соравыгызга җавапны ТР Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов бирде:
– Бөтендөнья татар конгрессы дигән аерым бина бар. Ул татарларның милли оешмасы булып тора. Татарларның монда да килеп үз оешмаларын булдыруга ихтыяҗы юк, – диде җитәкче.
ЯЛГАН МӘГЪЛҮМАТ БИРЕЛГӘН
«Безнең гәҗит»нең 9нчы ноябрь санында, 1нче биттә «Нәфис бабай» тотылды» дигән яңалык бар. Азнакайдан Нәфис Кәлимуллин турында ялган мәгълүмат бастырылган. 90нчы елларда террорчылар юк иде әле, шуңа күрә ул термин кулланылмады. Сугышны чечен халкы түгел, Русия хәрбиләре башлады, чечен сугышчыларын боевиклар дип йөрттеләр. Беренче чечен сугышы тәмамлангач, йорт-җирсез, ач-ялангач калган чечен халкына гуманитар ярдәмнәр оештырылды. Халкыбызның каһарманнары Рафис Кашапов, Айдар Хәлим, Нәфис Кәлимуллинар бу эштә актив катнашты һәм гуманитар ярдәмне үзләре илтеп тапшырдылар. Кәлимуллинны Чечняда террорчылар ягында сугышыр өчен кешеләр җыйган дигән йөз процент ялган белән гаепләп, төрмәгә тыгарлар микәнни инде? 30нчы еллардагы кебек…
ТИҮ активистлары: Рифат БӘДРЕТДИНОВ, Сәлим ВӘЛИЕВ, Гамил КАМАЛЕТДИНОВ,
Чаллы шәһәре
Редакциядән: Беренче биттәге «Соңгы сәгатьтә» сәхифәсендәге яңалыклар төрле чыганаклардан туплана. Сез ялган дигән мәгълүмат «Азатлык» радиосы сәхифәсеннән алынган иде. Федераль Иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хәбәренә нигезләнеп, республика мәгълүмат агентлыклары да бу хакта язды. Шуңа күрә, мәгълүматның дөреслеге өчен редакциябез җавап бирми.
РӘХМӘТ ӘЙТӘМ
Сезнең газетагыз аша «Без тарихта эзлебез» тапшыруын алып баручы Альберт Шакировка рәхмәт сүзләремне ишеттерәсем килә. Шул кадәр мавыктыргыч итеп алып бара, аңа уңышлар телим.
Гөлсинар АБДУЛЛИНА,
Саба районы Шәмәрдән бистәсе
Укучыларыбыздан кабул итеп алган сораулар әнә шундый булды. Бу атнада биргән соравыгызга җавап таба алмасагыз, киләсе саннарны күзәтеп барыгыз. Һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр сезнең белән (843) 272-42-17 номеры аша аралашабыз. Сорауларыгыз, кызыклы тәкъдимнәрегез һәм темаларыгыз булса, безнең белән элемтәгә керегез. Бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырмабыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии